Әбиләр дә ала, кызлар да сорый

Бу заманнарда бирнәле сандык белән кияүгә чыгучылар калмагандыр инде, дип уйлый идем. Бар икән әле. Республиканың кайбер районнарында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бүген дә сакланып калган. Бирнә – киленнең байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан кыз бала әнисе-әбисеннән, я булмаса аулак өйләргә утырмага йөреп кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Бу чигелгән мендәр, юрган тышлары, урын-җир, ястык. Килен кабул итүче йортны яки бүлмәне киендерү өчен тәрәзә челтәр-пәрдәләре дә әзерләнгән. Шушы бирнә тутырылган сандык белән килен кияүнең төп йортына төшә.

Сарман районының Янурыс авылында сандык ясаучы оста бар икәнен белгәч, шул якларга юлга чыктым. Күчтәнәчкә Сарманның кайнар күмәчен, өлкән кеше чәй ярата дип, тәмле чәйләр алдым.

Мин килүгә Зөфәр абый бакчасында кура җиләге җыя иде. Әнә ничек муеынына килештереп чиләкләрен аскан. Алай җыюы уңайлырак шул. Менә ичмасам, мин әйтәм, бик тырыш кеше икән, җиләкләренә кадәр үзе җыя. Тормыш иптәше белән йөгереп чыгып каршы алдылар. Бик ачык йөзле кешеләр.

Сандык ясаучы Зөфәр Шиһапов гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән. Әтисенә ошаган икән, ул да алтын куллы булган. Мәрхүм Гарифетдин абзый да авылда токарь булып көч куйган. «Әтием бик мавыгучан кеше иде. Гомере буе мәңгелек двигатель уйлап чыгарып Нобель премиясен алырга хыялланды. Башында гел формулалар йөртә иде, » – дип искә ала гаилә башлыгы. Зөфәр абыйның әнисе дә үзенчәлекле шәхес, мунча мичен үзе салган, трактор да йөрткән. Элек кешеләр эшкә нык булган инде, дим эчемнән генә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Әти-әнисе кебек, Зөфәр абый да төрле әйберләр уйлап табуга хирыс кеше булып чыкты. Әнә бит, СССР чорында, 80 нче елларда хәтта «Юный рационализатор» дигән значок та тапшырганнар үзенә. «Сенаж җыйганда «Вихрь» техникасында эшләдем. Шуның тагылмасына печән тыгылып интектерә иде. Үзәккә үткәч, тагылмага бер калай көйләдем. Рәхмәт яугыры, шуннан соң эшләве күпкә җиңеләйде бит. Бу уйлап тапкан әйберемне карарга бөтен күрше районнардан килделәр, -ди 65 яшьлек Зөфәр абый.

«Сандыкларга ихтыяҗ бар әле, әбиләр искергән сандыкларын яңага алыштырырга тели, ә кызлар кияүгә чыгар өчен сандык сорый. Соңгы вакытта бирнә сандыклары белән кияүгә бару модасы кире кайта башлады бит,» – дип сөйли останың тормыш иптәше Әлфия апа. Моңа җавап итеп Зөфәр абый да «Мин ясаган сандыклар белән кияүгә чыккан киленнәрнең аерылып кайтканнары юк әле, сораучыларга ясап бирәм,» – ди. Элегрәк агачтан ясаган булса, хәзер күбрәк калайдан ясый. Тактадан ясаганы кибә, ярыклар барлыкка килә. Калайдан ясавы тизрәк тә, күтәреп йөртүе дә җиңел. Иң авыры – сандыкның капкачын ясавы, үлчәмнәрен  туры китерүе кыен икән. Бик тырышсаң, сандыкны 3 көндә ясап чыгарга була.

“Әлфия апа, Зөфәр абыйга кияүгә чыкканда син дә бирнәле сандык белән чыктыңмы?” – дим. “Ул вакытларда безнең якта егет ягыннан да бирнәләр килә иде, аны кыңгыраулы ат белән сандыкка салып килделәр. Йоласы шундый булгач, Зөфәр дә мине алырга килгәндә сандык белән килергә мәҗбүр булды, менә ул алып килгән сандыкка үз бирнәмне тутырып кияүгә чыктым да инде”, – дип көлә хуҗабикә. Шушы уртак сандык әле һаман да өйалларында саклана. Зөфәр Шиһапов ясаган сандыкларны Сарман районыннан гына түгел, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарыннан да килеп алалар икән. Артык кыйммәткә сатмыйм, уртача 3 меңгә бирәм, ди оста.

Сандык турында сөйләгәннәрне тыңлап утырганда әби-бабамның чоланындагы яшел сандыгы искә төшә. Бу озынча зур тартмада әби кызыл билле прәнникләр, җимешләр саклады. Йозагы да бар иде. Тәм-томның төбенә төшмәсеннәр дип, без бала-чагалардан шулай саклавы булгандыр, күрәсең. Гадәттә, авыл өйләрендә сандыклар өй түрендә торган. Аның өстенә урын-җир, кабартып куелган чигүле мендәрләр куела, аларга челтәр ябыла. Сандык эчендә иң кадерле һәм затлы әйберләрне генә саклаганнар — яңа киемнәр, тукымалар, сөлге-тастымаллар, сабыннар.

Йорт хуҗасы сандык эшләүдән кала, агачтан кырып гөл аслары, өстәл-урындыклар, уенчык караватлар, кием элгечләре, төрле тартмалар, тәрәз өлгеләренә кадәр ясый. Сарман мәчетендәге мөселман балалар бакчасына да сабыйларга уйнарга өстәлләр, урындыклар, кечкенә сандыклар, физик күнегүләр белән шөгыльләнер өчен озын эскәмияләргә кадәр ясап бүләк иткән. Бигрәк тиктормас һәм мәрхәмәтле кеше!

Саубуллашыр алдыннан Зөфәр абый кечкенә бер сандыгын бүләк итте. Өйгә кайткач аны кызыма бирдем. Үз куллары белән ясаган бу бүләкне Зөфәр абыйның истәлеге итеп тотарбыз. Милли йолаларыбызны саклап калып балаларга тапшыру, иң беренче чиратта, әти-әнинең бурычы шул. Кем белә бит, кызым үсеп кияүгә чыгар вакыты җиткәч, бирнә сандыгын да шушы Зөфәр абый ясап бирер, Аллаһ боерса!

Мәрьям Заһиди

  1. Күземә яшьләр тулды. Апамны кияүгә биргәндә сандыкка тутырып халләр беткэн иде. 90 нчы еллар башы…. Авыр вакытлар. Нүжәли сандык белән кияүгә чыгалар һаман?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен