Карадан агарып чыккан

Юынмаган, бите пычрак кешегә татарлар, гадәттә, «мунча пәрие булгансың», диләр. Мөгаен, бу гыйбарә халык теленә кара мунча заманнарыннан кереп калгандыр. Татар авылларында гади халык гадәттә кара мунча салган. Бөтен эшен тәмамлаганнан соң кич яки төнлә кереп юынган. Керосин, шәмнәр булмаган. Чыра яктысы, сукыр лампа астында юынып чыккан кешенең берәр җире корымга буялмый калмаган, күрәсең.

Әкиятләрдә телгә алынган кара мунча ак мунчадан морҗасыз булуы белән аерыла. Ягып җибәргәч, кап-кара төтен мич авызыннан ургып мунча эченә таралган. Диварларга  бармак калынлыгы корым утырып, мунча эче кап-кара булган. Шуңа аны кара мунча дип атаганнар да инде. Керер алдыннан, ис тимәсен дип, ишекләрен ачып, төтен чыгарганнар. Хуҗалар, гадәттә, кара мунчаны юып азапланмаганнар. Елына бер генә юганнар. Чөнки мәгънәсе юк — бер ягуга ул яңадан кап-кара булган.

Күпләр мунчада юыну культурасының беренче булып нәкъ менә татарларда барлыкка килгәнен белмидер дә әле. Татар мунчасының тарихы Болгар дәүләтенә барып тоташа. Багдад хәлифәсе әл-Моктадир илчелеге сәркатибе, гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн-Фадлан 922 елда Болгарга килгәч, ирләр белән хатыннарның бергә юынуын күреп гаҗәпләнә. Бу турыда ул истәлекләрендә язып калдыра. Соңрак, X гасырның ахырларында, землянкалар казып, ирләр белән хатыннарның мунчаны аерым кергәнлеге билгеле. Күрәсең, ислам дине кабул ителгәч, ерак бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары да  үзгәрә.

Кара мунча бүген татарларда юк дип тә әйтергә дә була. Галимнәрнең язуына караганда, XIX гасырда татар  авылларында  кара мунчалар сирәгәя.Егерменче йөз башында авылларда  күбрәк  ак мунчалар сала башлыйлар. Шулай да Татарстанның кайбер районнарында бүгенге көнгә кадәр кара мунчалар булуы мәгълүм. Бигрәк тә алар Кайбыч районында популяр. Хәер, авылларда сакланып калган кара мунчалар бер хәл. Файдасы күбрәк дип, байлар хәзер кара мунчаны махсус салдыра икән.

Кара мунчада ялгыш кына стенага терәлдеңме — корымга буяласың. Шуңа да  мунчада юынганда иң мөһиме – диварга тотынмаска кирәк. Терәлсәң — баш бетте. Чистарырга, агарынырга дип кергән җиреңнән «мунча пәрие» төсле кап-кара булып чыгуыңны  көт тә тор!

Мәрьям Заһиди

  1. Мин бала чагымда авылда каникулда әбинең кара мунчасында юындым. Бик тә истә калды кызык итеп мыеклар, рәсемнәр ясыйдыр идек куремнән, хуш исләр, чирәм кыстырылган мунча себеркеләре, тәхәрәт-госель алатырган әби чиләге мунча почмагында, кап кара мунча ташлары, бик тәмнәп мунча керә идек!!!

  2. Безнең дә кара мунча бар иде. Ул кадәр диварга корым утырганын хәтерләмим. Ләүкә, идәннәр ялт итеп юыла иде, Мунча ташларына корым утырмады беркайчан, гел чабынып торгангадыр инде. Килеп керәсең мунчага анда яңа себерке исе таралган була. МММММММ, хәзер искә төшерергә генә калды. Авылда әле мунча шул килеш тора)))).

    1. Ал кулыңа мунчала әйдә киттек мунчага, мунчага барган идек- ике пәри кул чаба, дип такмак әйтә идек. Нинди пәриләр булган икән ул.

  3. Исәнмесез, Гөлфия! Себерке белән ишек алдын һәм урамны гына себерәләр бит)) Ә мунчада хуш исле миллек белән чабыналар!))

  4. Иии, кара мунча дигәннэн, авылда үткән балачактагы тормышны искә төшереп утырдым. Шундый күңелле, рәхәт вакытлар булган. Әти-әниләр, күршеләр (олы яшьтәгеләр) ул вакытта исән иделәр. Дөньяны пыр туздырып эшләп, яшәп йөргәннәр иде. Шушы рәсемдә күрсәтелгәнчә, су буенда иде кара мунча. Бөтен күрше-күлән, унлап йортның кешеләре:олысы, кечесе шул мунчада юына идек. Бүтән урында мунча юк иде, ак мунчаларны соңыннан сала башладылар. Бу мунчада күп булса шул унбиш еллап кына юынучы юк, чөнки бик иске, мәңгедәге бит инде ул. Аның исләренә хәтле икенче инде, гел аруларың бетеп икенче кеше булып чыгасың. Бу мәкалә бик кызыклы язылган, уйламаганда нинди тема күтәрелгән, күпме үткән тормыш яңадан искә төште, хатирәләрне яңарттыгыз, зур итеп рәхмәт.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен