Югалган сәндерә яки плацкартка яңа исем

Без татарларның элеккеге көнкүреше, шөгыльләре  һәм  һөнәрләре, тормыш-яшәешләре турында махсус рубрика ачарга булдык. Әби-бабаларыбыз ничек яшәгән, нәрсә белән көн күргәннәр, йорт-җирләрен ничек корганнар һәм башкасы турында тәфсилләп язарга ниятлибез. Әлбәттә, тема бик киң һәм безнең журналистлар гына  аны колачлап бетерә алмый. Сездән дә, мөхтәрәм укучыларыбыз, бүген инде онытылган, тарихта калган нәрсәләр  турында язмалар көтәбез. Фотолар булса, бигрәк тә яхшы. Хатларыгызны caydaq@yandex.ru  юллагыз. Рубриканы “Сәндерә” дип атадык.  Шикләнмим, яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә күбесе сәндерәнең нәрсә икәнен генә түгел, аның татар тормышында булганын да белми.  Шуңа да беренче язмабыз сәндерә турында.

— Татар йортларындагы сәндерә турында беренче тапкыр 1770 елларда Урта Идел буена академик экспедициягә чыккан галим Гмелин язмаларында телгә алына, — диде безнең хәбәрчебезгә Татарстан Милли музееның  өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Наил Халиков. – Ул фин-угор халыкларында һәм урысларда гына түгел, татар йортларында сәндерә булуы турында гаҗәпләнеп яза. Нәрсә соң ул сәндерә? Бер сүз белән генә әйткәндә ул – өйгә керә торган ишек өстендәге киштә. Әйтик, мисал өчен, йортка керүгә уң якта мич, сул якта дивар булса, шулар арасына сәндерә кора торган булганнар. Уңдагы мич баганасына һәм аңа каршы  диварга киң һәм нык борыс беркетелгән. Шул борыс өстенә  һәм ишек ягындагы дивардагы уентыкка такталар җәелгән. Сәндерә түшәмнән 40-60 сантиметр түбәнрәк булган. Аңа мич башыннан яки баскычтан менгәннәр, кайбер йортларда исә мичтә махсус уентыклар калдырып, шуларга басып менә торган булганнар. Гадәттә сәндерәдә  бала-чага  һәм картлар йоклаган, чөнки анда бик җылы. Көндез исә урын-җирләрне шунда җыеп куя торган  булганнар…

Иделнең уңъяк ярында гомер итүче татарларда, Пенза, Нижгар, Сембер һәм Тамбов якларында сәндерә киң таралган. Галимнәр татар тормышында аның  барлыкка килүен урыс халкының тәэсире белән бәйли. Ләкин шунысы кызык, Нижгар өлкәсендә  сәндерә киң таралган булса да, Сергач татарларында ул бөтенләй юк. Бу төбәктә казан татарларының тәэсире көчле,  ди Наил Халиков. Казаннан төньяктарак  гомер итүче һәм элеккеге Вятка губерниясендәге (хәзерге Алабуга районы) татар  йортларында  да сәндерә булуы мәгълүм. Урал төбәге татарлары да сәндерәсез яшәмәгән. Керәшеннәрдә  сәндерәнең булуы аңлашыла торгандыр, чөнки алар христианнарга якынрак. Ә менә  Кама яры буйлап яшәүче татарларда сәндерә юк диярлек.

Мишәрләр аны сүндерә дип тә йөрткәннәр, урыста ул полати, подмар  буларак билгеле. Борынгы төрек теленнән тәржемә иткәндә  түшәмә мәгънәсен бирә.

Хәзер татар өйләрендә сәндерә юк — ул инде югалды. Ерак татар авылларындагы иске йортларда гына калгандыр. Сәндерәнең татар тормышында сакланып калу ихтималы бар-барын. Поездда йөрмәгән кеше юктыр. Плацкарт вагоннардагы өске киштә — шул ук сәндерә бит инде ул. татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлегендә дә «Сәндерәле» сүзенең төшенчәсен  аңлатканда «сәндерәле вагон» сүзтезмәсе  мисал итеп китерелә. Димәк, татар телендә бу сүз булган, аны сөйләм теленә кайтарырга гына кирәк.

Caydaq.tatar сайтын укучылардан сорыйсыбыз килә —  сәндерәне күргәнегез бармы? Сезнең туган йортта сәндерә бар идеме? Булса, аның турында кыскача хәбәр язып һәм фотосын куеп безгә caydaq@yandex.ru   хат җибәрегез. Без аны сайтта элеп куярбыз. Шуның белән элеккеге татарларның көнкүреше, тормышы сәхифәсенә сезнең дә өлешегез өстәлер.

Наил Фәйзетдинов

  1. 1. caydak.tatar сайтын гугл күрсәтми, yandex.ru аркылы табарга туры килә. Бу уңайсыз.
    2. Сәндерә күрәсең зурырак, йәгъни байырак йортларда булгандыр. Минем ул турыда ишеткәнем бар. Безнең иске йортта аның вазыйфасын «мич башы» үти иде. Аннан соң мичнең идән белән ике арасындагы аскы өлешендәге бүлемне «актанасты» дип әйтәләр иде. Ул гадәттә кисәүне, чуен-табаларны, ухватны, мич төбен себерә торган пумаланы куя торган урын иде. Аннан соң мичнең лампалар кую өчен хезмәт итә торган урыны — кучкар дип атала иде. Аннан соң мичнең төтен юлын ябу өчен кулланылучы калак, йүшкә, морҗа дип аталган элементлары бар. Хәзергә сүзне тәмамлап сезгә бер табышмак: Олы абзардан кече абзарга һөс тә һөс — ул нәрсә? Җавабы: мичтә олы учактан кече учакка күмер тарту.

    1. Муллагали әфәнде, безнең тыйнак хезмәтебез хакында әйткән фикерләрегез өчен рәхмәтлебез. Без, журналистлар, мөхәрирләр шундый кайтавазларга бик мохтаҗбыз, алар безнең эшебезне бәяләргә, ялгыш-кимчелекләребезне табарга булыша.
      Ин ша Аллаһ, вакыт җитәр, безнең сайтны Гугл да күрсәтә башлар. Без шуның өчен тырышабыз һәм өметебезне җуймыйбыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен