Табиб рецепт бәясен үзе түләгән

XVI гасыр вакыйгаларын тасвирлаучы «Искитмәле гасыр» («Великолепный век») төрек киносында Михримах ханымга Педро исемле табибның ничек итеп диагноз куйганын хәтерлисездер. Күрмәгән булсагыз, исегезгә төшерәм. Төрле кичерешләр, борчулар аркасында Сөләйман патшаның яраткан кызы Михримахның тәнен  көннәрдән беркөнне кызыл тимгелләр баса. Сарайның имчеләре аптырашта – бу авыруны ничек дәваларга икәнен беркем дә белми. Сөләйманга Михримахны табиб Педрога күрсәтергә тәкъдим итәләр, тик патша кияве Рөстәм моңа каршы чыга. Ул Бөек солтан Сөләйман әмер биргәч кенә ризалаша.

Христиан диненнән булган кол Педрога да җиңелләрдән булмый. Башта аны авыру янына якын да җибәрмиләр. Рөстәм табибкә Михримахны карап тормыйча гына дәвалау билгеләргә куша. Калын ак пәрдә артында утырган авыру ханымга Педро ничек тә булса аның тимгелләрен абайлап, диагноз куярга тиеш булган. Әмма Педро «мондый шартларда тире авыруын ачыклап булмый», — ди. Рөстәм табибны булдыксыз дип куып чыгара.

Әмма авырудан тәмам гарык булган Михримах, иренә әйтмичә генә, үз янына табибны чакырта. Педро аңа дарулар яза. Чир акрынлап артка чигенә. Хәләл җефете янына табибның килгәнен белгән Рөстәм бик ярсый. Әмма Михримахның хәле яхшырганын күргәч, акрынлап ачуы басыла.

Исламның катгый кануннары ир затыннан булган табибларга, башка ир-атлар кебек үк, хатын-кызның гәүдәсенә карауны, аңа кагылуны тыйган. Мондый чаршаулар һәм башка төрле киртәләр ул чорда Госманлы империясендә гадәти күренеш булган. Шул исәптән империянең иң ябык булган урыны – солтан хәрәмендә (гарем) дә. Биредә хатын-кыз затыннан булган табиблар гына яшәгән. Аларның ир-ат табибларыныкыдай белемнәре булмаган. Шуңа да табибәләр корсакка калу, бала таптыру яки салкын тию кебек авыруларны  дәвалаган. Ә инде җитдирәк чир килеп чыкса, мисалга, хәрәмдә яшәүче берәр кызның бөерләре авыртса, авыру сәбәпләрен ачыклаганда төрле гадәти булмаган ысуллар кулланганнар. Бу очракта чирленең сидегенә караганнар. Бүген бәвелгә лейкоцитлар, аксым, эритроцитларга анализ ясарга була. Ул вакытларда диагноз сидекнең төсе һәм үтәкүренмәлелегенә карап куелган. Аннан соң төрле үләннәр белән дәвалаганнар. Шуңа да  солтан хәрәмендә яшәгән гади кызга, каты авырган очракта, исән калуы икеле булган һәм аны күздән ераграк булсын дип Иске сарайга озатканнар.

Ә менә солтанның хатыннары, кыз туганнары, сөяркәләре, балаларына бу мәсьәләдә җиңелрәк булган. Кинода табиб Михримахны ничек караган, аларны да шулай дәвалаганнар. Сырхауны дүрт яктан да табибтан пәрдә белән каплаганнар. Табиб иң күбе дигәндә кара яулык белән капланган  кулның  пульсын гына үлчи алган. Шуңа да дәвалау бик сирәк очракта гына нәтиҗә биргән. «Искитмәле гасыр» фильмында күрсәтелгәнчә, бу мәсьәләдә йомшаклык Сөләйман патша хатыны Хюрремны дәвалаучы табибларга гына бирелгән. Алар авыруны караганда, Сөләйман янәшәдә торган. Яраткан хатынының чынлап та терелеп аякка басуын теләгән, күрәсең.

Михримах кебек табибтан чаршаулар белән бүленә алмаган очракта, хатын-кызлар башыннан аягына кадәр юрган белән капланып урын өстендә яткан. Табиб авыруны караганда, беләзегеннән генә тотып карый алган. Тел очын күрсәтүләрен сорарга батырчылык итсә яки хатын-кызның йөзенә карарга теләсә, табибны шунда ук үтергәннәр. Бу тарихи фактларны хәрәмдә булган шул чор ир-ат табиблары язып калдырган.

Ә менә алман галиме Карл Фукс – мөселман хатын-кызлары янына керә алган беренче ир-ат табиб. Ул XIX гасырның беренче яртысында Казанда күп еллар дәвамында мөселман хатын-кызларына медицина ярдәме күрсәткән бердәнбер табиб  булган.

Мөселманнар чит ил табибларына ышанмаганнар. Ә менә Фуксны үз иткәннәр. Аны халык яратып «табиб» дип йөрткән. Татарлар Карл Фуксны татар телен белгәнгә якын күргәннәр. Иске Татар бистәсендә яшәгән бу табибкә татарларның ишекләре һәрвакыт ачык булган. Аның авыру кеше янында утырып торуы да сырхауны җиңәргә ярдәм иткән. Әллә инде Фуксның татар телен белгәнгә, әллә табиблык сәләте күңелләренә аеруча хуш килгәнгә, Карл Фуксны, дин кануннарына карамастан, татар хатын-кызлары өйләренә кертә торган булганнар. Диагноз кую, эчке органнарны дәвалауда Карл Федоровичка тиңнәр булмаган. Кешенең йөзенә бер карауга ук ул хастаның ни белән авырганын белгән һәм дәвалау билгеләгән.

Карл Фукс гомеренең соңгы 40 елын Казанда яши. Казан университеты ректоры, тарихчы, табиб, этнограф, ботаника белгече башкалабызны үзенең икенче туган җире дип йөрткән. Рәсәйдә ул татар, рус һәм гарәп телләрен өйрәнгән! Үз пациентлары белән Карл Федорович аларның туган телендә сөйләшкән. Медицина эшчәнлеге белән Фукс гомеренең соңгы көннәренә кадәр шөгыльләнә. Ул ярлыларны да, байларны да бер төрле кабул иткән. Фәкыйрьләргә табиб рецепт язганда дару бәясен үзе алдан түләп куя торган булган.

Идел буе халыклары – татарлар,чувашлар, марийлар, мордвалар  – барысы да табибка эләгергә ашыккан. Моның өчен аларга күп чакрымнар узарга туры килә. Мәрхәмәтле алманлының һәр кешене якты йөз белән каршы алганын, авыруларны зур игътибар белән караганлыгы турында күп тапкырлар ишеткәннәре булган аларның.

«Казанда Фукска ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән бер генә йорт, бер генә гаилә дә калмады. Моның сәбәбен Фуксның үзендә, аның сирәк очрый торган акыл һәм күңел сыйфатларында, бертуктаусыз алып барган эшчәнлегендә эзләргә кирәк», — дип язып калдырган аның замандашлары.

1846 нчы елның 26 апреленда К. Фуксны соңгы елга озатканда Казан урамнарында бик күп кеше җыела. Табиб белән хушлашучылар арасында баш киемсез барган бер төркем татарлар да була…

Алман табибы Карл Фуксны өйрәнгәндә бер кызыклы фактка тап булдым. 1813 нче елда ул Казан университетының берничә мөгаллиме белән «Уку йортларына йогышлы авырулардан саклану буенча вәгазь» эшен яза. Анда йогышның сәбәбе – организм үзе һәм аның йоктыру сәләте дигән фикер ята. Бу эшендә Фукс төрле авыруларга бирешмәс өчен яхшы ризык белән тукланырга, сыйфатлы һәм күп итеп су эчәргә өнди. Начар һава һәм рухи төшенкелек дә кешене чиргә китерә, диелгән анда. 200 ел элек язып калдырган бу сүзләр бүген дә бик заманча яңгырый.

Мәрьям Заһиди

  1. Казанда Фукс йорты, һәйкәле бар. Казанның иң атаклы кешеләреннән берсе дип саныйм. БИК кызыклы мәкалә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен