Яшен сукса, кешене җиргә күмәргәме?

Олыларны тыңламасак, кечкенә чакта безне күкри бабай белән куркыталар иде. Бик курка идек шул бабайдан. Күк йөзен дөмбер-шатыр китерә башласа, башка яулыклар бәйләп, тәрәзәләрне, көзгеләрне каплап бетереп мич артындагы аралыкка, я өстәл астына кереп поса идек. Күкри бабай дип шул күк күкрәүне әйткәннәр. Бертуктаусыз “таягы белән бәргән” бу усал бабай кайчан китәр инде дип, тын да алмыйча шыпырт кына көтеп ята идек. Шуңа да әби-бабайның аш-су бүлмәсендә шкаф пыяласы эченнән карап торган икенче бер бабай – Ленин бабайның сурәте күңелгә күпкә якынрак иде. Бүген дә хәтерлим, “Азат хатын” журналыннан кисеп алып куелган фото иде ул. «Әнә Ленин бабагыз сезнең ничек ашаганыгызны карап тора, тәлинкәдәге ашыгызны калдырмагыз», дия торганнар иде. Ә менә шул күкри бабай авылның берәр почмагына китереп “сукса”, озак вакытлар утсыз утырган чакларны хәтерлим. Кич буе юрган эчендә колакларыбызны торгызып олыларның шәм астында ни сөйләшкәннәрен тыңлап ятыр идек…
Кешеләр озак вакытлар яшеннең каян килеп чыгуын аңлый алмаганнар. Аннан сакланыр өчен төрле чаралар уйлап чыгарганнар. Берничә гасыр элек, чиркәүгә менеп чаң суксаң, бу тавышны ишеткән күк күкрәү кача, дип уйлаганнар. Нәтиҗәдә ХVIII гасырда өч дистә ел эчендә яшен сугудан 400гә якын чиркәү манарасы җимерелә, 121 чаң сугучы үлә. 1718 елның җәендә көчле яшен вакытында Британия буйлап бер көнне 24 чиркәүне яшен суга.
Күк күкрәүдән түгел, яшен яшьнәүдән куркырга кирәк булганын беләм хәзер. Яшькә карамый икән лә ул, бу табигать күренешеннән һаман да шөллим. Күк йөзе ялт-йолт, елык-елык килә башласа, тизрәк телевизорларны һәм башка электр җиһазларын розеткадан тартып алам, тәрәзәләрне ябып бетерәм. Курыкмассың да, яңалыкларда әле бер җирдә кешене яшен суккан, әле көтүдәге малларга яшен бәргән дигән хәбәрләр килеп кенә тора. Әнә бит бер ай элек кенә июль уртасында Минзәлә малаен яшен сугып үтергән. 13 яшьлек үсмер гаиләсе белән Соль-Илецкига тозлы күлгә ял итәргә килгән була. Бу шәһәрдә яңгырлар бик сирәк ява икән. Әлеге фаҗигале көнне бу сезонда иң көчле һәм бердәнбер яшенле яңгыр яуган. Малай бу вакыт “Развал” күлендә булган. Социаль челтәрләрдә шаһитләр хәбәр итүенчә, үсмер ярдан шактый эчтә булганлыктан, судан чыгарга өлгерми кала. Суны яшен суккач, ул аңын югалта. Аңа ярдәмгә дип, әтисе суга ташлана. Аңсыз баланы яр буена алып чыкканнар. Бик кызганыч, ашыгыч ярдәм табиблары да малайның гомерен саклап кала алмаганнар.
Өлкән кешеләрдән, таныш белешләрдән яшен суккан кешене туфракка күмеп, тәнендәге электр тогын җир аша чыгарып була, дип әйтүләрен ишеткәнем бар. Гәрчә моннан 3 ел элек Арча районының бер авылында печән җыйганда арбадагы эскерт өстендә басып торганда яшен суккан 28 яшьлек ир-атны җиргә күмү дә коткара алмаган, ул хастаханәгә барышлый юлда вафат булган.
«Яшен суккан кешене туфракка күмәргә кирәк» дигән сүз хорафат кына ул, ди ТРның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин. — Күпләр болай эшләгәндә кешегә эләккән электр корылмасы җиргә китә һәм ул исән кала, дип уйлый. Әмма мондый чакта җир ярдәмгә килә алмый. Бу фәнни яктан да расланмаган. Бәхеткә күрә, минем күп еллар коткаручы булып эшләү дәверендә яшен суккан кешене очратканым булмады. Статистика буенча, яшен суккан кешеләр күпчелек очракта һәлак була. Күз алдыгызга гына китерегез, мондый чакта кешенең организмындагы каны кайнап чыга,- ди Николай Александрович. — Шулай да бик каты яшен суккан очракларда исән калулар да булгалый. Электр корылмасы тормыш өчен мөһим булган әгъзаларга кагылмаса, кеше исән калырга мөмкин. Мондый очракта беренче медицина ярдәмен дөрес итеп күрсәтә белергә кирәк. Яшеннән зыян күргән яки аннан контузия алган кешегә кагылырга курыкмагыз – аның гәүдәсендә электр корылмасы калмый, ди Николай Доронин. — Яшен сугып үлүнең төп сәбәбе – йөрәк һәм үпкәләрнең эшчәнлеге бозылуы. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратуга ук зыян күрүченең йөрәгенә массаж ясарга һәм ясалма сулыш бирергә кирәк. Моның өчен сезнең иң күбе 15 минут вакытыгыз бар. Аннан соң кешене коткаруга шанс бик аз кала, ди Доронин.
Әйтергә кирәк, яшен иң биек урыннарга суга. Шуңа күрә дә ул беренче чиратта басуда үскән иң биек агачны һәм шәһәрдәге иң югары бинаны «сайлый». Мисалга, Мәскәүдәге Останкино телеманарасына яшен елына 50 тапкыр суга!
Шуңа да яшен вакытында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне тагын бер кат искә төшерсәк, артык булмас.
– Өйдәге тәрәзәләрне, ишекләрне ябарга киңәш ителә. Тәрәзәләргә якын килмәгез.
– Яшен вакытында урман кырыенда, учак янында утырырга ярамый, шулай ук агач төбендә, электр баганасы янында басып тору да куркыныч, алар яшенне үткәрә.
– Кырда яки юлда калсагыз, ялгыз үскән юан биек агачка ышыкланмагыз. Мондый агачның тамырлары да бик тирәндә була. Аларда дым күп, әллә ничә метрларга җәелеп җир астында үсәләр, шуңа да алар яхшы үткәргечләр булып санала.
–Машинада булсагыз, юл буенда туктап тору хәерлерәк. Тәнегезне машина әрҗәсенә терәмәгез. Транспортның ишеге, тәрәзәләре ябык булсын, антеннаны төшерергә кирәк.
– Яшен яшьнәгәндә велосипедта яки мотоциклда барсагыз, тимер атларыгыздан төшеп, алардан 50 метр читкә китеп торырга киңәш ителә.
– Радио, телевизор кабызырга кушылмый. Телефоннан сөйләшү аеруча куркыныч.
– Яшен вакытында тау башларына, кыяларга менәргә ярамый. Яшен гадәттә биек нокталарны сайлый.
– Су янында булу да кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Су коенганда яшен яшьни башласа, аннан тизрәк чыгарга һәм бу урыннан 100-150 метр ераграк китәргә кирәк. Яшен сулыкка сугып, аның көчәнеше 100 метр тирәлеккә тарала.
– Яшенле яңгыр вакытында ачык урында каласыз икән, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куерга кирәк. Болай иткәндә яшен суккан очракта аның электр разряды гәүдә аша чыга алмый. Башыгызны аска иеп кулларыгыз белән аякларыгызны кочаклап утырыгыз. Яшен вакытында җиргә сузылып ятарга ярамый.
Мәрьям Заһиди

  1. Гади һәм аңлаешлы итеп,киңәш биреп язылган бик эчтәлекле мәкалә.Үземнең әнине искә төшердем,күк күкри,яшен яшенли башласа ул да безгә яулыклар яптыра,тәрәзәләрне,көзгеләрне каплый иде. Телевизорлар юк иде, радио да соңыннан гына алдылар — бу 60 нчы,70 нче еллар иде. Безнең әти әниләрнең югары белемнәре булмаса да,барысын да дөрес өйрәткәннәр, чөнки алар чын тормыш мәктәбе үткәннәр. Хәзер безнең өй тулы техника, өйдэн чыксак кулда, кесәдә, сумкада телефон, планшет, ноутбук. Телефоннан башка тормышны күз алдына да китермибез. Әйе,тормыш алга бара, бик җайлы анысы, ә менә күпме куркыныч янаганын уйлап та карамыйбыз. Бу мәкаләдә бик ачык итеп әйтелгэн. Мондый мәкаләләр күбрәк булсын иде! Афэрин! Аллаһ сакланганны саклармын, дигән, әйдәгез чамасын белик, хәтәр хәвефләрдән сакланыйк, рәхәтләнеп сөенеп яшик!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен