Кечкенә генә кошчык, кышлар өчен көньякка очып барганда, салкын җилдән туңып, җиргә егылып төште. Ул зур бер кырда аңсыз ятканда, янәшәдә утлап йөрүче сыер, аның өстенә кәкәй итеп китте. Сыерның җылы “коймагы”на күмелеп ятканда кошчык җылынды, җанланды. Шулай итеп, сыер бугы аны тормышка кайтарды.
Тора-бара кошчыкка шундый рәхәт булды, аның сайрыйсы, шатлыгын башкаларга да ишеттерәсе килде. Исән-калу шатлыгы шулкадәр көчле иде ки, түзмәде, кыр-яланнарны яңгыратып сайрап җибәрде. Янәшәдә, кыр тычканнарын эзләп-эзләп тә тота алмаган, ачлыктан ачуы кабарган мәче үтеп бара иде. Кош сайравын ишеткәч тә, ул тавыш ишетелгән якка шушышты. Букка буялса буялды, тик кошчыкны казып алып, тамагын туйдырды.
Бу риваятьнең мәгънәсе шулдыр:
- сезгә этлек эшләгән җан иясенең һәркайсы ул әле сезнең дошманыгыз дигән сүз түгел.
- сезне буктан сөйрәп чыгарган җан иясенең һәркайсы ул әле сезнең дустыгыз дигән сүз түгел.
- Тормыш матур һәм дөнья түгәрәк булганда, күп кеше телен тыя алмый.
Кешегә сөйләшергә өйрәнер өчен ике-өч ел вакыт җитә, ә аннары ул калган гомере буе дәшми калырга өйрәнә.
Бик дорес сузлэр.
Яхшы материалларыгыз очен рэхмэт .
Кызык.