Дәүләт булгач, аның структурасында без күздә тоткан барлык рәсми органнар һәм оешмалар булырга тиеш дип уйлыйбыз. Ә Казан ханлыгында идарә төзелеше нинди булган соң?
Казан ханлыгында урыннардагы иң югары вазыйфа хаким булган. Ул хан тарафыннан билгеләнгән һәм олыс (өлкә) белән җитәкчелек иткән.
Икенче баскычта Бөек солтан яки әмир тора. Ул диванда (күренекле түрәләр һәм хәрби җитәкчеләр җыелышы шулай дип аталган) карачы — карап торучы, киңәшче вазыйфасын башкарган. Бу эшкә эре җирбиләүчеләр генә билгеләнгән. Әмир дәрәҗәсе аның олы улына (солтанга) гына күчә торган булган. Алар үз җирләре белән Казаннан торып идарә иткәннәр. Әмир үзенә бирелгән олыстан җыелган җирле гаскәрнең башлыгы да булган. Бу вазыйфаның вәкаләтләрен урысчага тәңгәлләштереп әйтсәк, ул – “владетельный князь”, “князь князей” га туры килә.
Казан ханлыгында вакф җирләре белән дәрәҗәле мөселманнар һәм күренекле дин әһелләре идарә иткән. Вакф – химаячелек нияте белән аерым кешеләрдән яки дәүләт тарафыннан мөселман оешмасына тапшырылган мөлкәт. Ул файда китерүче, кимеми торган һәм читләштерелмәүче күчемсез милек тә, башка төр милек тә булырга мөмкин. Вакф биләмәләрендә дин әһелләре сәяси җитәкче булып саналган. Алар козате ислам вә мәвали зөл-ихтирам (олы сәед, сәедләр һәм дә барча мөселман даирәсе) төркеменә кергәннәр.
Казан ханлыгы иерархиясендә дүртенче баскычны казыйлар биләгән. Казыйның кем икәнен белмәүче сирәктер. Шәригать буенча каза (җәза) бирүче. Казый – халык судьясы. Ул шәригатькә таянып төрле низагларны хәл иткән.
Әрбаблар – фарсычадан “мөхтәрәм хуҗалар” дип тәрҗемә ителә — Казан ханлыгында аерым бер урын тоткан. Бу төркемгә шушы җирдә яшәүче мактаулы кешеләр, абруйлы дин әһелләре, тәҗрибәле казначылар, зур җир биләүчеләр, танылган аксөякләр, “олылар” (олы карачыларны кыскартып “олылар” дип йөрткәннәр булса кирәк) һәм алпавытлар кергән.
Даруга-бәк исә хәрби һәм җирле башлык дәрәҗәсеннән тыш, шәһәр һәм авыллар белән дә идарә иткән. Даругалар (даруга-бәкләр) – безнеңчә әйтсәк — җирле хакимият башлыклары. Аларны бу вазыйфага билгеләү булачак даруга-бәкнең күпме җир биләвенә бәйле булмаган. Монголларда даругачы, даруга-бәк дип басып алынган төбәкләрдә ясак җыярга хокук бирелгән идарәчене атаганнар. Хан чорында шәһәр башлыгын кәлантәран дип атап йөрткәннәр.
Казан ханлыгы дәүләтендә законнарның үтәлешен тикшереп-карап торучылар — мокыйманнар җиденче баскычта. Гади генә әйткәндә, алар безнең чордагы түрәләрдән әллә ни аерылмаган (үзләренең вазыйфалары буенча, әлбәттә). Төп бурычлары — җир биләмәсенә карап салым түләүне тәэмин итү һәм сугыш-низаг чыкса — гаскәр туплау. Бу төркемгә закон сагында торучы түрәләр, полиция чиновнигы һәм шушы җирлектәге хокук һәм тәртип саклаучылар керә.
Үзәк белән җирле хакимият арасында идарәне тәэмин итүче, эш йөртүче хезмәткәрләр илчийаннар дип аталган. Хөкүмәт эшләре белән чит илгә йөрүче түрәне дә шулай атап йөрткәннәр.
Тугызынчы урында — ямчылар (ямщиклар) — дәүләт эшләре белән йөрүчеләр, чапкыннар. Алар өчен Казан ханлыгы казнасында җирле салымнардан өлеш каралган булган.
Ямчылардан бер баскычта түбәнрәк булган кәштибананнар бакча салымы җыю белән шөгыльләнгәннәр.
Казан ханлыгында бакчачылар гына түгел, көймәчеләр дә салым түләгән. Алардан салымны гөзәрбананнар җыеп йөргән. Күпернең төзеклеген тикшереп-карап торучылар да шушы исем астында эш йөрткәннәр. Алар да күперне төзекләндерү өчен салым җыйганнар.
Казан ханлыгында урам башлыклары да булган. Без бүген урам белән бәйле берәр шундый “вазыйфа” турында ишетсәк, ул криминаль төсмердә булыр иде. Казан ханлыгында исә алар (урам башлыклары) киресенчә, урамда тәртип саклаучылар булганнар, “артык оста” тәртип бозучыларны җәзага да тартканнар.
Дәүләт булгач, таможнядан башка булмый инде ул. Тоткаул – чик буйларында юл салымы җыючыларны шулай дип атап йөрткәннәр. Алар шулай ук базарларда да тәртип саклаганнар, җинаять кылган очракта гаеплене кулга алып тәртип тә урнаштырганар.
Салым дәүләтнең нигезе, шуңа да Казан ханлыгында аны җыюга зур игътибар бирелгән. Алда санап кителгән салым җыючыларга тамгачылар да өстәлгән. Алар сәүдә иткән һөнәрчеләрне “селкегәннәр”. Шунысы да игътибарга лаек — һәр һөнәрченең, җирлекнең һәм мал-товарның үз тамгасы булган.
Бу мәкалә дә күренекле тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты, язучы Нурулла Гариф катнашында әзерләнде. Нурулла әфәндегә чиксез рәхмәтебезне җиткезәбез.
Бикбик
Бик шэп язылган. Дэвэмле булсын эшегез!!!
Нишләп әле бер Казан ханлыгы турында гына?
Казан ханлыгы олуг татар дәүләте Алтын урданың бер олысы гына. Ә Алтын урдада тамга җыены булган. Шуннан урыска да кергән тамоҗня сүзе булып. Алтын урдадагы салым системасы турында махсус бер китап бар.
Равил Бохараев абыйның «Соловьиный сад Золотой орды» хезмәтенең күпме икәнлеге..