Икенче Бөек Ватан сугышы турында без шактый хәбәрдар. Бу афәт күпме кешене үзенең корбаны итүе турында, иң мөһим бәрелешләр хакында һәр ел саен митингларда сөйлиләр. Ә менә гап-гади сорауны ишетсәк, мисал өчен, “Сугышта солдатлар нинди каска кигән?” дисәләр, аптырап калабыз. Һәр илнең үз коралы булган кебек, саклану өчен кулланылган баш киемнәре дә аерылып тора. Кайсы илнең каскасы сыйфатлырак икән соң? Ни өчен инглиз каскаларын “аш савыты” дип йөртәләр? Советлар Союзының каскаларына охшаган Америка шлемы нәрсәдән ясалган? Ни сәбәпле ул вакыттагы алман десант каскаларының козырегы юк? “Җайдак” сайты бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булды.
СШ-40
СШ-40 каскалары белән Кызыл Армия бөтен сугышны үтә. Бүгенге көндә дә ул Россия армиясе каскаларының нигезе булып тора. СШ – “стальной шлем” сүзенең кыскартылмасы. Үз вакытында аны атаклы гаскәр башлыгы Семен Буденный кабул иткән. Бу турыда шлемны уйлап чыгаручыларның берсе – М.И. Корюков әйтеп калдыра: “Ул (С.Буденный) лаборотория хезмәткәрләре эшләгән касканы игътибар белән карап чыкты да, кылычына үрелде. Тикшерү өчен шундый коралны сайлавын күргәч, мин көлеп куйдым. Моны ишетеп, Семен Михаил улы кылыч белән әйбәт кавалеристның дошманны җилкәсеннән алып биленә кадәр яра алуын аңлатып үтте. Пуля мондый көчкә ия түгел. Ләкин аның “чалгысы ташка бәрелде”. Һавадагы сызгырган тавыш һәм касканың зеңгелдәп куюы ишетелде. Буденный исе китеп бәрелгән урынга бакты: “Карале, моңа берни булмаган бит!” – диеп, ул наганын тартып чыгарды. Башта егерме биш метрдан, аннан ун, соңрак каскага терәп үк диярлек атканнан соң да шлемда тишек калмады. Һәр атудан каска сикереп куйды, пулялар бер-бер артлы оча торды, ә мин гаскәр башлыгына ядрә эләгә күрмәсен иде инде, дип кайгырып тордым. Шлемның ныклыгында мин тамчы да шикләнмәдем. “Булдыргансыз! – диде, ниһаять, маршал, — әйбәт ясагансыз.” Моңа хәтле Кызыл Армия СШ-36 һәм СШ-38 кулланган. Беренчесенең артында “кикриге” булган, ә икенчесе “кикриксез” һәм киң кырыйлы булып, еш кына кавалеристларга мәшәкать тудырган.
Stahlhelm M35
М-35 дип аталган алман каскасы 1935 нче елда кулланыла башлый. Икенче бөтендөнья сугышы башланган чорда хәрби саклану кирәк-яраклары арасында ул иң яхшылардан санала. Ул М-16 алман шлемы нигезендә эшләнә. М-16 дигәне, исеменнән үк аңлашылганча, 1916 нчы елда барлыкка килгән. Хәрби операцияләрдә җәяүле армиянең әһәмияте арту, аның бер урыннан икенчесенә күчү вакыты кыскара башлау шлемны да камилләштерә. Каска җиңеләя, козырегы, колакны тавыш дулкыны һәм кыйпылчыклардан саклаучы конусы кечерәя. Беренче М-35 каскалары углерод кушылган корычтан коелып, молибден өстәлеп ясала һәм 1 кв.мм-ы 220кг авырлыкны чыдата.
М-38 десант шлемы
М-38 — М-35нең камилләштерелгән варианты. Аларның берничә төре бар. Десант гаскәрләре өчен кырые туры булган шлемнар чыгарыла. Бу парашют белән сикерүченең каскасы очып китмәсен һәм солдатка зыян килмәсен дип шулай эшләнә. Һавадагы көчләр белән көрәшүче Luftschutz сугышчыларының, киресенчә, шлем кырыйлары бик киң була. Каска коллекциясен җыючылар арасында соңгысын“Гладиатор” дип йөртәләр.
Адриан каскасы
Шлем кырыйдан караганда янгынчыларныкына охшаган. Бу бер дә сәер түгел, чөнки хәзерге вакытта алар Адриан каскасының камилләштерелгән вариантын киеп йөриләр. Бу шлемны Беренче бөтендөнья сугышы вакытында генерал Огюст Луи Адриан уйлап чыгара. Ул М-15 дип атала. Французлар ясаган әлеге шлемны күпчелек илләрдә кулланалар. Шул исәптән, СССРда да 1939 елга кадәр солдат башын М-15 саклый. Франциядә генә дә 20 миллионлап шундый каска ясала. Ләкин аның кимчелеге дә бар — ул туп-туры очып килгән пулядан саклый алмый. Еш кына сугыш кызган вакытта касканың авырлыгына чыдый алмыйча, солдатлар аны салып ата торган булганнар. Икенче бөтендөнья сугышында да француз армиясе Адриан каскасын куллануын дәвам итә. Аның үзенчәлекле ягы – ул башта һава йөрешен тәэмин итә һәм корпус өчен ышанычлы кабырга булып торган кикрик.
M-1 һәм MK-1
АКШ армиясе М-1 каскасы белән 1941 нче елда кораллана. Ул формасы ягыннан МК-1 инглиз каскасының камилләштерелгән төрен – М-1917 шлемын алыштыра. Инглиз каскасы тышкы ягыннан тәлинкәгә тартым, шуңа аны солдатлар “аш савыты” (Dish Pan) дип йөртәләр дә инде. Киң кырыйлы шлемнар Беренче бөтендөнья сугышында солдатны шрапнельдән саклап калу өчен кирәк була. Ә менә М-1 каскалары тәлинкәгә түгел, Советлар Союзының СШ-40 шлемына охшаган була. Ләкин М-1 марганцовкалы Гадфильд корычыннан коела. 1945 нче елның сентябренә якынча 22 миллион шундый каска ясала һәм кулланышка керә. Британиялеләр Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алда әйтелгән касканың үзгәртелгән МК-1 һәм МК-2не кия. Соңрак МК-3кә күчәләр. Формасы ягыннан алар әлеге дә баягы тәлинкәгә тартым була, ләкин кырыйлары бераз тарая.
Еш кына Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә балаларга, укучыларга һәм яшьләргә мисал итеп саннар һәм статистика китерәләр. Әмма бу котычкыч афәтнең нәрсә икәнлеген аңлату өчен сугышны күрүчеләрнең көндәлек тормышын сөйләсәң дөресрәк булмасмы икән? Шул ук гап-гади касканың кеше гомерен саклап калуын яки саклап бетерә алмавын әйтү кирәк түгелме икән? Шактый авыр һәм уңайсыз тимер баш киемен киеп, бер сәгать кенә булса да салкын җирдә ятып карасак, “Җиңүне кабатлый алабыз”, “Минем бабам Берлинны селкеткән” дип шапырынмый башлар идек, бәлки…
Алсу Сәлах