Гагарин Әхәт

Рифкат Вахитов рәсеме1961 елның 12 апрелендә Әхәт абый Сабанча тавыннан машина белән мәтәлеп аска очты һәм шул ук көнне радиодан космоска Гагарин очканны хәбәр иттеләр. Әхәт абыйның хатыны, Банат апа, шул уңайдан иренә Гагарин кушаматы тагып та куйды. Бер очтан урамыбызга да Гагарин исеме куштылар.

Пресслаган борчак

Институт бетереп, бенең авылга  читтән килгән Вәли  “Ямбакты” совхозында башта ветврач булып эшләде. Аннары аны совхозның үзәк бүлекчәсенә идарәче итеп куйдылар.
Бервакыт ул ашлык амбарына килеп керә. Аның үз гомерендә ясмык күргәне булмаган, күрәсең. Бер читтә өелеп яткан ясмыкны күреп, гаҗәпләнеп, амбар мөдире Васил абыйдан сорый икән:
– Васил абый, бу ни нәрсә тагын?
Тегесе дә аптырап калмаган:
– Бу, Вәли энем, прессланган борчак була, – дип җавап биргән.

“Бу минем ачкыч түгел, энекәш”

Моннан 40 ел элек, сигез класс бетереп  ССПТУга укырга кердем һәм киң профильле механизатор таныклыгы алып, авылга эшкә кайттым. Иске генә “ДТ-75” тракторы бирделәр. Мастерскойда шуны ремонтлап ятышым. Әйбәт билгеләргә генә укыган, киң профильле белгеч булсам да, беренче эш көнендә үк техниканы “чуртым да” белмәвемне аңладым. Әле ярый янымда даны районга таралган оста механизатор Мансур абый бар. Бервакыт аңардан ачкыч алып тордым. Бер өч көннән Мансур абый яныма килеп:
– Энекәш, былтыр миннән алган ачкычны бир әле, үземә кирәге чыкты, – диде.
Кабинадагы мазутлы ачкычлар арасыннан аныкын таптым да, майга буялган кулларым белән аңа суздым. Ул бер миңа, бер ачкычка аптырап карап торды да:
– Юк, энекәш, бу минем ачкыч түгел, – диде.
– Соң, Мансур абый, әле беркөнне генә синнән алдым бит, – дип ачкычны янә аның кулына төрттем. Ул җирәнеп кенә ачкычны ике бармагы белән чеметеп тотты да, әйләндереп-әйләндереп карагач:
– Юк, бу минеке түгел, – дип, җиргә ташлап, китеп үк барды.
Чиста чүпрәк алып ачкычны ялтыратып, корытып сөрттем дә, Мансур абый янына килеп, рәхмәт әйтеп бирдем. Ул: “Менә хәзер бу минем ачкыч инде, энекәш”, – дип, бөтен йөзе белән балкып елмаеп җибәрде.
Шушы тәрбияви алымы миңа гомергә җитәрлек сабак бирде: кешедән әйбер алып тордыңмы вакытында кайтарып бир!
P.S. Спас районы, Ямбакты авылында исән-имин яшәп ятучы Хезмәт Кызыл байрагы һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры, остазым Мансур абый Җиһаншинны мин бүген дә рәхмәт хисләре белән искә алам.

Рәфикъ Мисалимов

Кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр тормышыбызда очрап кына тора.  Шулар турында безгә язып җибәрсәгез, аларны таныш-белешләрегез дә укып шатланыр,  дус-ишләрен искә төшереп, бер сөенерләр иде. Таләпләр: татар тормышында, безнең мохиттә булган мәзәк-гыйбрәтләрне тасвирлап җибәрегез.  Язмалар билдән түбән булмаска тиеш. Кайсы төбәктән икәнегезне дә күрсәтергә онытмагыз. Хатларыгызны caydaq@yandex.ru га юллагыз.

  1. тагын. Кызык. Кунелле. Язмалар. Котэбез авылдаш рэфик мисалимовтан сораштырырга кирэк эле анарда булырга тиеш кунелле язмалар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен