Бәрәңгене барыбыз да ярата. Аның турында шигырьләр дә, җырлар да язылган. Бәрәңгене Рәсәйдә якынча бер гасыр элек үстерә башлыйлар. Урысларда исә ул күптән түгел генә үстерелә башлаган.
“Әтигә бәрәңгене мәҗбүриләп ашата башлагач, ул аны кабул итә алмады, бәрәңгене ашамаганы өчен камчыларга теләгәч исә, чыгып качты һәм боз астына төшеп батып үлде,” – әлеге юллар Максим Горькийның “Дело Артамоновых” романыннан. Бу автор уйдырмасы гына түгел, ә тормыштан алынган. Чыннан да, урыслар башта әлеге сәер тамыразык белән туклануга катгый рәвештә каршы була.
XVII нче гасыр ахырына хәтле Рәсәйдә бәрәңге турында берни белмәгәннәр. Көндәлек тормышта ярмалар ашаган халык ачы торма, кишер, шалкан һәм башка яшелчәләрне яратып кулланган.
Иң беренчеләрдән булып бәрәңгене Петр I нче татып карый. Бу хәл 1698 нче елда Голландиядә була. Патшага ризык ошый һәм ул бер капчык орлыкны граф Шереметьевка юллый. Граф бәрәңгене Рәсәйдә үстерә башларга тиеш була. Әмма императорның теләге чынга ашмый.
Петрдан соң бу эшкә Екатерина II тотына. Аның максаты изге була: бәрәңге белән императрица ачлыктан җәфа чигүче крестьяннарны туендырырга тели. Махсус шуның өчен ул, Петр I үрнәге буенча, чит илдәге бәрәңгегә заказ бирә. Әмма шул елларда башланып киткән Пугачев чуалышы Екатеринага указ үтәлүен күзәтергә комачаулый.
Илгә бәрәңге кертү эшенә аерым бер дәрт белән Николай I керешә. Тәвәккәл адымнарга аны 1840 нчы елдагы ачлык этәрә. Соңрак патша “Крестьяннарны орлык белән тәэмин итү өчен барлык казна җирләрендә халыкның бәрәңге утырту эшен башлап җибәрергә” дигән күрсәтмә бирә, шулай ук “бәрәңге үрчетү эшендә аеруча күп эш башкарганнарга кызыксындыру бүләкләрен тапшырырга”, дип тә өстәп куя.
Ачлык булуга карамастан, халык бәрәңгене кабул итми. Крестьяннар ашлык үскән җирләрне читтән кертелгән шикле бүлбе белән бозуны берничек тә кабул итә алмыйлар, каршы торалар, тора-бара баш күтәрә башлыйлар. Рәсәйдә бәрәңге чуалышлары дүрт ел буена дәвам итә. Крестьяннар (баш күтәрүчеләр саны ярты миллионнан артып китә) бәрәңге утыртуга катгый рәвештә каршы киләләр, кырларны яндыралар, түрәләргә һөҗүм итәләр.
Зур баш күтәрүләр Сары тау, Казан, Тубыл, Пермь, Оренбург, Владимир, Нократ губерналарында була. Халык чуалышларын бастырыр өчен хәрбиләргә хәтта корал кулланырга да рөхсәт ителә. Баш күтәрүчеләрне кулга алалар, камчылыйлар, Себергә сөргенгә җибәрәләр. Ни өчен шулай килеп чыга соң? Халыкның бәрәңгене шулай кабул итүенә сәбәпләр, ничек кенә сәер тоелмасын, бик күп була. Беренчедән, халык бу үсемлектән шикләнә. Шалкан һәм арышны гомер буе үстергән кешеләр бәрәңгене, бәлки, күргәннәрдер дә, әмма аны ризык итеп кулланганнары булмаган. Ә ашап карамаган әйбер белән кырны тутыру алар мәгънәсезлеккә санаган. Икенчедән, халыкка бәрәңгене ничек үстерәсен, кайчан җыеп аласын, саклыйсын, ничек пешерәсен беркем аңлатмаган. Шуңа күрә күбесе соланин исемле агу булган яшел бәрәңгене ашаган. Агуланулар һәм үлемнәр ул елларда шактый күп була. Шуңа бәрәңгене “шайтан” яки “җен алмасы” дип йөрткәннәр. Өченчедән, баш күтәрүчеләр арасында рәсми рәвештә азат, ләкин җиргә беркетелгән дәүләт крестьяннары бик күп була. Патша указын алар крепостнойлыкка кире кайту дип кабул итә. Дәүләт крестьяннарын хөкүмәт шәхси кулларга бирергә җыена дигән гайбәт авылдан-авылга тарала.
Менә шундый шактый кыен һәм куркыныч юлларны үтеп бәрәңге безнең өстәлләргә килеп җитә. Бүгенге көндә мондый чуалышларны без аңлап бетерә алмыйбыз, чөнки хуҗабикәләр аннан нәрсә генә пешерми бит. Әбиләребез дә өстәл янына утыргач, “Аллаһы Тәгалә ипи белән бәрәңгедән аермасын” дип дога кылалар. Димәк, бу авыр юлны бәрәңге юкка гына үтмәгән…
Алсу Сәлах
Гомер буе ашасам да, күбесен белмәгәнмен икән бәрәңге турында.
Без яратып ашый торган бәрәңге бик зур кыенлыклар кичергән икән.
Әйе шул, нәрсә пешерергә тотынсаң да бәрәңгедән башка булмый. Аны ашарга без бик яратабыз!Безгә килеп кергәнче бәрәңге кызык һәм катлаулы тарихи юлларны үткән икән.
Бәрәңге ашарга яратмасамда,бу статья ошады.
Бәрәңгенең тарихын аңлатып язган өчен бик зур рәхмәт! Бәрәңгене ничек яратмыйсың инде, аннан башка тормыш юк, дисәң дә дөрес булыр. Ә кем бәрәңгене яратмыйм дип эйтә, ул кеше аның тәмен белмидер, үзенең бәрәңге үстереп рәхәтләнеп ашаганы юктыр. Сатып алган бәрәңге тәмле булмый инде. Нинди авыр, катлаулы юллар белән безгә килеп җиткән. Бәрәңге икенче икмәк! Бәрәңгене ел саен утыртырга һәм күп уңыш жыеп алып сөенеп ашарга язсын, ярабби!