Антарктидага барыр алдыннан кешегә акыл тешләрен һәм сукыр эчәгесен алдырырга кирәк. Әлеге континентка китәр алдыннан кеше бу әгъзаларын, алар сау-сәламәт булган очракта да, алдырырга тиеш, чөнки Антарктидада хирургия операцияләре ясалмый, дигән фикергә тап булганым бар. Чынлыкта исә бу сүзләр чынбарлыкка туры килми икән…
1961нче елның 30 апреленда СССР Җир йөзен тагын бер хәбәр белән таң калдыра: урыс полярнигы үзенең сукыр эчәгесенә операцияне үзе ясаган! Шушы ук елның 12 нче апрелендә Юрий Гагарин дөньяда беренче булып галәмгә очкан булса, поляр шартларда үзенә-үзе уникаль операция ясаган 27 яшьлек Леонид Рогозовның исеме дә тиз арада бөтен Җир шарына тарала.
Медицина институтын тәмамлагач, яшь хирург Рогозов Антарктидага экспедициягә китә. 1961нче елның гыйнварендә биредә “Новолазаревская” совет поляр станциясен ачалар. Кышлауның 4 нче аенда бәхетсезлек килеп чыга: экспедициядәге бердәнбер табибның хәле начарая, аның температурасы күтәрелә, күңеле болгана, эче авырта башлый. Леонид Рогозов үзендә аппендицит икәнен бик тиз аңлап ала.
Баштарак ул авыртуны ач торып дәваламакчы була, шул урынны өшетеп тә карый, антибиотик препаратлар да куллана, күп итеп су эчә, озаклап ятып тора. Әмма боларның берсе дә ярдәм итми. Икенче көнгә хирургның температурасы тагын да күтәрелә, ул коса башлый, бик хәлсезләнә. Якын-тирәдә урнашкан чит ил станцияләренең очкычлары булмый, өстәвенә Антарктидада бик каты буран чыга. Читтән ярдәм килмәячәген аңлаган хирург бердәнбер мөмкинлекне кулланып карарга була — ул үз-үзенә ашыгыч операция ясарга карар кыла.
Операция ясар өчен бернинди махсус бүлмә дә булмый, шуңа күрә моның өчен торак бүлмәсен әзерлиләр, аннан бар әйберне чыгаралар, бина эчен юалар. Кирәкле инструментлар урамда −30 °С сакланган, шуңа да аларны стерилләштерүе авыр булмый.
Экспедициянең 10 кешесе арасында ник бер шәфкать туташы яки бер санитар булсын?! Операция барышында ассистентлар ролен башкарырга медицинага бер кагылышлары дә булмаган метеоролог Александр Артемьев һәм инженер-механик Зиновий Теплинский ризалык белдерә. Александр табибка медицина инструментларын биреп торырга, Зиновий көзге белән операция урынын күрсәтеп торырга тиеш була.
Рогозов алдан ук ассистентларына операция барышында аларга үзләрен ничек тотарга тиеш булуларын аңлата. Әгәр табиб аңын югалта калса, аңа алдан әзерләп куелган даруларны кадарга һәм ясалма сулыш ясарга кирәклеген дә кисәтеп куя.
Операция 30 апрельдә Мәскәү вакыты буенча төгәл 22 сәгатьтә башлана. Рогозовның ассистентлары ак халатлар, перчаткалар кия, инструментлар белән өстәлне пациент яткан карават янына ук китереп куялар.Табиб караватка ята, ул үзе дә ап-ак киемнәрдән була, аппендиксны табу җиңелрәк булсын өчен, кулларына перчаткаларны кими. Кул-бармакларын стериалләштергәч, хирург үзенең эченә новокаин кадый. 15 минуттан соң кулына скальпель ала һәм 12 сантиметр озынлыкта тиресен кисә.
Табиб киселгән урынны киңәйтә һәм сукыр эчәгесен эзли башлый. Бу очракта көзге бик ярдәмгә килә алмый, табиб башын күтәребрәк яткан килеш үзенең эчке органнарын бармаклары белән тотып-тотып сукыр эчәгесен эзли. Ярты сәгатьтән соң Рогозовның бик нык хәле бетә һәм башы әйләнә башлый. Ләкин артка чигенергә соң була инде.
Леонид Рогозов, аңын югалтмас өчен, операция барышында 20шәр секундлык яллар ясый. “Бу вакыт минем ассистентларымның йөзләре өсләренә кигән ак халатларыннан да аграк иде”, — дип искә ала соңыннан табиб. Ниһаять, хирург шешкән сукыр эчәгесен табып кисеп ала, эченә антибиотик кадап, соңгы көчен җыеп, яраны тегеп куя. Ассистентлары аңа йокы даруы кадый, үзләре дә хәлләре бетеп аяктан егыла. Ни хикмәт, ике атнадан соң табиб тернәкләнә һәм аягына басып эшкә керешә. Менә шушы вакыйгадан соң Антарктидага сукыр эчәгесе булмаган кешеләрне генә җибәрәләр дигән сүз тарала да инде. Чынлыкта исә бу хәлдән соң мондый экспедицияләргә берьюлы ике табибны җибәрергә кирәк дигән яңа таләп кертелә.
Леонид Рогозов гомере буе Ленинград шифаханәләрендә хирург булып эшли, 1986 нчы елдан алып хирургия бүлеген җитәкли. 90 нчы еллар ахырында Рогозовның үпкәсендә яман шеш табалар. Бу вакытка инде ул ялгыз калган була: тормыш иптәше, ике баласын алып, ирен ташлап Чехиягә китә. Гаилә әгъзаләре сүзләренчә, Рогозовның соңгы вакытта алкоголь белән проблемалары булган.
Бөек совет хирургы Леонид Рогозов 2000 нче елда яман шешкә операция ясата. Әмма анан тернәкләнә алмыйча үлеп китә. Бу вакыт аңа 66 яшь була. Табиб Санкт-Петербург зиратында күмелә.
Мәрьям Заһиди
Хәттә ышанасы да килми, ну факт!!!
Бу тумыштан табиб булып туган инде .
Менә сиңа чын хирург! Бер дә югалып калмаган, үз-үзеңә операция яса әле син һэм уңышлы итеп, фантастика!Бик талантлы хирург булган инде.