Безне кечкенә чактан ук бусаганы уң аяктан атлап керергә, уң кул белән ашарга, язарга өйрәттеләр. Ләкин танышларыгыз, якыннарыгыз арасында сулагайлар да юк түгелдер. Сул як белән эшләүче кешегә игътибар итмичә булмый. Аларга һәрвакыт төрле сораулар бирәләр: “Сул кул белән дә язып буламени?”, “Исәнләшкәндә дә сул кулыңны сузасыңмы?”, “Язган вакытта буялып бетәсеңдер, име?” һ.б.
Минем танышларым арасында сул кул белән эш итүчеләр күп түгел. Дус кызым Гөлсинәнең, мәсәлән, сулагай икәнен дәфтәргә язган вакытта гына сизәләр икән:
- Тактага мин, сул кул белән яза алмыйм, уң кул белән язам. Ашаган вакытта уң кул белән ашарга дигән тәрбия алдым. Шуңа күрә сулагайлыгым йөз процентлык, дип әйтеп булмый.
- Туганнарың арасында сулагайлар бармы?
- Сулагайлык нәселдән килә, дигән сүзне ишеткәнем бар. Бәлки, шулайдыр да. Минем туганнарым арасында ике туган сеңелем генә сулагай. Нәселебездә уңагайлар күпчелек.
- Иң сәер сораулардан кайсысын аерып үтә аласың?
- “Уң кул белән язып күрсәт әле?”
- Синең әйләнә-тирәңдә сулагайлар бармы?
- Эшемдә сулагайлар күп. 30-40%. Эшебез техник, иҗади түгел. Көне буе компьютерда, әз генә дә хата җибәрергә ярамый.
- Сулагайлыкның иң уңайсыз ягы синең өчен нәрсә булды?
- Мәктәптә партаның гел сул ягына утырырга туры килә иде. Уң якка утырсаң, күршеңә комачаулыйсың чөнки.
Кайбер мәгълүматларга караганда, сулагайлык җенескә дә, милләткә дә карамый. Сулагайлыкның ни сәбәпле барлыкка килүе турында төрле фикерләр яшәп килә. Шуларның иң киң таралган өчесен карап үтәрбез.
Сулагайлык – сирәк очрый торган көтелмәгән эффект
Билгеле булганча, уң аяк-кулның эшләвен баш миенең сул як ярымшары, ә сул аяк-кулныкын уң як ярымшары тәэмин итә. Сөйләшүебез, хәрәкәтләнүебез, тәҗрибә һәм хәтерне куллануыбыз өчен шулай ук баш миенең сул як ярымшары “җавап бирә”. XXI гасырда америкалы тарихчы-антропологлар кызыклы фикер әйтә: “Бер ярым миллион ел элек хәзерге кешенең бабалары булып торган җан ияләре беренче тапкыр кул һәм аякларын эшкә җигә башлаганда, күбесенчә бер куллары – уңы белән эшләгәннәр, чөнки бөтен төр осталыкның үсешен сул як ярымшар тәэмин итә.”
Ләкин сулагайлар элек тә булганнар, хәзер дә бар. Шул ук вакытта аларны сәләтсез, яки акылсыз дип берничек тә әйтеп булмый, алар уң кул белән эшли торган кешеләр кебек үк. Сөйләшү үзәге һәм башка мөһим нейрон бәйләнешләре аларның шулай ук сул ми ярымшарларында урнашкан. Моны 1950 нче елда япон табибы Чон Вад раслый. Ул махсус тәҗрибәләр үткәреп карый. Хирурглар баш миен операция ясарга әзерләгәндә кайвакыт куллана торган тестны үзенең тикшеренүчеләргә бирә. Тест теге яки бу нейрогамәлләрнең кайсы як баш мие ярымшарына караганын ачыкларга ярдәм итә. Тест вакытында тәҗрибә үтүченең йокы артериясенә билгеле бер баш мие ярымшарын берничә минутка эшеннән туктатып тора торган анестетик дару кадыйлар. Әлеге тәҗрибә вакытында 90% кешенең сул ярымшарын “сүндергәч”, уң куллары селкенми башлый, сөйләшә алмыйлар. Шул ук вакытта 70% сулагайның сул ярымшарларын эштән туктаткач, алар сөйләшә алмый һәм уң куллары эшләми башлый. Икенче төрле әйтсәк, уң як белән эшләүчеләрнең дә, сул як беләннәренең дә нейрон бәйләнешләре бертөрле. Сулагайлык сирәк очрый торган көтелмәгән эффект кына. Шуңа уң як белән эшләүчеләр Җир шарында күбрәк.
Геннар кушылмасы
Әмма танылган психолог Крис Макманус (Лондон университеты колледжы, Бөекбритания) сулагайлык нәселдән килә, дип саный. Үзенең “Уң кул, сул кул” китабында ул сулагайларның баш мие башкача төзелгәне турында фактлар китерә.Моның өчен бердәнбер ген җавап бирә. Ул үзе ике төрле булырга мөмкин: декстрал (D) һәм ченс (С). Декстрал уңкуллылыкны формалаштыра, ә ченс вариативлыклар өсти. Ата-ананың геннары баланың уңагай яки сулагай булуын “хәл итә”, галим фикеренчә. Мәсәлән: DD – 100% уңагай, СС – сулагай булуга 50% ихтималлык бар, CD – ихтималлык 25% кына. Әлеге кушылмалардан аңлашылганча, уңагай булу мөмкинлеге күбрәк. Статистик мәгълүматларга ышансак, Җир шарындагы җиде кешенең берсе сулагай.
Ана карынында гормональ үзгәрешләр
Сулагайларның белем, һөнәр үзләштерү дәрәҗәләре уңагайлардан аерылмый, алар җәмгыятьтә төрле урыннарны алып торырга мөмкиннәр, аларның бердәнбер аермасы күбрәк сул кулны куллануларында. Ләкин Рәсәйнең Балалар сәламәтлеген өйрәнүче милли медицина үзәге табиблары сулагайлыкның нарасый сөйләшә башлагач кына сизелүен күптән ачыклый. Сулагай балалар дөньяны икенче төрле кабул итәләр, бу сөйләшкәндә дә тоемлана. Аларга, мәсәлән, “Алсу апа” дип түгел, ә “апа Алсу” дип әйтергә җиңелрәк. Аларны сулдан уңга таба язарга өйрәтсәләр дә, математик мисалларны чишү алар өчен авыррак бирелә, анда үзең теләгәнчә язып булмый. Бу уңагай белән сулагайларның бердәнбер үзенчәлеге түгел, әлбәттә. Ир-атларның хатын-кызларга караганда сулагайлык очраклары күбрәк икәнен исәпләп чыгарганнар. Америка невропатологы Норман Гешвинд тагын бер закончалыкны ачыклаган: ана карынында тестостерон күбрәк булса, малайның сулагай булу ихтималы зуррак, икән.
Сулагайлык бер үзенчәлек кенә булып тора. Кешенең сулагай, яки уңагай булуы аның тормышына әллә нинди зур үзгәрешләр кертә алмый. “Ни өчен балам сулагай икән?”, “Сөйгән ярымны уң кул белән язарга өйрәтеп булырмы икән, бәлки тора-бара кеше үзгәрәдер?” дигән юк-бар сораулар белән башны катырырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә безне, якыннарыбызны ничек яраткан, шулай кабул итәргә кирәк.
Алсу Сәлах