Талпан (урман бете) утырса, нишләргә?

Табигать белән бергә талпаннар да йокысыннан уяна. Язын-җәен күпләрнең урманга барырга котлары очып тора. Урман бете белән куркыталар. Сәбәбе дә җитди. Талпаннан кешегә энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч авырулар күчәргә мөмкин.

Үзегездә тәнгә кадалган талпан тапсагыз, иң беренче чиратта тынычланыгыз. Бу очракта салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Икенчедән, якындагы шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз. Әгәр кыска вакыт эчендә мондый мөмкинлек юк икән, талпанны үзегезгә тартып чыгарырга кирәк.

Интернет басмаларда талпанны үсемлек мае ярдәмендә тартып алу ысулы турында еш сөйлиләр. Янәсе, ул бөҗәккә сулыш алуны кыенлаштыра. Тыны беткәч, талпан үзе чыга дигән фикер дөрес түгел. Табиблар болай эшләргә кушмый. Май сөрткәч, талпан чыннан да тончыга башлый. Ләкин бу очракта ул кеше канына зур күләмдә селәгәй бүлеп чыгара. Нәкъ менә селәгәйдә авыруны тудыручы вируслар бар.

Талпанны үзегез тартып чыгарырга телисез икән, аның башын өзмичә генә алырга кирәк. Бөҗәкне бармак белән сытарга ярамый. Урман бетен сак кына бер яктан икенче якка селкеткәләп, пинцет белән алырга кирәк. Беркайчан да талпанны кисәк тартып алмагыз. Чөнки ул  үзенең алгы тәпиләре белән тән тиресенә ябышкан. Әгәр катырак тартсагыз, бөҗәкнең башы өзелеп кала һәм гәүдәсе тире эчендә кала. Бу очракта өзелеп калган башны спиртка манылган яки утта тотылган энә белән алыгыз. Урман бете тешләгән урынны спирт, йод белән эшкәртергә кушалар. Кулларны сабынлап юыгыз.Талпанны үзегез алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Урман бете тешләгәннән соң, 4 көн эчендә аңа каршы иммуноглобулин кадау кирәк.

Мәрьям Заһиди

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен