Чебеннәрне саклагыз! Алардан фил ясап була

 

Прапорщик взводны тезеп куйганнан соң:

– Кайсыгызның кесәсендә пычак бар – бер адым алга!

Бер солдат чыгып баса.

– Афәрин, сиңа моның өчен ун көн ял!

Шул ук көнне солдат туган якларына кайтып китә.

Өч көннән прапорщик тагын взводка мөрәҗәгать итә:

– Кемнең кесәсендә пычак бар – бер адым алга.

Бөтен взвод бер кеше кебек гөрс итеп алга атлый.

– Афәрин, хәзер барыгыз да бәрәңге әрчергә барасыз.

* * *

Кухня. Тынлык. Суыткыч ишеге ачыла һәм аннан муенына колбаса аскан, бер култык астына – сыр, икенчесенә ит кисәге кыстырган иләмсез зур, симез тычкан килеп чыга. Менә ул оясына илтүче тишек янына килеп җитә һәм тишек авызы каршына куелган тәбегә һәм андагы кибеп беткән сыр кисәгенә карап торганнан соң:

– Нәкъ бала-чагалар инде, мин сиңа әйтим!

* * *

— Нихәл, күрше! Кичә сездә нинди бәйрәм иде?

— Хатын утыз яше тулуның ун еллыгын билгеләп үтте.

* * *

Ике исерек полковник язучылар йорты рестораныннан килеп чыга:

— Язуын ничек язалардыр, ул ягы караңгы, әмма эчәргә килгәндә боларны уздырырлык түгел.

* * *

Гепард ач чагында кеше сәгатенә 70 км тизлек белән чабарга мөмкин.

* * *

Ике кәҗә сөзешә. Бу хәлне Илшат та күзәтә һәм кечкенәрәк кәҗәгә көч-куәт биреп тора.

Янәшәдән үтеп баручы бер ханым, күңеле нечкәреп,

— Син һәрвакыт кечкенәләрне яклыйсыңмы?

— Әлбәттә. Зур кәҗәдән ит тә күбрәк чыга бит.

* * *

Уполномоченный бик шикчел кеше икән. Биргән ришвәтне өч тапкыр санап чыкты.

* * *

— Сизеп торам, соңгы вакытларда хатын миңа карата суынды.

— Нәрсә, тавышланамыни?

— Юк. Мине эштән үбеп каршы ала; өйдә тәртип, балаларның өс-башы чиста, тамаклары тук; миңа телевизордан теләсә кайсы тапшыруны карарга рөхсәт ителә; йокларга яткач читкә дә этәрми.

— Шулай булгач?

— Мин бәлки артык хисчән кешедер, әмма мине йоклап китте дип уйлаган чакларында ул колагыма: «Башың бетсен иде, хайван…»- дип пышылдый.

* * *

Физкультурадан зачет тапшырыр алдыннан укытучы:

– Бу сезгә математика түгел, монда баш белән уйларга кирәк.

* * *

Җимерелеп төшкән самолетның кара тартмасын “укыганнан” соң очучыларның иң соңгы сүзләре ачыкланды: “Гайнетдин, кара, мин әле менә болай да булдыра алам!”

***

Яшь хатын – ахирәтенә:

– Минем ирем гомере буе кулында гына күтәреп йөрергә вәгъдә бирде.

– Вәгъдәсендә торамы соң?

– Юк.

– Нишләп?

– Чөнки мин аның җилкәсенә менеп атландым.

* * *

Апасы – энесенә:

– Йомшак укучы син!..

– Юк, көчле! Укытучы: “Син берүзең бөтен сыйныфны артка сөйрисең!” – диде.

* * *

– Мин дә ир белән гомер кичердем инде?! Һәр төнем атакага әзер торган солдатны хәтерләтә.

– Шулкадәр каты яратышасызмыни?

– Юк ла инде. Кызмача кайтса, йодрык уйната торган гадәте бар. Чыгып сызарга җиңел булсын өчен киенеп йокларга туры килә.

* * *

– Әй, сиңа өйләнеп дивана булдым мин. Акыллы кеше сезнең авылдан сарык та алмый бит.

* * *

– Әйе, игезәкләр иде алар. Кечкенәдән үк ике тамчы су кебек бер-берсенә охшаганнар иде.

– Ә хәзер ничек?

– Хәзер дә шулай. Берсе авыл советы рәисе, икенчесе җүләрләр йортында ята.

****

Ике ахирәт очраша.

– Кияүгә чыккансың икән.

– Әйе, диңгез  корабы капитанына.

– Чынлапмы?

– Әйе, чынлап!

– Ә тикшереп карадыңмы соң?

– Аны ничек тикшерәсең инде?

– Йоклап ятканда өстенә бер чиләк су кой – шуннан белерсең.

Теге хатын ахирәте кушканча эшли. Өстенә бер чиләк су түккәч, ире сикереп тора да:

– Тр-р, анаңны саткан! Тагын мөгезсез сыер кебек күлдәвеккә килеп кердеңме?

* * *

– Исереп егылсам, өйгә илтеп куйсыннар дип мин һәрвакыт кесәмдә язу йөртәм.

– Нинди язу инде ул?

– Өй адресы: Париж, Монмартр урамы…

– Син бит Чиләбедә яшисең!

– Әйе, шунда яшим, әмма шулай да бер-ике тапкыр Парижга илтеп куйганнары булды.

* * *

– Әгәр берәрсе сезнең эскәмиядәге эшләпәгезгә утырса, сез аңа нәрсә дип әйтер идегез!

– “Күзең чыккан мәллә, хайван!” – дияр идем. Ә нишләп алай дип сорадыгыз?

– Чөнки сез минем эшләпә өстенә утырдыгыз.

* * *

Ике “яңа татар” машинада барганда: “ГАИ-100 м” дигән юл билгесен күреп туктап калалар. Берсе акча янчыгын чыгарып, саный башлый. Аннары, авыр көрсенеп:

– Шәүкәт, 100 милиционерга чукынсаң да җитми!

* * *

Зөфәр армиядән өйләренә граната җибәрә: “Әби, әгәр син бу нәрсәнең алкасын үзеңә таба тартсаң, миңа 3 көн ял бирәләр”.

* * *

Ватанның чын сакчысы үзен военкоматтан да саклый белергә тиеш.

****

Курсантларны бер сафка тезеп, полковник акыл өйрәтә:

– Әгәр сез командирыгыз боерыгын истә калдыра алмаслык дәрәҗәдә аңгыра икәнсез, блокнот сатып алыгыз да, минем кебек язып барыгыз.

***

Түше орден планкалары белән капланган бер бабай собеста аяк терәп пенсиясен арттыруларын таләп итә. Аңа игътибар итүче кеше юк.

Бабай тавышын күтәрә төшә.

– Бик беләсегез килсә, мин Куликово сугышында гына катнашмадым!

Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенмәгән чиновник кәгазьләрдән башын күтәрмичә генә:

– Ә ник катнашмадыгыз?

Тынлык.

Чират көтеп утыручыларның берсе:

– Дезертирдыр, мөгаен.

* * *

Ике бабай сөйләшеп утыра.

Берсе:

– Кичә көзгене ваттым бит әле. Димәк, җиде ел буе бөтен эш кирегә китеп торачак.

– Бер дә борчылма, дөрес ырым түгел бит ул. Менә минем күршем дә узган ел көзге ваткан иде, бер елдан трамвайга тапталып үлде.

* * *

– Синең лыкынмыйча матур гына эчеп караганың булдымы?

– Булды. Кич белән матур гына эчәм дип уйлыйсың, ә иртә белән лыкынганчы эчкәнлегең ачыклана.

* * *

Салып кайткан бабай өйдә кем хуҗа икәнлеген күрсәтергә азаплана:

– Әй, хатын, нәрсә җәелеп ятасың анда, ашарга китер!

– Кирәк булса үзең алырсың!

Бабай үзенә аш бүлә.

– Кашык китер!

– Кирәк булса үзең алырсың!

Бабай кашык эзләп табып ашарга утыргач, үз-үзеннән бик канәгать кыяфәттә:

– Менә шулай Әпипәгә биетергә кирәк сез хайваннарны!

* * *

– Мәскәү вакыты белән 20.00.

Акылы зәгыйфьләр өчен кабатлыйм: хәзер сәгать кичке сигез.

Прапорщиклар һәм офицерлар өчен: сәгатьнең кыска теле сигездә, озын теле уникедә.

* * *

– Дуслар, нишләп әле без гел эш турында гына сөйләшәбез? Әйдәгез, фахишәләр турында такылдап алыйк.

– Әйдәгез! Гали, синең хатының ни хәлләрдә ята?

Наил Болгарый туплады.

  1. Ленар, сиңа рәхмәт, әмма көләсем килми, вакыты бик киеренке! Яшел Үзәнебезнең балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, утыз елдан артык иҗади, фәнни хезмәт салынган милли-мәгариф системасы җимерелде. Яклаучылар юк та, юк! Журнал оештырсын иде, минем янга, командировка!!!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен