Каз боты ашарлык ни эшләдең?

Каклаган каз — татар ашларының иң тәмлесе дисәм дә ялгышмам. Каклаган каз шикелле ризык татар белән янәшә гомер итүче бер генә халыкта да юк. Каз ул  гади бер йорт кошы гына түгел, ә татар көнкүрешенең  тулы  бер сәхифәсе. Без үскәндә өйдә мич артында яки өйалдында каз басканда каты сикереп уйнарга ярамаганын һәр бала белә иде. Тавышланып-сикереп уйнасаң, янәсе туачак бәбкәләр тумаска да мөмкин. Каз йомыркаларын карау үзе бар могҗиза иде. Әни ул йомыркаларны каз астыннан ала, алар йөзәрлек итеп җылы сулы салынган табакка  сала һәм көтә. Бераздан йомыркаларның кайберләре суда әкрен генә селкенә башлый. Йомырка эчендә җан кергән бәбкәләр үзләре хакында әнә шулай белгертәләр. Әни  бу йомыркалардан тиздән бәбкәләр чыгачак, Аллаһ боерса, дип яңадан каз астына сала иде. Йомыркаларны озак тотарга ярамый, алар суына. Селкенмәгәннәрен ул каз оясының уртасынарак куя. Алар шунда тизрәк җылынып, бәбкә тусын өчен. Каз оясыннан йомырка алу үзе бер тарих. Ана каз ничектер пышылдап кына “сөйләшә”, әни дә аңа йомшак кына  җавап бирә. Шунысы кызык, әнидән башка кеше оясына якын килә башласаң, ана каз кызыл телләрен чыгарып усал итеп ысылдый башлый. Кай анда ояга якын килү! Ачуын китерсәң, тешләп алуы да бар. Ә әнигә бер сүз “әйтми”! Алар икәү ничектер үзара пышылдашып кына сөйләшкән кебек тә булалар. Әни кулын ояга тыгар алдыннан каз менә моннан ал дигән шикелле уң йә сул канатын күтәреп куя. Ишегалдына чыксаң, ишек төбендә ата каз утырып тора — ана казның һава суларга чыканын көтә. Бәбкә чыгарганда ана каз оясыннан  күп дигәндә 15 минутка гына чыгып керә торгандыр. Ә чыгып киткәнче, оядагы йомыркаларын суынмасын өчен салам белән шундый оста итеп томалап куя,  адәм баласы да алай эшли алмый торгандыр. Өйдә бәбкә тавышы ишетелү үзенә күрә кечкенә генә бәйрәм шикелле була торган иде.

Авыл баласы өчен каз бәбкәсе саклау, ата каздан курыкмаска өйрәнү, каз боты ашарга лаек булырлык үсеп җитү яки йорт-җир тирәсендә кичке табында каз боты белән бүләкләнерлек ниндидер бер зур эш эшләү, каз өмәсе  гомергә истә калырлык вакыйгалар.

Каз өмәсе — үзе бер вакыйга. Аңа алдан әзерләнәләр, кемнәр киләсе, кемнең нәрсә эшлисе алдан билгеләп куела. Казанда укучы яки эшләүче  кыз-кыркын шушы көнне каз өмәсендә әти-әнигә булышырга дип авылга кайта. Кайтмыйча калса, бу инде гадәттән тыш хәл, әти-әнине, гоерф-гадәтне хөрмәт итмәү санала. Бу көнне йортта  хакимият  хатын-кыз кулына  күчә. Ул кайсы казларны чалырга, кайсыларын ата-ана итеп калдырырга икәнен хәл итә. Эш төгәлләнгән соң өмәчеләрне каз бәлеше белән сыйлау татар халкында гомер-гомергә килгән матур гадәт.

Каз итен тәмле итеп әзерләү үзе бер осталык. Каз бәлешеннән тыш, татарларда, алда әйткәнемчә, каклаган каз туйларда, олы мәҗлесләрдә чыгарыла  торган  мәртәбәле  ризык  санала. Аның Татарстанның һәр төбәгендә үзенчә әзерлиләр. Менә сезгә каклаган каз әзерләүнең бер ысулы. Бер өлеш чиста, юылган бодайга бер өлеш тоз кушып ясалган катнашманы чистартылган казның эченә тутыралар. Казның канат асларына да тыгып, түшкәсен шушы катнашма белән яхшылап ышкып, тыгыз кәгазьгә төреп куялар (почтада төргәкләү өчен кулланыла торган кәгазь булса, бик яхшы). Ышык урында 30-40 көн торганнан соң, каз түшкәсен алып, яхшылап юып, кояшка элеп куялар. Чебен-черки кунмасын өчен өстенә марля каплыйлар. Берничә көннән каклаган каз әзер була.

Наил Болгарый

  1. Бездә,агач кисмәккә салып,күмелгәнче эре тоз белән каплап тоталар иде дә,яз җиткәч,чорма тәрәзәсе каршына элеп куялар иде.Бу казлар бик кадерле кунакларга күчтәнәчкә, яйсә табынга куела иде.Ә өйдәгеләргә,(ачылыгына карап киметәсең)10 литр суга 1кг тоз исәбеннән рассол ясап,шунда өч көн тотасың да,мичтә пешерәсең))гади генә әзерләнгәне эләгә иде.Бусын үзем дә туган көннәргә,яңа елга әзерли идем.Бик тәмле була иде.

  2. Ә бездә,агач кисмәккә казны салып,өстенә капланганчы тоз белән тутырып куялар иде һәм яз көне чорма тәрәзәсе каршына асып куялар иде.Бу казлар бик кадерле кунаклар өчен генә иде.Ә безгә гади ысул белән (казны 10л суга 1кг тоз өремәсендә өч көн тотасың да,мичтә пешерәсең)пешергәне эләгә иде.Бусын үзем дә яңа елга әзерли идем.Бик тәмле була иде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен