Хәтерлим мин әле бүгенгедәй…

“Оныттым”, “Әй, истән чыккан шул” кебек җөмләләрне ешрак кабатлый башлаган булсагыз, бу язма нәкъ менә сезнең өчен. Еш кына кешеләр хәтерсезлеккә яки аның начар булуына зарланалар. Ә бит уйлап карасаң, хәтер – ул тәндәге мускуллар кебек, ешрак шөгыльләнсәң, аның көче арта гына бара. “Миңа бу мәгълүмат кирәкми, болай да башым тулган” дигән сүзләрнең хаталы икәнлеген галимнәр инде күптән исбатлаган. Беренче киңәшебез: күбрәк укыгыз, яңа бию хәрәкәтләрен, яңа телләр өйрәнегез. Кеше никадәр күбрәк уйлый, шулкадәр аның баш мие тонуста тора. Ашаган малда өмет бар дигән кебек, уйлаган баш та өметсез түгел.

Саф һаваның кеше өчен никадәрле файдалы булуын да онытмаска кирәк. Без, кешеләр, барыбыз да табигать балалары. Шуңа күрә паркларда, урманнарда, су буйларында ешрак йөрергә тырышыгыз. Урамда йөрү вакытында кулыгызда истә калдырырга тиешле материал булса, тагын да әйбәтрәк. Кеше сәламәтлегенең нигезен тәшкил иткән тагын бер киңәшләребезнең берсе булып дөрес туклану тора. Балык, чикләвек, эремчек – баш мие эшчәнлегенә файдалы ашамлыклар.

Дүртенче киңәшебез: спорт белән шөгыльләнегез. Спорт – тән өчен авыр хезмәт булса, баш мие һәм рухыбыз өчен ул – ял. Катлаулы күнегүләрдән соң организм аерым бер рәхәтлек кичерә.

Йокыгыз туймаса, уйлау вакытыгыз артканын сизгәнегез бармы? Йокламау организмны нык йончыта, шуңа күрә көнлек норманы (ә ул якынча сигез сәгать, кемнеңдер бераз күбрәк, кемнеңдер азрак булырга мөмкин) тутырыгыз. Шулай ук йоклар алдыннан өйрәнеләсе материалны бер кат кабатлап чыксагыз яхшы булыр. Кешенең баш миендә йоклаган вакытта көнлек мәгълүматны эшкәртү процессы бара. Көне буе бер өемгә өелеп барган китап-мәгълүматлар әкренләп үзләренең киштәләренә кереп урнашалар. Организмыбыз өчен гаять мөһим бу процесска җиңел карамыйк.

Иртәгә эшләнергә тиешле гамәлне бүген хәтердә тотып та, көне җиткәндә онытсагыз, кулыгызга яки аерым бер биткә тамга язып куегыз. Билгеле, каләм карасы кан өчен файдага түгел, шуңа күрә кәгазь битен куллансагыз, яхшырак булыр. Ләкин эшләнәсе эшне тулысынча язмагыз, берничә хәреф белән генә билгеләп куегыз. Иртәгесе көнне шушы тамгага күз салгач, баш мие “селкенеп” алыр, ә бу исә киләчәктә кәгазьгә язып куелачак эшләрнең санын киметә башларга ярдәм итәр.

Галимнәр төрле мәгълүматны истә калдырырга аерым бер исләр, яки көйләр ярдәм итә дип белдерә. Исләрдән аеруча бөтнекне мактыйлар. Шуңа күрә китап укыганда яки кагыйдәләр ятлаганда бөтнек тәмендәге сагыз чәйнәсәгез була. Шулай ук имтиханга әзерләнгәндә берәр нинди музыка тыңласагыз әйбәт. Әлеге көйне яңадан ишетү мәгълүматны искә төшерергә ярдәм итәргә мөмкин. Еш кына бер-берсен яраткан парларның нинди дә булса таныш җырларын ишеткәч, күзләре яна башлый, хатирәләре яңара, бу шулай ук көйнең сихри көчкә ия булыннан килә.

Ләкин безнең иң “хәтерле” әгъзабыз– күзләр санала. Визуаль хәтердәге аерым мизгелләрне яңа мәгълүмат белән чагыштырыгыз. Образлы фикерләү аша истә калдыру күпкә җиңелрәк булачак. Мисал өчен, без барыбыз да Ньютонның тарту көче турындагы канунын беләбез. Чөнки күз алдыбызга агач төбендә утырган галим башына төшкән алма килә.

Күбрәк кешеләр белән аралашыгыз. Мисал өчен, әниегез яки дустыгызга үзегез белән булган вакыйганы сөйләгәндә, сез әлеге вакыйганы күз алдына китереп, эзлекле рәвештә тулы бер сурәт барлыкка китерәсез. Ягъни күргән, ишеткән, белгән әйберләрегезне яңадан хәтердә тергезәсез. Шулай ук, аралашу ике як өчен дә мәгълүмат алышу булганга, сез үзегез өчен тагын яңа әйберләр ачасыз, ә бу беренче киңәшебезгә кайтып кала.

Берьюлы өч эшне эшләгән Цезарьдан көнләшергә кирәкми. Әгәр дә ул бер генә эшне эшләгән булса, ул тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешкән булыр иде. Һәр яңа эш саен әз генә ял итеп алыгыз, тәнәфес ясагыз. Бу сезгә башка дулкынга көйләнергә ярдәм итәр. Эшегезне башлаганчы исемлек төзеп, иң беренчеләр рәтенә авырларын, ә иң ахырга җиңелрәкләрен калдырыгыз. Очрашуларны көннең беренче яртысында уздырсагыз яхшы.

Шулай итеп, без хәтерне яхшыртуның берничә ысулын карап үттек. Билгеле, баш миенең активлыгын арттыруның тагын да кызыклырак юллары да юк түгел, ләкин әлеге язмага без иң гадиләрен һәм һәркем башкарып чыга алырдайларын урнаштырдык. Шуңа күрә тикшерелгән ысулларны курыйкмыйча кулланып карый аласыз. Кулланырга онытмагыз гына!

Алсу Сәлах

  1. ХӘТЕРЛИМ МИН ӘЛЕ БҮГЕНГЕДӘЙ…Мәкаләнең исемен укыгач та, Ифрат Хисамов көенә язылган «Укытучыма» дигән җыр искә төште. Белешмә: Ифрат ага Хисамов Балтач авылы зиратында җирләнгән.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен