Моны гашыйкларга гына укырга ярый

“Яратам” дигән сүзне төрлечә әйтеп була. Күпләрнең Төркиядә чыга торган “Love is…” сагызын күргәне бардыр. Аның кәгазь тышлыгында мәхәббәткә төрлечә билгеләмә бирергә тырышкан британлы рәссам Билл Эсприның сурәтләре урын алган. Әгәр дә Татарстанда ”Мәхәббәт – ул…” комиксларын чыгара башласалар, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестеннән иллеләп гыйбарә табып булыр иде. Без шуларның берничәсен карап үтик.

Белгәнегезчә, бу әсәр эпистоляр жанрда, ягъни дүрт хаттан гыйбарәт. Әлеге юллар аша без яшь ханымның истәлекләре белән танышабыз. Галиянең Искәндәргә язылган хатлары сөю хисе белән тулып тора. Мисалларны түбәндәге шәкелдә тәкъдим итәбез.

Ярату ул — …

“кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлык”;

“яңа хисләр тудырган … кадерле минут”;

“күңел күзләремә матурлык буяулары биргән кадерле минут”;

“мин, матурлыкның нәрсә икәнен бары хыялда гына күреп, әкиятләрдән генә ишетеп килгән ятимә бер кыз, кинәт өнемдә чын матурлык диңгезенә чумдым” җөмләсеннән аңлашылганча: өндә чын матурлык диңгезенә чуму;

“шатлык дулкыннарында йөзә” башлау;

“корып, саргаеп беткән яз чәчәген иң тәмле хуш исләр чыгарып торган чәчәккә әйләндерү”;

“матурлык тойгыларына тулу”;

“яраткан кешең белән: “Без нинди бәхетле, безгә шундый рәхәт,” – дип, тын беткәнче кочышасы килү”;

“репетицияләр булмаган көннәрдә, афишада синең /яраткан кешеңнең/ фамилияңне күргән саен, актык тиеннәрне җыеп, театрга чабу”;

яраткан кешеңнең “якын булу шатлыгыннан бернәрсә дә әйтә алмыйча”, күзләренә карау;

сөйгәнеңнең күзләренә “йотыла-йотыла матур итеп карарга тырышу”;

каршылыклы хисләр туу, мәсәлән: якын кешең янәшәдә “бу зур бәхеттән әллә кая качасы, чыгып китәсе килү”;

ошаткан кешеңнең “күзләрендә үзеңне күрү”;

яраткан кызыңнан “рөхсәт итсәгез, мин сезне озата барыр идем,” – дип сорау, ягъни аны кайгырту;

ошаткан кешеңнән “качарга, аңа күренмәскә тырышу” (Вәли Сафиуллинның Галиягә гыйшык тотуы шулай сурәтләнә);

“яшерен газап, яшерен яну”;

сөйгәнен башка кеше белән күргән кешенең “күзләрендә бетү, сүнү эзләре күренү”;

яратканыңа карата “гаҗәп игътибарлы булу”;

бердәнбереңне култыклап барганда: “Нинди бәхет! Мин үземнең киләчәк тормышымны күрәм,” – дип уйлау;

“таңга хәтле аның янында, аның белән булырга теләү”;

сөеклеңнең “үбүе бар нәрсәдән өстен булу”;

яраткан кешеңнең “кочагы ана кочагыннан да җылырак булу”;

сөйгәнең белән күрешүдән соң “төнге сәгать бердә урындык алып биергә тотыну”;

“өстәл алдына утырып, бергә тора башлавыбызны, син талантлы артист, мин врач булып, яраткан кешеңне тирән итеп сөяргә, теләгәнчә шат яшәргә мөмкинлек биргән” ил турында уйлану;

“уйланып утыра-утыра, өстәлгә җәелгән кәгазь өстен “Искәндәр”, “Искәндәрем, Искәндәрчегем” шикелле бөдрәле сүзләр белән”, ягъни сөеклеңнең исеме белән, язып тутыру;

дус кызың белән ошаткан егетең турында “төн буе сөйләшеп чыгу”;

“яраткан кешеңне матур итеп күрү”;

сөйгән кешең “турында уйлаганда, аңарда бер генә дә кер, начар як күрмәү”;

“күрешәсе килү”;

бергә үткәргән “кадерле минутлар өзелеп калган матур төш булып тоелу”;

“бер-береңне тизрәк күрер өчен озын төннәрне сәгатькә карап уздыру”;

“бергә бер йөрәк, бер хис, бер уй булып яшәү”;

ошаткан кешеңне “артык якын күрү”;

аны “күргән саен, үзеңдә яңа көч артканын сизү”;

гашыйк булган кешең сораган җырны “бөтен тәнең, бөтен рухың белән җырлау”;

сәхнәдәге ролеңне сөеклең “күрсәткән төзәтмәләр белән, аны сөеп, аның турында уйлап, ул биргән шатлык эчендә уйнау”;

җанкисәгең “белән бергә шатлану һәм кайгыру”;

аның “яхшы уйнавы – синең өчен дә шатлык, аның начар уйнавы – синең өчен дә кайгы булу”;

“бер-береңә соклану”;

насыйп ярың өчен “матур тормыш төзисе килү” һәм башкалар.

Шулай ук повестьта ана белән бала мәхәббәте турында да үзенчәлекле фикерләрне табып була. Берсен генә мисалга китерик: “мин үлгәч, сез дә минем кебек үк Ирочканы (Ольга Делевская үзенең кызы Ирина турында хат яза — автор) иртә-кич сөегез, иркәләгез. (…) Үләр минутларымда Ирочкамны җылы итеп иркәләүче калмады дип уйлау минем өчен бик авыр булыр иде”.

“Мәхәббәт кешене матур итә”, “Ярату миңа күп көч бирде” кебек өзекләр дә Гадел Кутуйның бу хис турында төптән уйлануын, аны тирән кичерүен күрсәтә. Әйтүемчә, мондый мисалларны әсәрдән күпләп табып була, шуңа күрә төрле социаль челтәрләрдә кызыклы гыйбарәләрне куеп барырга яратучылар өчен “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен тәкъдим итә алам.

Алсу Сәлах

Фикереңне әйт!

Барлык фикерләр модерация үткәннән соң гына, редакция рөхсәте буенча бастырыла.





Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018 Developed by RiTE PRO 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен