Юкәдән портфель үрүче Нургаян

Ел саен Алабугада уза торган Бөтенрәсәй Спас ярминкәсенә барам. Нинди генә осталарны очратмыйсың анда! Ул сатуга куелган товарларның чуты юк, акчаң гына җитсен. Балчыктан, күннән, киездән, йоннан, тукымадан, тимердән һәм башка материаллардан ясалган кул эшләнмәләрен санап бетерерлек түгел.

Шулай сәүдә рәтләре арасында йөргәндә күзем чабаталарга төште. Чабата киеп йөргән заманнар күптән узды бит инде, дим. Бигрәк пөхтә, оста итеп үрелгән, күңел җылысын биреп эшләнгәне әллә каян күренеп тора. Сокланып карап торуымны күргәч, сатучы бабай да: «Алып җибәр әле, кызым, чабаталарымны,» – дип эндәште. Сүз артыннан сүз китте, үз куллары белән үргән бу юкә чабаталарны Нургаян Минһаҗев ярминкәгә 350 чакрым ераклыктагы Киров өлкәсеннән алып килгән икән. Ярминкәдә останың 9 нчы тапкыр катнашуы инде. Ел саен сатарга дистәләгән кием чабата алып килә, 3 көндә шуларны сатып бетереп кайтып китә. Бер пары 800 сумлык бу чабаталарны күбрәк сәхнәдә чыгыш ясарга сәнгать коллективлары ала, сувенир итеп алучылар да очрый.

Бөек Ватан сугышы башланганда Нургаян Минһаҗевка нибары 6 яшь була. Шаккатмалы, чабатаны да ул 6-7 яшеннән үрә башлый. “Сугыш вакытында аякка кияргә кием булмады, ачлык, хәерчелек заманнары. Менә шул «нужа бабай” авыл малай-шалайлары белән бергәләшеп мине дә чабата үрергә өйрәтте”, дип ачынып искә ала бабай. «Мунчада сукыр лампа яндырып үреп утыра идем шуларны. Без, малайлар, чабатаны 7 юкәле итеп ясый идек. Ә менә кызлар, егетләргә матур булып күренер өчен, 9 юкәле итеп үрде. Кызлар ясаган бу вак юкәле чабата бик матур килеп чыга иде. Алар шул чабаталарын ак оекбашлар өстеннән киеп безнең янда «форсить» итәләр иде,” – дип көлеп сөйли чабатачы.

Бу чабаталарны кышын да, җәен дә, аяклар кырылып, кабарып беткәнче кигәннәр. Аякларга суы да, салкыны да үткән. Чабата бигрәк тә язын-көзен тиз тузган. Ташларга җәл булгач, үкчәсенә ямау салып та кигәннәр. Нургаян бабай яшәгән авылдан 5 чакрым ераклыкта район үзәгендә һәр якшәмбе базар булган. 50 шәр кием чабатаны аллы-артлы җилкәгә асып кечкенә Нургаян шунда чабата сатарга йөргән. Бер парын 3 тәңкәгә биргән. Хәзерге базарларда рәте-рәте белән чүпрәк-чапрак сатылса, ул вакыт гел чабата рәтләре булган. «Бу аяк киеме безне ачлыктан коткарды», – ди Нургаян Минһаҗев.

Чабатаның гомере бик кыска. Бигрәк тә кызу урак өстендә аны еш алыштырырга туры килгән, чабата иң күбе 2-3 көнгә чыдаган. Ат белән сукалаганда камыл да чабатаны нык «ашаган». «Итекләр бай кешеләрдә генә бар иде, ул заманнарда авылыбызның бөтен кешесе ярлы. Ашарга ризык, өскә кияргә юньле кием юк, өстәвенә салым түләргә кирәк. Бер елга хуҗалыктан 40 кило ит, 8 кило май, 200 данә күкәй җыялар иде. Түләмәсәң, йорттагы мал-мөлкәтне тартып алалар. Салым түләмәгән күршеләребезнең самавырларын алып чыгып киткәннәрен бүген дә хәтерлим, ул авылда иң кадерле нәрсә иде бит» – дип сөйли бабай. Авылның муллаларын, хәллерәк кешеләрен Финляндиягә озатканнарын да бик яхшы хәтерли 83 яшьлек Нургаян абый. Бабайның белмәгәне юк — атаклы Шәкүр каракның да атларны урлаганда аларның аякларына чабата кигезгәнен дә белә, болай иткәндә атның эзе күренмәгән.

Сугыштан соң күпме еллар узса да, Нургаян абый һөнәрен ташларга уйламый. Әле дә чабаталар үрә. Бер юкә агачыннан бер кием чабата чыга, барлыгы 3 метр озынлыкта юкә курысы китә. Чабатадан кала, бабай ярминкәгә юкә агачыннан үреп ясалган баш киемнәре, җиләк -җимеш, яшелчә савытлары да алып килгән. Мондый табигый материалдан ясалган савытта ризык бозылмый, озак саклана. Алтын куллы оста мунча ләүкәсендә ятып чабыныр өчен юкәдән җәймәләр дә үрә. Учка сыярлык сувенир чабаталарга кадәр ясап сата бабаң. Товарлары арасында иң кәттәсе — юкәдән үрелгән портфельләр. Мәскәү байлары, эшлекле кешеләр шушы букчага мөкиббән китә икән. Бабайга заказлар килеп кенә тора. Нургаян Минһаҗев инде 40 лап шундый портфель үреп башкалага озаткан. Мәскәүлеләр шушы юкәдән үреп ясалган портфель эченә коньяк салып таныш-белешләренә бүләк итә икән, дип уртаклашты бабай.

Нургаян абзый белән сирәк кенә телефоннан сөйләшеп торабыз. Бу арада эше тыгыз әле — урманда чабатага юкә әзерләү белән мәшгүль . Моның өчен иң шәп вакыт – 15 нче августтан соң. Юкә кабыгын бу чорда җыйсаң, ул йомшак, сыгылмалы була.

Нургаян Минһаҗевны бүген бер генә нәрсә борчый – чабата үрергә өйрәнергә теләүчеләр бөтенләй юк. 1-2 көн өйрәнеп карыйлар да аннан качалар, ди ул. “Җайдак” сайтын укучылар арасында бәлки бу һөнәргә өйрәнергә теләүчеләр бардыр? Теләгегез булса, Нургаян абый һичшиксез сезне дә чабата үрергә өйрәтер!

Мәрьям Заһиди

  1. Мин кечкенә вакытта чабатаны әти күп итеп үрә иде буш вакытында. Күбесе гаилә өчен. Элегрәк сата торган булган. Минем дә кигәнем бар. Рәхмәт, яшьлегемне искә алдым.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен