Бизәнгән бит — бит төсле, бизәнмәгәне — көзгегә кара

«Кашың кара, буең зифа, Күзең дә кара синең, Кара күзеңә карасам, Йөрәгем яна минем.…» . Татар халык җырларында  менә шулай кара чәчле, кара кашлы, кара керфекле һәм кара күзле хатын-кызларга мәдхия җырлана. Димәк, мондый хатын-кыз  элеккеге заманда ук матурлык үрнәге булып саналган. Шушы гүзәллеккә ирешер өчен 100 ел элек татар хатыннары нинди косметика кулланган соң?
Декоратив косметиканың күпчелеге чит илләрдән кайтартылган. Кыйммәтле кершәнне Кытай һәм Урта Азиядән сатып алганнар. Аны чиста суга  яки гөлчәчәк маена кушып ясаганнар. Хатын-кызлар бу кершәнне йөзләренә һәм муеннарына сөрткән. Ә менә күз кабаклары һәм керфекләренә сөрмә тартканнар. Ул сульфин һәм изелгән кара таш порошогына май кушып ясалган. Мондый сөрмә зур булмаган капкачлы тимер савытларда сакланган. Төбенә төшеп җитә алырлык махсус таягы да була. Сөрмәне шушы таяк белән алып татар хатыннары керфек араларын, керфекнең үзен һәм күз кабагын буяганнар.

Туташ һәм ханымнар бит очларын төрле үлән төнәтмәләре белән кызартканнар. Йөзне алсулатыр өчен кызыл төстәге кәгазьне суга чылатып сөртү очраклары да булган. Ә менә иренгә каз мае, вазелин, умарта балавызы якканнар.

Әйтергә кирәк, бүген модада булган табигый һәм куе кашлар ул чор татар хатыннарына хас булмаган. Ул дәвердә нечкә, ярым түгәрәк кашлар матур булып саналган. Кирәкле форма бирер өчен аларны йолкыганнар. Моның өчен махсус эскәклэр кулланылган. Йолкыганнан соң кашны усьма үләне белән кара төскә буяганнар. Иң элек алар ачык яшел төскә кергән, аннан зәңгәрләнгән. Шуннан соң гына каш каралган.

ХХ нче гасыр башларына татар хатын-кызлары кашларын фабрикада җитештерелгән каләмнәр белән сыза башлый. Еш кына сыйфаты ягыннан йомшак һәм майлырак булган гади карандашларны да кулланганнар.

Матурлык темасы татар әдәбиятенда да чагылыш тапкан. Драматург Кәрим Тинчуринның 1926 нчы елда иҗат иткән «Зәңгәр шәл» пьесасында Октябрь инкыйлабына кадәр авылда яшәүче хатын-кызларны тасвирлый. Абыстайлар башкарган җырда аларның ничек итеп бизәнгәннәрен аңларга була. Анда мондый юллар бар: «Күлмәгем килешкәнме, Кершәнем шәп төшкәнме, Сөрмәм барып чыкканмы, Теш кынам шәп кунганмы…». Димәк, өстәвенә татарлар тешләрен дә буяп йөргәннәр.

Әйтергә кирәк, тешне каралту модасы татарлар өчен генә түгел, башка күп кенә Азия халыкларына да хас булган. Бу күренеш руслар арасында да киң таралган. Этнограф Н. Воробьев билгеләгәнчә, теш каралту гадәте ХХ нче гасыр башына кадәр Мамадыш, Тәтеш һәм кайбер Кама арты районнарында сакланган. Аны имән чикләвеге төнәтмәсе, кына, пестә (фисташка) агачы орысыннан ясалган махсус порошок белән каралтканнар.

Озак вакыт Казанда яшәгән алман табибы К. Фукс 1844 нче елда татар хатын-кызлары турында болай дип яза: «Татар хатыннары иннек-кершәнне артык күп ягынып, бит тиресенең табигыйлеген җуялар. Йөзләре таш курчакны хәтерләтә. Кунакка җыенганда татар хатыннары кашларын бик каты каралта, күзләрне аерып күрсәтер өчен керфекләренә күп итеп сөрмә тарталар. Тешләрен каралткач, тырнакларына кынадан ясаган Персия порошогын сөртә. Ул аларны кызгыт төскә кертә». Татар хатын-кызлары тырнакларын  канәфер кулланып сары төскә яки кына яфраклары блән буяп әфлисун төсенә керткәннәр. Мисал өчен, төсе ныграк сеңсен дип , туташлар төнгә аяк тырнакларына кипкән үлән яки эт тигәнәге төнәтмәсе сөртеп аны чүпрәк белән урап куйганнар. Аны шулай иртәнгә кадәр калдыра торган булганнар.

Идел буе белгече, әдип С. Монастырский да Фукс кебек үк хатын-кызларның косметикага булган олы мәхәббәте турында яза. «Татар хатыны никадәр яшьрәк һәм баерак булган саен, шул кадәр ныграк бизәнә. Шунысын әйтергә кирәк, татарлар үзләренең тышкы кыяфәте турында башкаларга караганда күбрәк кайгырта». Тикшеренүче Н. Рыжков та үз хезмәтләренең берсендә башка халыклар белән беррәттән татарларны да тасвирлый: «Татар хатынннары битләренә куе итеп кершән, иннек сөртә. Кашлары һәм күзләренә сөрмә тарталар, тешләрен дә каралталар».

Татар хатыннары ислемай да яраткан. XIX нчы гасырга кадәр алар Урта Азия, Төркмәнстаннан кайтартылса, ХХ нче гасырда татарлар хушбуй җитештерүче Рәсәй һәм Ауропа фабрикалары продукциясен кулланган.
Бизәнү темасы басма матбугатта да күтәрелгән. 1913 нче елда «Сөембикә» журналы чыга башлый. 1914 нче елда төрле саннарда битне тәрбияләү һәм косметик чараларны куллану турында берничә мәкалә чыга — «Чибәрлек артыннан: битне матурлау, чәчләрне карау, пудра сөртү», «Матурлык нәрсә?» , «Укучылар белән мосәхабә: чибәрлек серләре». Шулай ук проблемалы темалар да күтәрелә. Каралтып йөрү модасы аркасында тешләр зыян күргән. 1915нче елның бер санында бу темага кагылышлы «Кара тешне агарту» мәкаләсе бастырыла.

Галим һәм табиб А.Сперанский казан татарларының ирләре дә, хатын-кызлары да үзләренең тышкы кыяфәтенә бик игътибарлы булуларын билгели. Аеруча чисталыклары белән аерылып торулары турында да яза.

Нинди генә чорда яшәсәләр дә, татар хатын-кызлары һәрвакыт гүзәллекә омтылган. Бизәнеп йөрү, матур булу теләге ул безнең канга сеңгәндер инде…

Мәрьям Заһиди

  1. «Бизәнгән бит төсле, бизәнмәгән күт төсле» дип әйткәннәр борынгылар. Һәркемнең матур буласы килгән, бу табигый хәл.

  2. Фисташканың пестә икәнен белми идем. Пэсто дигән соус тәмләткеч бар. Итальянский ахры, ялгышмасам….. В основе- фисташки. БИК тәмле, Зур супермаркетларда бар. Кечкенә пыяла банкаларда. Шул пэсто — пестә икэн…. Кызык!

  3. Хатын -кыз матур булырга тиеш инде. Элек тэ энэ бизэнеп, похтэлэнеп матурлыкка омтылганнар, афэрин шулай булсын хэзер дэ. Хэзер кибетлэр косметика белэн шыплап тулган, кайсын телисен, ал гына. Бу начар эйбер тугел, ботен кеше дэ чибэр булсын! Бу теманы кутэреп бик дорес эшлэгэнсез, бик зур рэхмэт. Аннан сон бизэнеп, матур итеп йоргэн кешенен тормышы да, эше дэ матур була, тирэ -юньгэ ямь тарата. Менэ бизэну тарихын да белдек, куп нэрсэне белми идем, ижади унышлар сезгэ!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен