Сессиядә студентны нәрсә йоклата?

Студентлар төрле була – аларны, эш-гамәлләренә карап,  “иртәгә”, “бүген”, “кичә” дип атап булыр иде. Эшен көнендә үк башкарып барган укучы әйбәт инде ул, ләкин еш кына бөтен нәрсәгә дә өлгереп булмый шул. Студент еллары иң матур еллар булып истә калсын өчен берничә киңәшебез белән уртаклашырга булдык әле.

Бер бик акыллы мөгаллимебез безнең беркая да чыкмавыбызны, бернинди  чараларда да  катнашмавыбызны, бөтен игътибарны укуга гына бирүне белгәч, болай диде: “Мин яткан караватта ятасыз бит сез. Мин дә шул тулай торакта яшәгән идем. Ул карават бүген дә, иртәгә дә шунда булачак”. Кызык бит, әйеме? Билгеле, укытучы безгә “ул яткан караватларда” укып утырмаска, гел урамда һәм университетта булырга, бөтен җирдән кызык эзләп кенә йөрергә  дип әйтмәде. Юк, уку – бик мөһим һәм кирәк хезмәт, ләкин кагыйдә ятлап үткәргән көннәрегезне сагынып искә алырсызмы икән?

Укыганда студентларның яраткан “зубрежка” алымын кулланмаска тырышыгыз. Ятланган мәгълүматның саклану вакыты – ике-өч тәүлек. Лекцияләр язып барганда ук төп фикерне аңлап  калу мөһим. Әйе, лектор һәрвакыт каядыр ашыга, өстәвенә кирәкмәгән “лирик чигенешләр” дә ясый. Сез аны ишетергә генә түгел, ә тыңларга һәм аңларга тырышсагыз, теманы үзләштерү җиңелрәк булыр.

Гашыйк булу кешене үзгәртә, диләр. Бу чыннан да шулай. Сез дә гашыйк булыгыз. Мәсәлән, укуга. Укытучы әйткән һәр сүзне яңалык дип кабул итсәгез, китап укыганда яңа дөнья ачам дип күз алдына китерсәгез, белем туплавы күпкә кызыклырак булыр. Мәсьәлә чишкәндә яки шигырь анализлаганда, үзегезне Шерлок Холмс итеп тоеп, бу “авыр эш”нең очына чыгу юлларын эзләп карагыз. Сез гади генә егет/кыз түгел бит, сез энә белән кое казучы!

Студент тормышы вакыйгаларга һәм… өй эшләренә бай була. Барысын да хәтердә калдыру шактый кыен, шуңа күрә көндәлек башлап, эшләрегезне язып бара аласыз. Кинәт туган фикерләрне, мөгаллимегез әйткән кызыклы сүзләрне, канатлы гыйбарәләрне дә шунда туплагыз. Буш вакытларыгызда әлеге көндәлекне актарып утыру үзе бер рәхәтлек бирер.

Бүген  телефоннан башка яшәп булмый. Анда барысы да – ял итүдән башлап, уку, эш белән бәйле мәгълүматларга хәтле шунда. Берәр ял көнегездә утырып уйлагыз: сезгә нәрсә кирәк, ә нәрсә — юк. Төрле социаль төркемнәр эшегездән ни дәрәҗәдә бүлдерә? Бөтен төркемнәр дә сезгә файдалы мәгълүмат бирәме? Интернетка бер генә минутка керсәң дә, ярты көн утырып чыгасың.  Бер язманы күрәсез, икенчесе исә тагын да  кызыклырак тоела, шул рәвешле интернет чоңгылына төшеп китүегезне сизми дә калырсыз. Моның бер алдавыч кына икәнлеген аңлагыз һәм интернетта азрак утыру юлларын эзләргез.

Көнегезне заяга үткәрмәскә тырышыгыз. Бер минутыгыз да буш булмасын. Музейга билетлар бар икән — барыгыз, спектакльгә илле процент ташлама булса, аннан да калмагыз, университеттагы чарада катнаша аласыз икән, катнашыгыз. Йоклар алдыннан бер сәгать буш вакытыгыз булса, алда әйтелгән киңәшне истә тотып, телефоннарга ябышмагыз, китап укыгыз, яки лекциядә язылган сүз боламыгыннан фикерне тотып алырга тырышыгыз.

Сессия вакытында студент нинди генә китапны алмасын, аның йокысы килә башлый. Күбрәк эшлим дип энергетикларга, кофега кызыкмагыз. Сезгә менә шундый тәмле һәм файдалы “йокы куа торган” эчемлек тәкъдим итәсе килә: лимон һәм бал кушылган яшел чәй. Аны да күп кулланмагыз, йокы еш кына хәл ителә алмаган күп мәсьәләләрне чишеп куя ул. Авыр материал турында йоклар алдыннан уйлап ятсагыз, иртән инде ул истә кала, ди галимнәр.

Бу киңәшләрнең кайсысын кабул итәргә, ә кайсысын “колак аша уздырырга” – сезнең эш. Чөнки студент еллары сезнеке, яшь вакыт та үзегезнеке, ул һәркемнеке кабатланмас һәм үзгә. Яшьлегегез матур үтсен!

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен