Төтен салымын җәен дә түләткәннәр

Cалым — теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Аннан башка  дәүләт була алмый. Казан ханлыгында да җыемнар була, алар берничә төргә бүленә:

  1. Дәүләт һәм идарә системасын тоту җыемнары (ясак, калан, салыг, кулуш, хәреҗ, сусун, илче кунук тоту, даруг салымы);
  2. Хәрби хезмәт һәм сугышлар белән бәйле салымнар (салыг, мөсми, хәрәҗәть, глүфә, сусун);
  3. Җирле хакимлек, тархан, бәк, угланнар җыемнары (салыг, мөсми, глүфә, кулуш, хәреҗ, хәрәҗ-анбар, сала хәрәҗе);
  4. Сәүдә белән бәйле түләүләр (баҗ, тамга, хәреҗ-анбар);
  5. Ислам дине җыемнары (гөшер, закят).

Ясак (монголчадан – боерык, канун, кагыйдә мәгънәсендә) – булган байлыкның ун проценты күләмендә казнага түләнгән.

Калан исә  эшкәртелгән җирләр хисабыннан чыгып билгеләнгән. Утрак тормышта яшәп, җир эшкәрткән халыклар түли торган булган. Җир һәм терлек исәбеннән натуралата алынган.

Салыг – кеше башыннан (саныннан) түләнгән салым. Бу җыем  Алтын Урда, Кырым ханлыгына караган язмаларда да телгә алына.

Мөсми – балигъ булган ир-атларга салынган салым дигән мәгълүмат бар. Тарихчы-галим Шамил Мөхәммәдъяров бу салым төрен “салыг мөсми” атамасында берләштереп карый. Мөсми-мөсафир (юлчы, юлаучы, кунак) мәгънәсендә әлеге салымның юлчылардан яисә киресенчә юлга чыгучы гаскәриләр өчен  җыелган салым булуы да ихтимал.

Кулуш – кул эше  яки  һөнәрчелек белән бәйле салым дип аңларга кирәк. Мөхәммәдъяров тарафыннан бу җыем Казан ханлыгында хакимнәргә кайгылы яисә истәлекле вакытларда бирелгән бүләк (салым) буларак күзаллана.

Баҗ  – игенчеләргә шәһәр һәм зур авыл базарларында икмәк, яшелчә-җимеш сату хокукы бирүче салым (юл салымы). Каюм Насыйри “бач” терминын рус телендәге “пошлина” белән чагыштыра.

Хәреҗ – күпме җир биләүгә бәйле җыем. Хәреҗ атамасы Гарәп хәлифәте чорыннан ук билгеле, бар уңышның 1/5 тән алып 1/3 өлеше кадәр күләмдә алынган. Төп түләү салымы буларак җыелган һәм азык-төлек белән хан яисә аның буйсынуындагы феодал-тарханга түләнгән. Хәреҗ урыс телендәге “поземельный налог” белән туры килә.

Хәреҗ-анбар (амбар?) – бу салым Ибраһим хан ярлыгында күрсәтелә. Хәреҗ-анбарны аерым түләү буларак, амбардагы уңыш күләменнән исәпләнгән салым дип кабул итәргә мөмкин.

Сала (авыл) хәреҗе – бу салым, Мөхәммәдъяров фикеренчә, авыл хуҗалыгыннан кергән бар салымнарны берләштерүче атама.

Хәрәҗәть – гарәпчәдән чыгымнар, тотылган, сарыф ителгән акча яки мал дигәнне аңлата. Әлеге салым монгол чорыннан ук билгеле. Идарәче һәм аның кул астындагы ямчеләр (дәүләт эшләре белән йөрүче илчеләр, чапкыннар) өчен җыелган. Казан ханлыгында да бу җыем җирле элемтә, хәрби җыеннар, үзәк белән хәбәрләшү өчен тотылган дип уйларга кирәк.

Глуфе (глүфә)  – ханның җирле атлы гаскәре өчен җыелган фураж, азык салымы. Гаскәрне туендыру өчен җирле халыктан җыелган.

Сусун – ханның шәхси атлы гаскәре өчен җыела торган салым. Ул ямче, илче кебек дәүләт эшендәгеләр өчен дә тотылган.

Даими хезмәт салымы — илче, кунакларны, хан чапкыннары-хәбәрчеләрне, ямчеләрне, төрле бурычларын үтәүче хәрби һәм дәүләт хезмәтендәге дәрәҗәле кешеләрне ашатып-эчертү, кундырып чыгару, аларның атларына һәм хезмәтчеләренә хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән салым. Төбәк аша узган хан даирәсе һәм башка дәрәҗәдәге хакимнәрнең күңел ачу, ауга чыгу, хәрби уеннарына хезмәт күрсәтү дә шушы җирлектә яшәүче халыкка йөкләтелгән булган. “Әлеге даими хезмәт салымы җирле халык өчен иң авыры саналган булса кирәк “, – дип яза Ш.Ф.Мөхәммәдъяров. Еш булган сугышлар аркасында гади халык төрле җәбер-золым, кысынкылык һәм талауларга тарыган. Тарханлык аркылы бу салымнан котылу гади халык һәм аларның җирле хуҗалары өчен күп җиңеллек китергән булырга тиеш. (Тарханнар — салымнардан һәм йөкләмәләрдән азат ителгән асаба. Төрки дәүләтләрдә өстен катлау. Алтын Урда чорында, ваграк җир биләүчеләрнең дәүләт эшендәгеләренә тархан ярлыклары бирелеп, ул тарханнар барча салымнардан азат ителгәннәр).

Төтен саны  – сүзнең мәгънәсенә бәйле рәвештә салым өй (морҗа), гаилә яисә хуҗалык санына карап алынган. Бу җыем кытай, уйгур документларында искәртелеп, монголлар тарафыннан яулап алынган бар төбәкләргә дә кертелгән.

Җир хәбләсе – җир салымы. Әлеге термин салым төренең мәгънәсен тулаем ачыкламый. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров аның, шәригать кануннары салымыннан тыш булган, барлык салымнарның җыелма атамасы булуы мөмкинлеген искәртеп уза.

Урман-кырлар салымы – җир бүленешенә бәйле бирелгән урман, кыр, көтүлекләрнең күләме, төре, кулланышына карап исәпләнгән салым.

Олау һәм менү атлары (чапкын ат) салымы – сугыш, хәрби уен, ау, вакытларында җыелган. Сугыш, хәрби хәрәкәтләрдә кирәк-яракларны йөртүче олау атлары, өстәмә атлы гаскәр өчен хәрби атлар җыйнау системасы. Әлеге салым илче-чапкыннарны, ямчеләрне атлар белән тәэмин иткән.

Тамга – һөнәрчелек салымы. Тамгачылар – әлеге салымны җыючылар. Тамга күп очракта шәһәр халкыннан җыелган салым буларак карала.

Гөшер — Шәригать кануннары буенча, хуҗалыкта җыелган малның уннан бер өлеше мәхәлләгә түләнгән. Мөселман илләрендә (Казан ханлыгында) гөшер  дини җитәкчеләр карамагында җирләрдә яшәүчеләрдән җыелган.

Зәкят – фәкыйрләр файдасына байлар кеременең 1/40 өлеше нисбәтендә алынган. Зәкят түләү мөселман кешесе өчен Коръәндә әйтелгән биш фарыз гамәлнең берсе булып тора.

Кияү һәм кәләш салымы. 1603 елда татар феодалы Бакшанда Нурушев тарафыннан авыл халкыннан туй салымы алуы турында искәртелә. Шуңа бәйле рәвештә Ш.Ф.Мөхәммәдъяров  бу җыем  Казан ханлыгы чорыннан калган дип саный.

Даруга (өлкә) салымы (дорогильные пошлины) – бу салым 1603 елга караган язма чыганакта “Емлет князь Бакшанда с волости с Нали кумор з девяноста з десяти дворов дорогильные пошлины 14 рублев и 18 алтын 2 деньги”, – дип теркәлгән. Ш.Ф.Мөхәммәдъяров бу хәбәргә таянып: “Бәлкем без Казан ханлыгындагы даруг (өлкә) идарәчесе тарафыннан җыела торган салым төре сакланышын күрәбездер”, – дип яза.

Мәкалә тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты,  язучы Нурулла Гариф тәкъдим иткән материаллар буенча әзерләнде. Аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

    1. зинхар мидвидев правителләре ишетә курмәсен,тәки кире кайтарырлар бу салымнарны татарларга….

Фикереңне әйт!

Барлык фикерләр модерация үткәннән соң гына, редакция рөхсәте буенча бастырыла.





Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018 Developed by RiTE PRO 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен