Исемең ошамаса…

Тәүге язмам якыннарыбыз кушкан исемнәрне ярату турында булса, бүген исә шул исемнәрдән риза булмыйча, алыштыру очраклары турында сөйләшербез.  Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу – коточкыч», — диелә.

Сабыйга исем сайлауны әти-әни генә хәл итәргә тиешме, әллә туганнарның да катнашырга хакы бармы? Мин шундый бер очракны беләм — әни кеше көмәнле вакытта да, баласы тугач та аңа үзе теләгән исем белән эндәшкән. Ләкин каенанасы   башка төрле исем кушыйк, дип өзгәләнә. Нәтиҗәдә, каенанасы теләгән исемнең башкача, кыскарак вариантын кушалар. Әни кеше исә, ияләшә алмыйча, озак вакыт балансына үзе сайлаган исем белән эндәшеп йөри әле.  Хәзер исә хәлләр башкача,  туу турындагы таныклыкны балалар тудыру йортыннан ук биреп чыгаралар, дип беләм. Бу хакта фикерләрегезне көтеп калам, хөрмәтле укучыларыбыз. Муллаларның баланың әти-әнисе сайлаган исем белән килешмичә, аны кушудан баш тарткан очраклар шактый. Әлеге сәхифәдәге беренче мәкаләгә карата интернетта комментарий язган укучыбыз Ильмира Гобәйдуллинаның кыйссасын мисалга китерәм. “Кызым тугач, әтисе йомшак яз җиле тынына охшаган исем табарга өндәде. “Юлия” исемен куштырганда, мулла бабай каршы килде, урыс исеме дип. Нишләргә? Мин югалып калмадым: бу борынгы татар исеме, дидем! Юл иясе мәгънәсендә… Малай тапкач, Юлдаш кушам үзенә, дим. Мулла ризалашты, кызыма Юлия исеме насыйп булды. Улым тугач, барысы да мине тәбрикли башладылар —  Юлдаш туу белән… Ләкин мин бәбәйләр алдыннан, авылдагы күршеләр үзләренә бер көчек алып кайттылар, аңа Юлдаш дип эндәшәләр. Балалар тудыру йортының икенче катыннан баланы туганнарга күрсәтәм. — Исеме ничек? Йосыф? Нишләп яврәйләр исеме куштыгыз?!” Исем сайлаганда, бигрәк тә авыл җирлегендә, якын-тирәдә шул исемне йөртүченең шәхесе җентекләп тикшерелә. Әгәр ул исемне йөртүче булдыксыз, исерек яисә бик әшәке кеше булса, андыйны кушмаска тырышалар. Шундый булып үсәр дип куркуга бәйле, күрәсең. Якын туганнарның балаларына кушылган исемне  дә кабатламыйлар, гадәттә.

Ярар, исем кушылды да ди. Аның иясе көннәрдән бер көнне аны ошатмый башласа, нишләргә? Янәдән муллага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Законлы рәвештә дә алыштырырга була. Кануннар җыентыгына күз салыйк: ФЕДЕРАЛЬ ЗАКОН  — 15.11.1997 N 143-ФЗ (ред. 18.07.2006) «ГРАЖДАНЛЫК ХӘЛЕ АКТЛАРЫ ТУРЫНДА»  58  статья. Исем алыштыру. 1. Ундүрт яше тулган кешенең үз исемен алыштырырга хокукы бар, ул фамилиядән, исемнән һәм (яки) әтисе исеменнән гыйбарәт. 2. Исемне алыштыру фамилиясен, исемен яки әтисенең исемен алыштырырга теләк белдергән кешенең яшәү урынына яисә аның дөньяга килүе хакында дәүләт теркәве булган җирлеккә караган гражданлык хәле актларын теркәүче орган тарафыннан башкарыла. 3. Балигъ булмаган кеше исемен алыштырырга теләгән очракта исемне алыштыру әти-әнисенең яисә баланы тәрбиягә алган кешеләр  ризалыгы белән башкарыла. Алар ризалык бирмәгән очракта, суд карары нигезендә. Законда күрсәтелгәнчә, балигъ булмавына карамастан, шәхси мәсьәләрен хәл итүдә тулы хокуклар алган  очракта исә искәрмәләр булырга мөмкин.

Иҗат әһелләренә исем  алыштыру җайлырак. Сәхнә исеме – тәхәллүс ярдәмгә килә. Аны соңрак чын исем итеп рәсмиләштерүчеләр дә бар. Хатын-кызлар, кияүгә чыккач, күпчелеге иҗади эшчәнлекләрен үзләренә танылу китергән фамилияләре белән дәвам итә. Шулай ук ата-бабалары танылган сәнгатькәр булган гүзәл затлар да нәсел фамилиясен алыштырырга ашыкмый. Ләкин халыкта исеме икәү булган кешенең язмышы да авыр, катлаулы була дигән сүз йөри. Исемнәрне ни сәбәпле алыштыралар соң? Мәгънәсе, әйтелеше ошамаска яисә исемгә бәйләп уйлап табылган үртәүләр, кушамат тагулар исем иясенең үзәгенә үтәргә мөмкин.  «Ай», «нар» иҗекләре булган исемнәр бик хупланмый, соңрак аларны алыштыралар да. Гөлнара, Гөлнарны Гөлнурга алыштыручылар шактый. Беренчесе айның нуры балаларга, бигрәк тә саулыклары чамалы булганнарына зыян сала, аның көчен суырып тора дигән ышану белән бәйле. “Нар”ны исә “җәһәннәм уты” мәгънәсенә ия булганга өнәп бетермиләр.

Узган ел «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе «Туган авылым» мәчете имам-хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә корган. Бер өлешен сезнең игътибарга тәкъдим итәм:

— Намаз укый, мәчеткә йөри башлаган күп кенә яшьләр арасында исемнәрен үзгәртү очраклары күп. Сезнеңчә, моның сәбәбе нидә?
— Дөрес әйтәсез, мәчеткә йөрүче яшьләрнең 40-50 проценты исемен алыштыра. Алар моны ислам дине кануннары буенча яңача яши башлау, тормыш рәвешләрен үзгәртү белән аңлата. Аннары кыямәт көнендә кеше үз исеме белән кубарылачак һәм Аллаһы Тәгалә каршына сынауга килеп басачак. Шуңа да бу дөньяда да, ахирәттә дә аларның мөселман исемен йөртәселәре килә.

— Психологлар, кешенең исеме аның тормышына тәэсир итә, дигән фикердә тора. Сез моның белән килешәсезме?
— Начар мәгънәле исемнең тәэсире булырга мөмкин. Пәйгамбәребез Хузн исемле бер кешегә исемен үзгәртергә куша. Хузн ул кайгылы, хәсрәтле кеше дигән мәгънәдә. Балалары да, безнең өйдә гел хәсрәт, кайгы булды, ди. Элек тәнендә, битендә миңе булган сабыйларга исемнәрне махсус миң сүзе белән башланганнарын кушканнар. Файдасы булмаса, кушмаган булырлар иде. Еш авырган балаларга, исемен күтәрә алмый дип, башкасын кушканнар. Шуннан хәле җиңеләеп, савыгып киткәннәр.
— Бер нәселдә ике кешегә бер үк исемне кушарга ярамый, диләр. Каян чыгып әйтелгән сүз бу?
— Ярамый дигән әйбер шәригать буенча юк. Әмма бер нәсел кешеләренә бер төрле исемне кушмаска киңәш ителә. Сәбәбе бик гади: ике кешене бутамас өчен…

Дус-танышларым арасында исемнәрен үзгәртүчеләр бар. Лүзия (Люзия) (фр.;неол.) француз телендәге Люсси («яктылык») исеменең татарча әйтелешкә яраклаштырылган төрдәше дип аңлатыла сүзлектә. Дустым үз исеменең мәгънәсе «иллюзия, чынбарлыкка туры килми» дип санаганга, Мәрьям исемен сайлады. Мулла аңа яңа исем кушкач, тормышының уңай якка үзгәргәнен сизгән. Хезмәттәшем Рузия ханымның исеме Рузилә булган. «Никтер сөймәдем инде шул исемне, Рузиягә үзгәрттем», — ди ул. Сүзлектә ике исем дә «бәхетле» мәгънәсенә ия, ә Рузиягә «ризыклы» дигәне дә өстәлгән. Күренекле шәхес, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты Луара Шакирҗанова «яктыртучы, иртәнге йолдыз» мәгънәсенә ия Зөһрә исемен сайлаган. Бер дустым исә кайчандыр ниндидер әсәрне укыганда Вилена исемен ошатып, үзенә шуны алырга булган. Ул — рәссам, башта әлеге исемне тәхәллүс буларак куллана. «Мин аңа тиз ияләштем, танышканда шул исемне әйтә башладым. Бервакыт шушы яңа компаниягә элекке дустым да кушылды  һәм гадәт буенча элекке исемем белән эндәште. Мондый буталчык хәлләр бүтән кабатланмасын өчен яңа исемемне рәсмиләштерергә булдым», — диде. Фамилиясен һәм әтисенең исемен алыштырган кешеләрне дә беләм. Тормышта төрле хәлләр була шул. Әнисе урыс кешесенә кияүгә чыкканлыктан, ахирәтем рус фамилиясен йөртә иде. Бервакыт әбисенең: «Безнең матур, затлы татар фамилиябез нәселдә бөтенләй калмады, югалды инде…» дип уфтанып утырганын ишеткәч, бу хакта җитди уйланып, законлы рәвештә әбисенең фамилиясен алды. Үзеңә ошамаган аяк киеме киеп йөрүнең нинди михнәт икәне һәркемгә мәгълүм. Нинди исем белән гомер кичерү — һәркемнең шәхси эше, минемчә. Иң мөһиме, күңелегезгә ятышлы булсын!

Хөрмәт белән, Рәйсә Борһаниева.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен