Кара тәнле ак аю

Балалар бик кызыксынучан. Еш кына алар әти-әниләренә көтелмәгән сораулар бирәләр. Аларның яңалыкка омтылуы бик әйбәт күренеш, чөнки зурлар эш дип чабып, әйләнә-тирәдә ниләр барганын күрми дә калырга мөмкин. “Җайдак” сайты махсус Сезнең өчен һәм Сезнең балаларыгыз өчен кызыклы фактлар туплады. Буш вакытыгызда, улыгыз яки кызыгыз белән нинди уен уйнарга белмәгәндә, шушы мәгълүматны сабыегызга укый аласыз. Файдалы да, күңелле дә булыр!

  1. “Айга менә, айга менә, айга менә көтүче…”

Әгәр көтүче чыннан да Айга менеп җитсә, аның андагы эзләре беркайчан да юкка чыкмаячак. Чөнки Җир шары иярчененең өслегендә җил юк. Димәк, Айга менгән космонавтларның тарихта эзләре чыннан да калачак.

  1. “Әни, бу синме?”

Кечкенә үрдәк бәбкәсе беренче күргән җан иясен әнисе дип уйлый икән. Бу күренешне төрлечә атыйлар: импринтинг, истә калдыру, яки бәбкә синдромы.

  1. “Ә мин сине күрә-ә-әм!”

Диңгез йолдызчыгының һәрбер аяк очында күзләр бар. Шуңа күрә балыкларның аның белән качышлы уйныйсы килмидер инде.

  1. “Суда йөзәласыңмы?”

Дөньядагы иң зур йөзү бассейны Чилиның Сан Альфонсо дель Мар курортында урнашкан. Аның озынлыгы бер километрдан артык. Ул шуның хәтле зур ки, бассейнда хәтта көймәдә, катерда, җилкәнле кечкенә яхталарда да йөзеп була икән.

  1. “Серле җиләк”

Җиләкнең җимеше чынлыкта сабакның киңәеп киткән өлеше генә. Биология фәнендә ул “ялган җимеш” дип атала. Аның өслегендәге вак орлыклар чынбарлыкта орлык түгел, ә кечкенә чикләвекләр. Җиләкнең орлыгы исә шул чикләвек эчендә.

  1. “Килә ява, килә ява…”

Һәр көн саен Җир шарына 200 мең метеорит “ява” һәм 10 тонна космос тузаны утыра икән. Бәлки шуңа күрә җәй көне ачык тәрәзә төбе тиз тузанланадыр?

  1. “Ач күзеңне, дөнья бу!”

Әлеге мәгълүматны укыганнан соң, күпләрнең тәҗрибә ясап карыйсы килер. Төчкергәндә күзләр үзеннән-үзе йомыла. Ачык күз белән “әпчхи!” итеп булмый.

  1. “Баталар да, калкалар”

Бакалар су эчми икән. Алар аны тәне аша сеңдерә.

  1. “Елмай!”

Каршыгыздагы кеше сезгә елмайса, сезнең дә елмаясы киләме? Бу күренеш хисси эмпатия дип атала. Узып баручыларның көлгән балаларга карап җавапка елмайганнарын Сезнең дә күргән бардыр.

  1. “Ак аю”

Ак аюларның тәне кара төстә, ә йоннары үтәкүренмәле.

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен