Сәяси партияләрнең атамаларын тәрҗемә итү тәртибе:

— татар телендә Русия иленең өч төрле исеме очрый: Русия, Рәсәй, Россия. Рәсми документларда аны Русия дип кенә язарга кирәк;

— партия дигән сүзне тәрҗемә итү кирәкми;

— урыс телендәге партия атамасында еш кына идеология исеме дә яңгрый. Татарча исә, анда партияне яклаучыларны кертеп язарга кирәк. Мәсәлән, «коммунистическая партия»не коммунистик партия дип түгел, ә коммунистлар партиясе дип тәрҗемә итәлә;

— әгәр дә урыс телендәге партия атамасында сәяси идеолгиядән тыш, кайсы өлкәдә эшләү турында сүз барса, сүз шул ук мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, «экологическая» сүзе «экологик» дип тәрҗемә итәлә,

— символик исемнәрне тәрҗемә итмәскә. Мәсәлән, «Яблоко», «Родина» дигән партия исемнәрен шулай калдырырга, ә «Партия Роста»партиясен «Үсеш партиясе» дип тәрҗемә итәргә кирәктер.

 

Сүзлекчә:

— «Бердәм Русия» бөтенрусия сәяси партиясе — «БеР» (Всероссийская политическая партия «Единая Россия»),

— Русия Федерациясе коммунистлар партиясе — РФКП (Коммунистическая партия Российской Федерации),

— Русия либерал демократлар партиясе — РЛДП (Либерально-демократическая партия России),

— «Гадел Русия» сәяси партиясе — «Гадел Русия» (Политическая партия «Справедливая Россия»),

— «Родина» бөтенрусия сәяси партиясе — «Родина» (Всероссийская политическая партия «Родина»),

— «Русия патриотлары» сәяси партиясе — «Русия патриотлары» (Политическая партия «Патриоты России»),

— «Русия коммунистлары» коммунистлар партиясе — «Русия коммунистлары» (Коммунистическая партия «Коммунисты России»),

— «Яблоко» Русиянең берләшкән демократлар партиясе — «Яблоко» (Российская объединённая демократическая партия «Яблоко»),

— «Үсеш партиясе» бөтенрусия сәяси партиясе — «Үсеш партиясе» (Всероссийская политическая партия «Партия Роста»),

— Социаль гаделлек өчен пенсионерлар Русия партиясе — «Пенсионерлар партиясе» (Российская партия пенсионеров за социальную справедливость),

— «Эш партиясе» бөтенрусия сәяси партиясе — «Эш партиясе» (Всероссийская политическая партия «Партия дела»),

— «Яшелләр» Русия экологик партиясе — «Яшелләр» (Российская экологическая партия «Зелёные»),

— «Гражданлык платформасы» сәяси партиясе — Гражданлык платформасы (Политическая партия «Гражданская платформа»).

Сәяси партияләрнең атамалары турында

Татар халкы һаман уртак сәяси терминологиягә килеп чыкмады әле. Моңа үз сәбәпләре бар. Безнең сәясетебез Мәскәүгә бәйләнгән, шуңа күрә без күбрәк урыс теленнән алынган терминнарны тәрҗемә итәбез. Мәсәлән, сәяси партияләрне генә алыйк. Һәр кеше аларны татар теленә үзенчә тәрҗемә итә, шуңа күрә бездә бер партия берничә төрле тәрҗемә ителә.
Коммунистлар партиясен алып карасак… Ул урысча “Коммунитическая партия Российской Федерации” яки “КПРФ” дип атала. Алар Татарстан региональ бүлегенең рәсми сайтында урысча гына язылган, шуңа күрә партиянең рәсми тәрҗемәсен таба алмадым. Ярар, гугл булышыр! Интернетта ике вариант табылды:
— Русия Федерациясе коммунистик фиркасе дип — монысы татарча википедиядә язылган,
— Россия Федерациясе коммунистлар партиясе дип — Татарстан Республикасы Үзәк сайлау Комиссиясенең сайтында һәм Татмедианың массакүләм чараларында очраттым.
Кызык. Татар халкы күптән инде “Россия” урынына Русия дип яза башлады, ләкин рәсми оешмалар һаман “Россия” дип язалар. Тагын бер кызыклы әйбер бар – беренчеләре  “коммунистик” дип язганнар, ә икенчеләре – “коммунистлар” дип. Беренчесендә – “фиркасе” дип, икенчесендә – “партиясе” дип куйганнар. Ялгыш коммунистик идеялар татар телендә 100 ел элек яңгырый башлады, шуңа күрә бабай-әбиләребез, әти-әнилеребез бу сүзләрне ничек әйткәннәрен карыйк әле. Бу бит мирасыбызның төре, телебезнең гореф-гадәтләре дип әйтергә була. Иске китапларны укырга да кирәкми, аларның исемнәрен генә укып карасак та, менә ни күренә:
— К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Коммунистлар партиясе манифесты, 1948,
— Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Уставы, 1982,
— Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасы (яңа редакция), 1985.
Бабайларыбыз фирка сүзен белмәгәннәр икән. Партия дип әйткәннәр. Аны безгә алмаштырырга кирәк микән? Белмим. Төрекләр parti  дип әйтәләр. Алгарак… Логика буенча “коммунистическая” дигән сүзне “коммунистик” дип тәрҗемә итәргә кирәк. Ләкин партиягә исем куйганда безнең бер кызык гореф-гадәтләребез бар икән. Урыслар партия исемен төзелгәндә аның эченә гадәттә үз идеологиясенең исемен куялар, мәсәлән “коммунистическая” (татарча – “коммунистик”) дип, ә татар бабаларыбыз партия исеме эченә партияне яклаучылар исемен куялар икән! Мәсәлән “коммунисталар” (урысча – “коммунистов”) дип.
Минемчә, бабайлар дөрес эшләгәннәр. “Коммунистлар партиясе” дигән исем “Коммунистик партиясе” дигән сүзләргә караганда матуррак яңгырый. Ләкин безнең заманда кайберәүләр 1991 елда беткән партия исемен үзгәрткәннәр. Мәсәлән,  Советлар Союзы Коммунистлар партиясе урынына Советлар Берлеге коммунистик фиркасе дип язалар. Тарихны үзгәртергә ярамый, үткән күренешләргә яңа исем биреп булмый.
Безгә бай булмаган гореф-гадәтләрне юкка чыгарырга һич кирәкми. Аларга игътибар белән карарга кирәк.
Мин шундый фикергә килдем: “Коммунистическая партия Российской Федерации”нең иң дөрес тәрҗемәсе Русия федерациясе коммунистлар партиясе була. Шулай ук ЛДПР да – Русия либерал демократлар партиясе дип аталырга тиештер.
Ленар Мифтахныкы
Коммунистлар партиясе манифестының тышлыгы, 1948 ел.
16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен