Алар чирәмне кызыл төстә күрә

Шәригать  буенча, мөселман кешесенә өйдә хайван тоту тыела. Ләкин бердәнбер дүрт аяклы дустыбыз гына бу исемлеккә керми. Ул да булса — песи. Хуҗалары аларны җырлата да, биетә дә, төрле матурлык бәйгеләрендә дә катнаштыра. Чыннан да, алар бик сәләтле. Ләкин без алар турында бөтен нәрсәне дә беләбезме икән? Әлеге язмада песиләр турында кызыклы мәгълүматлар тупладык.

* Стаббс исемле песи 1997 нче елдан 2017 гә чаклы Талкитна җирлегенең (АКШ, Аляска) мэры булып торган. Кемне сайларга белмәгән халыкның барысы диярлек (900 кеше) әлеге койрыксыз мәчене мэр итеп сайлаган. Бу эшне җирле халык туризмны үстереп җибәрү өчен дә кулланган дигән фикер яши.

* Алар йокларга ярата. Тәүлекнең дүрттән өчен песиләр татлы йокыда үткәрә.

* Песиләр 100 төрле аваз чыгара ала, ә этләр 10ны гына.

* Кыска аралыкта песи 50 км/сәг тизлек белән йөгерә ала.

* Песиләр үз буеннан биш тапкыр зуррак биеклеккә сикерә ала.

* Борынгы Мисырда песиләргә аерым бер хөрмәт белән караганнар. Гаилә әгъзасыдай кабул ителгән бу җан иясе үлгәч, мисырлылар кашларын кыркып, бик озак елаганнар, соңыннан аны вафат хуҗалары янына күмгәннәр яки аерым каберлек ясаганнар.

* Шул ук Борынгы Мисырда илдән чит җиргә песи саткан өчен үлем җәзасы каралган була.

* Иң озын песинең буе  — 1метр да 23 см.

* Песиләр баллы тәмне сизми.

* Күп җирдә кара песи бәхетсезлек билгесе булып санала.

* Бөекбритания һәм Австралиядә, киресенчә, кара песи шатлык китерә, дип уйлыйлар.

* Иң танылган песи токымнары: фарсы, мейн-кун һәм сиам мәчеләре.

* Дөньядагы иң кыйммәтле песи булып Little Nicky санала. Хуҗасы аның өчен 50 000 $  түләгән. Little Nicky кушаматлы җан иясе Nicky исемле песинең клоны. Песиләрнең хуҗасы Джулия Little Nickyны Nicky үлеп бер ел үткәннән соң ясаттыра. “Алар икесе дә коенырга ярата,” – дип белдерә Джулия.

* Чирәмне песиләр кызыл төстә дип күрә. Бер яктан, кешеләргә караганда, алар караңгыда яхшырак күрә, ә икенче яктан, төсләрне аермыйлар. Шуңа күрә аларның күрү сәләтен яхшы дип тә, начар дип тә булмый.

* Төрле телләрдә песине төрлечә атыйлар. Аларның кайбер атамалары татарчага охшаган. Мәсәлән, гарәпчә “биссих”, венгрча “мацска” (мишәрләрнең “мацы” сүзенә тартым), Әфганстандагы дари телендә “пишай”, “пиши”, Швейцариядәге алман телендә “бэси”, румынча “писикух”, фарсыча “пиши”, эскимосларда “пусси”дигән сүзләр “песи” дигәнне аңлата.

* Песиләрнең үз өйләрен табып кайта алу сәләте “пси-сәяхәт” (“пси-путешествия”) дип атала. Кайбер галимнәр моны мәчеләр кояш нуры төшү почмагыннан хуҗасының өен таба дип саный, ә кайберләре аларның баш миендә компас кебек эшли торган магнитлы күзәнәкләр бар дип уйлый.

* Песиләр колакларын 180 градуска борырга сәләтле.

* Мәчеләрнең борын өслеге кешенең бармак эзе кебек үзенчәлекле, кабатланмас.

* Иң күп бала тапкан песи – Дасти. Ул үз гомерендә 420 песи баласына гомер бүләк иткән.

* Песи эчкәндә секундына 4 тапкыр телен сөт яки суга тидереп өлгерә. Бер манып алуда теленә 0,1 мл күләмендә сыеклык эләгә.

* Этләр мәчеләргә караганда акыллырак санала. Алар җимерек бинадан ярдәм көткән кешеләрне таба ала, наркотик яки шартлаткыч кебек зыянлы әйберләрнең исен тоя, сукыр хуҗаларына ярдәм итә. Ләкин мондый фикер бик үк дөрес булмаска да мөмкин: ә бәлки песиләрнең кешегә булышасылары гына килмидер? Этләр нинди дә булса эш белән мәшгуль булганда, мәчеләр рәхәтләнеп йокы симертүне хуп күрәләр бит.

* Мәчеләрнең хәтере 10 минутлык. Алар шушы вакыт узганнан соң әле күптән түгел генә үткән каршылыкларны ничек яңадан йөреп чыгарга икәнлеген оныталар.

* Кешеләр диңгез суын эчә алмый, ә менә песиләр эчә. Аларның бөерләре тозны үзендә калдыра.

* Песиләр биектә йөрергә ярата, еш кына егылып та төшәләр әле. Мәчеләр “яулап алган” иң зур биеклек булып 42 катлы йорт тора, нәкъ менә шуннан сикереп бер песи исән дә кала алган. Бу дөньядагы иң озак сикереш булып санала.

* Галәмгә очкан беренче песи булып Фелисетт санала, ул бу очыштан исән калган.

Шулай итеп, песиләр турында без иң кызыклы 25 фактны карап үттек. Ә сезнең мәчегез кайсы ягы белән үзенчәлекле?

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен