Кемнәр алар — тарханнар?

Казан ханлыгында тарханнар катлавы әһәмиятле  урын тоткан. Тарханнар, аларны  азат тарханнар дип тә йөрткәннәр  – дәүләт эшендә, сугышта яисә башка хезмәтләре, казанышлары өчен өстенлекләр (заманча әйтсәк, льготалар) бирелгән эре җир биләүчеләр. Аларның өстенлеге хан биргән ярлык белән расланган. Бу катламны  ясак һәм салым һәм башка шуның ише түләүләрдән азат иткәннәр. Тархан үзенә билгеләнгән җирдән ясак җыйган, башка өстенлекләрдән файдаланган. Тархан системасы борынгы Болгар дәүләтеннән  үк билгеле. Аларның  бер төркемен тархан-бәкләр дип атап йөрткәннәр. Башка тарханнардан аермалы буларак, алар хәрби хезмәт үтәргә тиешле булган. Аерым очракларда, зур, мактаулы хезмәтләре өчен бүләк буларак,  билгеләнгән җир аларга тарханлык буларак калдырылган. Салымнардан тыш тарханнарның башка өстенлекләре дә билгеле.

Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгының тарханлык системасы биргән хокуклар Казан ханлыгының бар җирендә тулы көченә ия булган.

Тарханлык ярлыгы биргән хокук һәм бурычлар:

1.Тарханның хәрби хезмәттә катнашырга тиешлеге яки аннан азат булуы;

2.Тархан җирендә яшәгән, хезмәттә булган халык, ихтыяҗ чыкканда,  хәрби хезмәттә катнашырга тиеш булган;

3.Тарханлык җирен нәселдән-нәселгә тапшыра алу хокукы;

4.Сәяси һәм хокукый яктан тарханның һәм тарханлыкка бирелгән җирнең хан тарафыннан яклануы (заманча әйтсәк,  сәяси иммунитет).

Тарханнарның үзләренә, кешеләренә (алар биләгән җирләрдә урнашкан авылларда яшәүче крестьяннарга), җирләренә (көтүлек-урманнарга), йөкләренә (әзерләнгән утын, чапкан печәннәренә), малларына (хайваннарына) кагылмаганнар. Алар шулай ук халык саны, йортлар исәбе, яшәү шартларына карап түләнә торган кулуш, колтка, баҗ, хәрәҗ һәм хәрәҗәт кебек салымнарлан да азат ителгән. Йорттагы мал-мөлкәтләренә, бакчаларына зыян салу, җир-суларына чит-ятларның кереп  печән чабу, җиләк җыю һәм балык тоту да тыелган. Казан ханлыгында  кунакханә һәм кунак йортлары булмаган. Калага яки салага башкаладан килгән түрәне бай, җитешле йорттан кундырып чыгару, ашату-эчертү гадәти хәл саналган. Чакырылмаган кунакны сыйлау мәшәкатен йорт хуҗасы үз кесәсеннән каплаган. Тарханнар шушы мәшәкатьтән дә азат ителгән.

Бу катлауның  әз-мәз булса да гади крестьяннарга да файдасы тигән. Кече күңелле тарханнар үз кул астындагы авыллардагы  кешеләрдән морҗа салымы, җир түләве алырга  рөхсәт итмәгәннәр. Кайберләре моңа өстәп,  азык-төлек һәм хайван ризыгы җыйнауны да тыйганнар.

Хәзер сезнең игътибарга Казан ханнары Мөхәммәд Әминнең һәм  Сахиб-Гәрәй тарханлык ярлыкларын тәкъдим итәбез.

Казан ханы Мөхәммәд Әмин тарафыннан Надыйр Уразмәтов нәселе Асылхуҗа Мизәккә һәм аның улларына 1516 елда бирелгән тарханлык ярлыгы: “921 елда Зөлкагъдә (Зөлхиҗҗә?) аеның 23 нче көнендә Мөхәммәд Әмин Баһадыйр ханнан: иң намуслы һәм хөрмәткә лаеклы туганнарыбызга, гаделлектә тәрбияләнгән балаларыбызга һәм соңгы чиккәчә намуслы булып калучы барлык мөселман даирәсенә, урындагы чиновникларга һәм хәрбиләргә һәм бер урында торучы баш кешеләргә, гади илчеләргә, чапкыннарга, көймәчеләргә, җир эшкәртүчеләргә, чик сакчыларына, тамгачыларга, Казанда урнашып торучы идәрәче – казна сакчыларына, кыерсытучы, зыян салучы һәм кайгы китерүчеләрдән саклаучыларга игълан ителә. Асылхуҗа Мезяковны балалары Хәсән белән белән Хөсәенне тархан кылып бүләк бирдем һәм аларны кайда йөрүләренә һәм яшәүләренә карамастан беркем тарафыннан да кагылмаска; үзләренә, кешеләренә, терлекләренә дә авырлык һәм кысанлык тудырмаска; алардан ясак һәм имана салымы һәм башка төрле вак җыемнар таләп итмәскә; аларның ирексезләп йортларында тукталмаска һәм киләчәктә аларны дәрәҗәле кешеләр буларак санарга тиешле кылдым”.

Сахиб-Гәрәй хан ярлыгы. “Әбел-газый Сахиб-Гәрәй хан сүзем: …хакимнәргә, бөек солтаннарга, мөселман казыйларына, ихтирам ияләре булган мәүляләргә, түрәләргә, шәһәр хакимнәренә, вәкилләргә, илчеләргә, ямчыларга, көймә багучыларына, юл сакчыларына, тоткавылларга, тамгачыларга, Казан вилаяте һәм Ходай Тәгалә химаясендә булган җирләрендә (Аллаһы Тәгалә аларны афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакласын) барлык яшәүчеләр һәм бөтен торучыларга бу боерык җиткәч сүзе улдыр: бу  Мөхәммәд улы Шәех-Әхмәд улы Әбдал, Сәед-Әхмәд энесе Мәхмүтәк, улы Муса, Сәед улы Йагкуб, энесе Барлас, энесе Нур-Сәед – бу җиде кеше безгә килеп баш ордылар: (алар) элекке хан агаларыбыз тарафыннан тархан ителгән кешеләр икән. Без дә аларны бүләкләп, югарыда исемнәре кичкәннәрне Тәңре тәгалә ризасы һәм Мөхәммәд рәсүлуллаһ шәфәгате өчен тархан кылдык. Моннан соң бу югарыда әйтелгәннәргә юлларында һәм торакларында, сәфәрләрендә һәм торган чакларында, кешеләренә һәм колларына, йөкләренә һәм (дүрт аяклы) малларына һичкемнәр һәм һичничек кагылмасыннар, ясак – калан, салыг дигәннән салмасыннар, колыш-мөлкәтләренә, акларына (?) һәм җир суларына кул озайтмасыннар, өйләренә көчләп илче-кунак кундырмасыннар, сала хәрҗе – җир хәбләсе, морҗа салымы, дип (аталган салымнарны) алмасыннар, азык – төлек һәм хайван азыгы сорамасыннар, һичбер яктан зыян-зарар китермәсеннәр. Тыныч торып, кичен-иртәсен, таңын-кичен безгә һәм безнең ыруыбызга дога һәм алкыш кылсыннар. (Аларга) һичнинди көч-басым, зәхмәт-йончу китермәсеннәр. Болай дигәч тә, ярлык тыңламый көч-басым, зәхмәт-йончу китергән кешеләрнең үзләренә һич яхшылык булмас дип, ал нишанлы ярлык бирелде. Тарих тугыз йөз егерме тугызда мөбарәк сәфәр аеның 13-нче көне иде.”

Бу язма күренекле тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты,  язучы Нурулла Гариф биргән материалларга нигезләнеп әзерләнде. Нурулла әфәндегә сайтыбызны тарихи язмалар белән баетуда керткән өлеше өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

  1. Казан ханлыгы турында язуыгыз яхшы. Бар татар иле турында язсагыз тагын да яхшырак булыр иде. Казан ханлыгы татар тарихының меңнән бер өлеше генә.
    Тарханлык турында.
    Исеменнән үк күренүенчә, тарханлык – ханлык билгесе булган башта. Ничек барлыкка килгән? Татар ханлыкларында, каханлыкларында баш хан – кахан дип аталган. Аның беренче өлкән хатыныннан булган, тәхеткә дәгва иткән уллары илханнар дип аталганнар. Башка хатыннарыннан, канизәкләреннән булган балаларына аерым олыс яки дәүләт хезмәтендә вазыйфалы урыннар бирергә тырышканнар. Вакытлар үтү белән ханннарның нәселе чамасыз арткан, аларга олыслар да, вазыйфалы урыннар да җитми башлаган. Шуннан инде боларның шактыена гади крестиән булып яки башка бер кәсеп белән тамак туйдырырга туры килгән. Атаклы хан нәселеннән булулары аркасында аларны салымнардан азат иткәннәр. Ханнар нәселеннән булган шундый кешеләрне тар+хан дип атаганнар, ягни кече хан дип. Аларга тархан ярлыгы бирелгән. Ярлылыккка төшәкән бу аксөякләрдән татарда “салам-тархан” гыйбарәсе кереп калган. Тора бара тарханлык ярлыгы башкаларга да бирелә башлаган, ул салымнардан азат итүне, шәхеснең, аның мөлкәтенең кагылгысызлыгын тәэмин иткән. Татардагы тарханлык системасы аннары Московия олысы аша русларга, башка халыкларга да кереп калган. Тарханная грамота дип аталган ул аларда. Гумилев нәк менә шулай аңлата тарханлык системасының барлыкка килүен. Хәзәр каханлыгы мисалында. Әстерхан ханлыгының көчсезләнүе, аннары юкка чыгуының бер сәбәбе – аларда тарханнарның чамасыз күп булуы дип исәплиләр күп авторлар.

  2. Әссәләмегаләйкем, Илгиз! Аңлавымча, сездә Казан ханлыгы тарихы буенча кызыклы гына мәгълүматлар бар. http://www.caydaq.tatar сайтын укучыларны да шул язмалар белән таныштырсагыз, Сезнең өчен файдалы, укучыларыбыз өчен кызыклы булыр иде. Хәбәрләшү өчен caydaq@yandex.ru га языгыз.

    1. Вәгаләйкем әссәлам Җайдак!
      Җәен вакыт белән тыгыз, Аллаһ боерса, октябрь айлары җиткәч атна — ун көн саен берәр мәкалә җибәреп торырмын сайтыгызга. Сайтыгыз бик яхшы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен