Калебең намазлыктамы?

Озаклап намаз укыганда  башка әллә нинди уйлар, гомер искә төшмәгән нәрсәләр керә. Бер кеше әйберсен югалтып, кая куйганын исенә төшерә алмый интеккәндә, аңа: “Төнлә белән намазга бас, шайтан шундук исеңә төшерер”, — дигән киңәш биргәннәр. Чыннан да, намазда саташтыру өчен шайтан нәрсәләр генә эшләми.

Күп мөселманнар ничә еллар элек ничек намазга баскан булсалар, шуның белән канәгатьләнеп, шул дәрәҗәдә калалар. Намаз мәсьәләсендә яңа китаплар аз укыла, еш кына намаз аның тышкы рәвеше белән чикләнеп кала. Ә бит намазның тирән эчтәлеге, эчке байлыгы, бер карашта күзгә күренми торган бик күп серләре бар.

Аллаһы Тәгалә безгә намаз гыйбадәтен иртәнге, төшке һәм кичке физик күнегүләр буларак түгел, бәлки безгә Аллаһыны искә төшерүче, үзеңнең кем булуыңны һәм Аның Кем булуын онытмас өчен бирде. Зәгыйфь коллар тәүлегенә биш мәртәбә Галәмнәр Хуҗасы, һәрнәрсәне Күрүче, Ишетүче, Кайгыртучы булган Аллаһ каршына басып, үзләренең бер Аның колы булуларын, бер Аңа гыйбадәт кылуларын таныйлар һәм шуны игълан итәләр.

Аллаһы Тәгалә: “Дөреслектә, Мин — Аллаһ. Миннән башка һичбер хак илаһ юк, Миңа гына гыйбадәт кыл һәм Мине искә алу өчен намаз укы”, — дип әйтә (“Таһә”- 14).

Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәткә лаек булган һичбер зат юк. Шуңа күрә без Аңа гына гыйбадәт кылырга һәм намазыбызны да Аны искә алу, Аны бөекләү өчен укырга тиешбез. Намазның төп максаты да шунда. Әгәр кешеләр намазларын укып та, күңелләре белән Аллаһыны искә алмасалар, Аны бөекләмәсәләр, димәк, намазның асыл максаты үтәлми.

Намазның хикмәте — Аллаһыны зикер итү, күңелең, телең һәм бөтен тәнең белән Раббыңны искә алу. Әмма тәнең намазлыкта булып, калебең дөнья мәшәкатьләреннән арына алмаса, кайдадыр кибеттә, базарда “йөрсә”, Аллаһ каршында гафил калеб белән кылынган гыйбадәтнең кыйммәте булырмы? Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “…һәм гафилләр җөмләсеннән булма”, — дип әйтте (“Әл-Әгъраф” — 205).

Сәхабәләр заманыннан бүгенге көнгә кадәр Ислам өммәте күп хәерле нәрсәләрне югалтты. Әмма Пәйгамбәребездән соң мөселманнарның иң беренче югалткан нәрсәсе — намазда түбәнчелек сыйфаты. Әбү Дарда тапшырган хәдистә, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): “Бу өммәт иң беренче югалтачак нәрсә хушуглык — түбәнчелек, ахыр чиктә син өммәттән бер хушуглык иясен дә күрмәссең”, — диде (Сахих дәрәҗәсендәге риваять).

Намазда Аллаһыны искә алу өчен йөрәкнең дә намазлыкка килүе кирәк. Йөрәксез укылган намаз кояшсыз көн, җансыз тән кебек. Раббысының бөеклеген аңлап йөрәк түбәнчел булганда гына, тәннең бар әгъзалары да түбәнчел була: күзе дә, йөзе дә, тавышы да. Аллаһы Тәгалә: “Кыямәт көнне алар фәрештә артыннан ияреп барырлар. Тавышлары Аллаһ каршында түбәнчел булыр, син аларның  пышылдауларын  гына ишетерсең”, — дип әйтте (“Таһә”- 108).

Ни өчен намаз укучы намазда кулларын кендек астына куя, башын аска ия һәм күзләрен сәҗдә урынына төшерә? “Намаз уку тәртибе”ндә шулай язылган, — дияр кемдер. Әйе, намаз уку рәвеше шуны таләп итә, ләкин кеше беренче чиратта Кем каршына басуын аңлап, башын һәм күзләрен аска төшерергә тиеш. Шуңа күрә әүвәлге заманнарда әгәр кеше намазында боргаланып, як-якка каранып, куллары белән уйнап торса, аның турында: “Әгәр йөрәге түбәнчел булса, тәне дә түбәнчел булыр иде”, — дигәннәр. Хәсән әл-Бәсри сәхабәләрнең намаздагы хәлләрен тасвирлап: “Аларның түбәнчелекләре йөрәкләрендә булды, шуның белән карашлары аска төште”, — дигән.

Сәхабәләр буыны тыштан түбәнчелек кыяфәтен күрсәтеп, йөрәктә тәкәббер булучыларны, намазны ясалма түбәнчелек белән башкаручыларны яратмаганнар. Гомәр (радыйаллаһу гәнһу) бер егетнең башын бик каты аска иеп намаз укыганын күреп: “Башыңны күтәр һәм йөрәгеңдә булган түбәнчелегеңнән артыгын күрсәтмә. Йөрәгеңдә булганыннан артыгын күрсәтсәң, икейөзлелек өстенә икейөзлелек булыр”, — дигән.

Шуңа күрә тышкы гамәлләрне кылып кына түбәнчелеккә ирешеп булмый. Хушуглыкның чыганагы кешенең йөрәгендә, җир куеныннан агып чыккан чишмә суыдай, ул тән буйлап барча әгъзаларга таралырга тиеш.

Хушуглык йөрәктән чыкса да, ул да буш урыннан барлыкка килә алмый. Кешенең тышкы хәрәкәтләре дә йөрәгендәге түбәнчелеген арттыруга сәбәп булып тора. Шул сәбәпләрнең берсе — намазда әйтелә торган сүзләр, аларның мәгънәләрен  белү һәм  аңлап әйтергә тырышу.

Белгәнебезчә, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм)гә Коръән аять-аять булып 23 ел дәверендә иңде. Чөнки кешеләр бөек кануннарны бер юлы кабул итәргә әзер түгел иде. Иң элек, Аллаһ кешеләрнең иманнарын ныгытты, аннан соң баскыч-баскыч фарызлар иңде, хәрәмнар барлыкка килде. Хәмер хакында “Ән-Ниса” сүрәсенең 43нче аяте иңде. Аллаһ кешеләргә исерек хәлдә намазга якын да бармаска әмер итте. “Әй, иман китерүчеләр, исерек хәлдә намазга якын да бармагыз, хәтта үзегезнең нәрсә әйткәнегезне аңлый башлаганчыга кадәр” (“Ән-Ниса”- 43).

“… Үзегезнең нәрсә әйткәнегезне аңлый башлаганчыга кадәр” дигән сүзләргә игүтибар итегез әле. Уйлап карагыз, Аллаһы Тәгалә исерек кешенең нәрсә сөйләгәнен белмәве сәбәпле, ул хәлдә намазга якын да килмәскә кушты. Аллаһының бу аятенә нигезләнеп кайбер гыйлем ияләре: “Күпме намаз укучылар бүген хәмер эчмиләр, әмма намазда нәрсә әйткәннәрен белмиләр. Чөнки аларны дөнья тормышы исерткән”, — диделәр.

Чыннан да, дөнья тормышы шулкадәр йөрәккә кереп урнашкан, дөнья бәндәне шулкадәр исертә, кеше намазын укыганда да дөньясыннан аерылып тора алмый. Үз-үзебездән сорыйк әле: намазда укыган аятьләребезнең эчтәлекләрен беләбезме, мәгънәләрен аңлыйбызмы? Аллаһу Сөбханәкә вә Тәгаләгә нинди тирән мәгънәле  сүзләр белән гыйбадәт кылганыбызны төшенәбезме? Нәрсә укыганын белмәү сәбәпле, кешенең намазда бик тиз фикере чуала, гыйбадәтнең тәме югала һәм кеше бу гыйбадәтне үз өстеннән төшерү өчен генә кыла кебек тоела. Нишләргә соң? Ни өчен бала-оныкларыбыз белән аралашу тәнгә рәхәт, күңелгә ял китерә, алар белән бөтен нәрсә онытыла, ә сине юктан Бар итүче, Яратучы һәм Кайгыртучы Раббың белән сөйләшкәндә күңел рәхәтләре кая китә? Ни өчен бәндәләр Аллаһ белән турыдан-туры аралашуның тәмен татый алмыйлар?

Аллаһы Тәгалә безгә: “Намазларны саклагыз!” — диде. Иман әһеле соңгы сулышына кадәр һәр намазын сакларга, вакытында укырга, җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Тән гыйбадәте белән генә чикләнмичә, күңелне намазлыкка китерү зарур булып тора. Күңел бирми эшләнгән гамәлнең Аллаһ каршында кыйммәте булмас. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): “Аллаһ сезнең сурәтләрегезгә һәм байлыкларыгызга карамый. Ул бары сезнең йөрәкләрегезгә һәм кылган эшләрегезгә генә карый”, — диде (Мөслим риваяте).

Әлбәттә, вәгазь укып кына, әлеге зур мәсьәләне аңлатып бетерү мөмкин түгел. Әгәр кеше намаз тәртибен бер-ике атнада өйрәнеп бетерсә, йөрәкне намазлыкка китерү өчен кеше күп еллар хезмәт итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм) үзенең бер сәхабәсенә һәр намазның ахырында шушы  доганы кылырга өйрәтте: “Йә, Аллаһ, безгә Үзеңне искә алуда, Сиңа шөкер итүдә, күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм ит”. Аллаһу Сөбханәкә вә Тәгалә  ярдәменнән ташламасын.

  1. Аллаһ кешеләргә исерек хәлдә намазга якын да бармаска әмер итте. “Әй, иман китерүчеләр, исерек хәлдә намазга якын да бармагыз, хәтта үзегезнең нәрсә әйткәнегезне аңлый башлаганчыга кадәр” (“Ән-Ниса”- 43).

    “… Үзегезнең нәрсә әйткәнегезне аңлый башлаганчыга кадәр” дигән сүзләргә игүтибар итегез әле. Уйлап карагыз, Аллаһы Тәгалә исерек кешенең нәрсә сөйләгәнен белмәве сәбәпле, ул хәлдә намазга якын да килмәскә кушты. Аллаһының бу аятенә нигезләнеп кайбер гыйлем ияләре: “Күпме намаз укучылар бүген хәмер эчмиләр, әмма намазда нәрсә әйткәннәрен белмиләр. Чөнки аларны дөнья тормышы исерткән”, — диделәр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен