Припущенниклар кемнәр алар?

Бу фотоларны сайтыбызның даими укучысы, Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылында гомер итүче Гөлфизә Кәлимуллина җибәрде. Нәселләре белән Минзәлә ягыннан булганга аларны Башкортстан якларында Минзәлә татарлары дип йөртәләр. «Ул заманнарда халык арасында баш күтәрүләр күп булган бит, шуңа күрә бергә оешмасыннар дип, татарларны теләсә кая таратканнар. Әби патшаның фәрманы белән безнең ерак бабаларыбызны башкорт җирләренә күчереп утыртканнар, мондый кешеләрне «припущенниклар» дип йөрткәннәр, ди Гөлфизә Кәлимуллина.

Тарихтан мәгълүм булганча, XVII–XX нче гасырларда  припущенник (җибәрелмеш, килмешәк, әтәмбәй) дип Уфа өязенә күчеп килгән татар, мари, чуваш, мордва һәм башка милләт кешеләрен атаганнар. Алар башкорт җирләренә Идел буе, Урал алды якларыннан килеп утырган. 1736 нчы елда шушы припущенниклар яшәгән җирләр тулысынча аларның карамагына бирелә һәм башкортларга оброк түләүдән азат ителә. Бу кешеләр авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү белән шөгыльләнгән.

Беренче фото 1931 нче елда төшерелгән. Cурәттә ике баласы белән Гөлфизә Кәлимуллинаның әтисе ягыннан Әюп бабай белән Җиһани әби. Әюп аучы булган, сугышка кадәр үк үпкә авыруыннан үлеп китә. Фотода басып торганы Гөлфизә Кәлимуллинаның әтисе Кәрамулла. «Фотога төшмим дип бик каты елаган, арурак итеп киендерә дә алмаганнар инде, яланаяк басып тора, алай да түбәтәен кигезеп куйганнар», — дип сөйли Гөлфизә ханым. Уң якта басып торганы Әюп белән Җиһаниның кызлары Мөхтәрәмә.

Гөлфизә Кәлимуллинаның әбисен дә, бабасын да күргәне булмаган, аларны шушы фотодан гына белә. Алар Гөлфизә оныгы туганчы ук мәрхүм булганнар. Ә менә кечкенә чагында әтисе Кәрамулла белән бергәләп бабасының фотодагы мылтыгы белән куянга ауга йөргәнен Гөлфизә ханым бүген дә хәтерли.

“Мөхтәрәмәнең 15-16 яшьләр тирәсендә үзе генә төшкән фотосы да сакланып калган. Бу фото 1935 нче елгы булырга тиеш. Күрәсең, сугышка кадәр алай начар яшәмәгән халык, апамның өс-башы да матур гына, түфлие дә (беренче фотода), төймәсе дә бар. Зәп-зәңгәр күзле апам авылның иң чибәр кызы булып саналган, дип уртаклаша Гөлфизә ханым. Бөтен кешене аптырашта калдырып, 17 яшьлек Мөхтәрәмә үзәннән күпкә олы, хатыны мәрхүм булган Сәми исемле кешегә кияүгә чыга. Тик Мөхтәрәмәнең гомере кыска була,  ул 25 яшендә бронхит авыруыннан үлеп китә. Гөлфизә Кәлимуллина фаразлавынча, бу ике фотоны да фотографлар үзләре авылга килеп төшергән.

«Без би ләр нәселеннән. Шуларның иң танылганнары: Муса би, аның улы Канзафар би (1520-1600). Ул тарихта билгеле кеше. Явыз Иван заманында Казанга барып, шушы җирләрне Рәсәйгә кушуын сораган. Аның белән тагын 3 кеше булган. (Мең ыруы исеменнән). Аның Дистан исемле улы да би, безнең нәсел дәвамчысы инде. Дистанның улы Зәйнелгафар, аның бер улы Тәмербәк(1835 елгы). Аның улы Әюп инде. Безнең фамилия дә Тамурбековлар», — дип уртаклашты Гөлфизә Кәлимуллина.

«Шушы көнгә кадәр ничек саклап кала алдыгыз бу фотоларны? дип сорагач, Гөлфизә ханым «мин бит гаиләдә бер генә бала, шук малайлар булмаган бит ертырга», — дип шаяртып җавап кайтарды. Уйлап карасаң, шушы аклы-каралы гади генә фотоларда да күпме тарих, күпме кеше язмышлары…

P.S. Гөлфизә Кәлимуллина «Минзәлә сезгә чиктәш район бит, шуңа да безнең сөйләмебез сезнекенә охшаштыр, мөгаен», — дигән иде. Әйе, сөйләм телебез чыннан да бик охшаш. Хәер, телебез генә түгел, уй-фикерләребез, тормышка карашларыбыз да уртак булып чыкты безнең. Чөнки Башкортстанда яшәп тә, Татарстанга кагылышлы мәкаләләребез белән кызыксынып, даими укып, аларга битараф калмыйча бәя биреп барасыз, үз фикерләрегезне калдырасыз, истәлекләрегез белән уртаклашасыз. Моның өчен Сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Мәрьям Заһиди

Бу фотоларга 100 елдан артык

Бу ике сурәтне дә Алабугадан туган якны өйрәнүче Җәүдәт Галимов җибәрде. Беренче фотода — татар сәүдәгәре гаиләсе. Җәүдәт Галимов фаразлавынча, бу II нче гильдия сәүдәгәр Әлмөхәммәдов Мөхәммәт  Вәли улының үз гаиләсе белән төшкән фотосы булырга мөмкин. Анда сәүдәгәр үзе, аның тормыш иптәше һәм кызы. Мөхәммәт әфәнде Алабуганың өяз җирлегендә депутат булып сайланган. Әлеге сурәт 1900-1910 нчы елларга карый. Фотоны Тихоновская дигән кеше ясаган.

Икенче фотода — морза (дворянка) Фатыйма Муратова. Әлеге ханымны 1875 нче елның 5 нче июлендә Алабугада ательеда фотограф булып эшләүче Петров дигән кеше төшергән. Җәүдәт Галимов сүзләренчә, дворяннарга караган Муратовлар гаиләсенең Сарапул өязендә үз җирләре булган.

1870-1917 нче елларда Алабугада 16 фотограф эшләгән. Алар барысы да рус милләтеннән булган. Фотолар каты кәгазъгә ябыштырып ясалган. Ул чорларда, кешеләрне 3 аяклы фотоаппаратка сурәткә төшергәндә, фотограф башын тукыма белән томалап эшләгән. Фотога төшү бик кыйммәт булган, бер фото 3-5 сум торган.

Җәүдәт Галимов бу фотоларда үз туганнарын, якыннарын  таныган кешеләрне «Җайдак» сайтына мөрәҗәгать итүләрен үтенә.

Мәрьям Заһиди

Мөхәммәтгата бабай

Бу фото 1935 елда хәзерге Чирмешән районы Бәркәтә авылында төшерелгән. Авыл агайлары Шушма елгасы аркылы күпер төзелешендә эшлиләр. Ел саен, язгы ташу алдыннан, күперне агызып китмәсен дип, сүтә торган булганнар. Кар сулары агып беткәч, күперне яңадан төзегәннәр. Боз какшаткан субайларын да алыштыра торган булганнар. Фото шушы эшләрне башкарган вакытта төшерелгән. Безгә фотосурәтне Чирмәшән районы Бәркәтә авылында туып үскән Динмөхәммәт улы Мингата Нурмөхәммәтов җибәрде. Хәзер аңа 73 яшь, ул Минзәләдә яши. Фотода уңнан беренче – сакаллы һәм кәләпүш кигән карт — Мөхәммәтгата, Мингата әфәнденең әнисе ягыннан бабасы.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бәлки сездә дә узган гасырның беренче яртысында яки XIX йөздә төшерелгән кызыклы, тарихи фотолар бардыр. Анда кемнәр төшкән яки нәрсә сурәтләнгәнен язып, фотоларны сканлаштырып безгә җибәрегез. Без аларны сайтка элеп куярбыз. Фотодагы тарихи вакыйга яки кызыклы мәгълүмат турында башкалар да белер, шуңа бәйле кызыклы, я гыйбрәтле хәлләр дә мәгълүм булуы ихтимал Хатларыгызны caydaq@yandex.ru га юллагыз.

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен