Татарның 90 проценты чәйдән тора дигән сүз юктан гына чыкмаган. Безнең халык, гомумән, чәйсез яши алмый ул. Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйлап чыгаралар. «Ачык чырай – такта чәй», ди бит татар халкы.
Чәй барлыкка килгәнче татарлар сөт, катык, әйрән эчкән. Казан базарларында чәй XVII гасырның 70 нче елларында сатыла башлый. Бу эчемлекне атлар һәм дөяләргә төяп Кытайдан Монголия аша алып килгәннәр.11 мең чакрым араны бер елга якын узганнар! Ерак сәфәргә чыгар алдыннан чәйне агач тартмаларга тутырганнар. Эчке яктан ул аккургаш белән тышланган. Тартманы тыштан каты кәгазъгә төргәннәр, аннан һинд камышы чорнаганнар. Иң ахырдан тире белән әйләндереп алганнар. Болай иткәндә чәйгә яңгыр да, кояш та, суык та үтеп кермәгән. Сәүдәгәрләр бу эчемлекне Рәсәй чигендә урнашкан Кяхта шәһәреннән алып кайтканнар. Бирегә чәй Кытайдан китерелгән. XIX гасырга кадәр аны башка тауарга алыштырып алганнар. Сәүдәгәрләр чәй өчен тукыма, җәнлек тиреләре белән түләгән.
Затлы эчемлек Себер аша иң элек Минзәлә базарына килгән. Ул төбәктә иң эре базарларның берсе булып саналган. Аннан чәй Казанга һәм атаклы Түбән Новгород ярминкәсенә — Мәкәрҗәгә эләккән. Мәскәү маршруты соңрак пәйда була. Шуңа да Казан халкының яхшы чәй эчүе бер дә гаҗәп түгел. Ул гына да түгел, Казанны Рәсәйнең чәй Мәккәсе дип йөрткәннәр. Татар бистәләрендә яшәүчеләр иң үтемле тауар булып саналган бу эчемлекне Печән базарында, сәүдә йортында сатып алганнар. XVIII гасырда сәүдәгәрләр аның югары сортларын — чәчәк чәйләрен алып кайта башлый.
Авыл кешеләре чәйне соңрак татый. Гади халык күбрәк такта чәй эчкән. Авыл җирендә аның бу төре дә затлы саналган. Һинд, сәйлүн чәйләре бирегә килеп җитмәгән. Гадәттә, такта чәйне куе итеп пешергәннәр. Аның әчкелтем тәмен басар өчен, сөт кушып эчкәннәр. Аксыл сары төскә кергән чәй татарлар яратып эчкән катыкны хәтерләткән, күрәсең. Бәлки, чәйгә сөт салып эчү гадәте дә шуннан калгандыр. Авылларда кипкән алма, мәтрүшкә, бөтнек, мелисса белән чәй эчкәннәр. Кайвакыт чәйне кипкән кура җиләге, карлыган яфрагы белән алыштырганнар. XIX гасырда чәй эчү гадәте татар халкы тормышына ныклап кереп урнаша. Бу эчемлекне еш эчү кырыс табигать шартларына каршы тору өчен дә файдалы булган.
Татар чәе турында атаклы шәхесләр дә искә алган. Тарихчы Н. Воробьев: “Татарларда иң киң таралган эчемлек – чәй. Алар аны бик еш һәм бик озак итеп эчәләр”, — дип яза. Ә алман табибы Н. Фукс исә, “Татарлар чәй эчәргә ярата. Аны бал белән кимендә 4 чынаяк эчәләр”, — дип искә алган. XIX гасырда Казанда булган инглиз язучысы, рәссам Эдвард Турнерелли «Мондый тәмле чәйне Ауропаның бер илендә дә очратканым булмады», — дигән. Шагыйрь, галим Гәбдрәхим Утыз Имәни дә «Каймаклы чәйне мактау» шигырен язып калдырган.
Әйе, чәйне без каймак белән дә, сөт белән дә, бал белән дә эчәргә яратабыз. Аны озаклап, кайнар килеш, өрә-өрә эчәбез. Җир шарында бер секунд эчендә ике миллионнан артык чынаяк чәй эчелсә, шуның бер миллионын, шәт, татарлар эчәдер.
Мәрьям Заһиди
Фикерем бик яхшы . Мэкалэлэрегезне укыйсы килеп тора.
Татар милләтен алга алып барыр өчен тырышып, татар сайты ачкан өчен, күңелләр күтәрелә — рәхмәтләр яусын үзегезгә.
Әкият язарга кирәкми!
Татарлар чәйне безнең эра башында ук, Кытайда дару итеп куллана башлаганда ук эчә башлаганнар. Бераз булса да укырга кирәк. Мәсәлән, төрле авторларның «Чыңгызхан» исемле романнары гына да уннан артык. Аларның барысында да Чыңгыз ханның, татарларның чәй куллануы турында язылган. Чәй башта дару буларак кулланылган. Европага чәйне татарлар, нәк менә татарлар алып килгән дә. 13 гасырда ук. Көнчыгыш Европа телләрендә бу эчемлек чай дип, аның татар-төрки әйтелешендә кулланыла. Төн/як Кытайда татар-төрки кабиләләре яшәгәзн элек, алар телендә бу эчемлек «чә» булган, ә Кытайның (урта Кытайүзендә «Ца», теньяк Кытайда «ци».Көнбатыш Европага чәйне 16 гасырда гына алып килгәннәр, көн\як Кытайдан. Аларда шуңа да бу эчемлек «ци»
Гафу, ца, ци түгел, ә та, ти.