Бүгенге заманда бер дәүләткә карамаган илләр дә бар икән әле. Шуның берсе Антарктида булса, икенчесе Бир-Тавиль. Бир-Тавиль — Судан һәм Мисыр чигендә XIX-XX гасырларда чикләрне үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир кисәге. Берничә гасыр дәвамында Судан хөкүмәтенә дә, Мисырга да бу җирләр кирәк булмый. Менә берничә ел элек кенә аңа ия табылган. Бер америкалы әлеге җирне «принцесса» булырга хыялланган үзенең 7яшьлек кызына бүләк иткән, диләр. 1300 квадрат метр мәйданы булган бу җир аңа күпмегә төшкәне билгесез. Бүген бу территориядә шушы американның балалары уйлап тапкан әләм җилферди. Бу «патшалык»ның сусыз чүлендә бедуиннардан башка кеше узып йөрми, анда халык яшәми..
Ә менә Антарктидага хуҗа булырга теләүче илләр аз түгел, берничә дәүләт аның җирләренә үзенең хокукларын белдереп караган инде. Бу салкын боздан торган ил кемгә кирәк инде?! — диярсез. Антарктида — җирдә иң биек һәм иң салкын материк. Арктиканың капма-каршысы булган бу төбәк Җир шарының иң көньягында урнашкан кыйтга. Антарктида атом-төш булмаган зона дип игълан ителгән, аны хуҗалык яки хәрби максатлардан куллану катгый тыелган, биредә бары фәнни эшчәнлек алып бару гына рөхсәт ителгән. Җир йөзендә зурлыгы буенча 5 нче континет булып саналган Антарктиданың мәйданы 14 миллион квадрат метр. Чагыштыру өчен — Рәсәйнең территориясе 3 миллион квадрат метрга күбрәк. 53 миллион ел элек Антарктидада җылы булган, аның ярлары буйлап пальмалар үсеп утырган. Ә бүген Антарктиданың 99% ы боз белән капланган! Аларның уртача калынлыгы 1,6 км. Антарктиданың климаты бик кырыс — анда хәтта җәен дә уртача температура −35 °С югары күтәрелми, ә кышын −75 °С да түбәнрәк була. Җирдәге иң түбән температураны (−89,2 °С) Антарктидадагы «Восток» станциясендә теркиләр. Биредә кайбер урыннарда җилнең тизлеге сәгатенә 320 чакрымга кадәр җитәргә мөмкин.
Дөньяның бар төче су запасларының 80% нәкъ менә Антарктидада тупланган. Шуңа да карамастан, ул Җир йөзендә иң коры урын булып санала, бу аңлашыла да, чөнки бу су запаслары боз рәвешендә. Явым-төшем биредә бик аз була, елына нибары 10 мм. Хәтта иң кызу Сахара чүлендә дә яңгырлар күбрәк ява икән — елына 76 мм. Антарктидада соңгы 2 миллион елда бер генә тамчы яңгыр да, кар да яумаган районнар бар. Айсбергларның мәйданы таң калдыра, араларында бер олы шәһәр зурлыгындагылары да очрый. Күз алдыгызга гына китерегез: иң зур айсберг озынлыкка 295 км тәшкил итә, киңлеге 37 км. Кышын бу континентта поляр төннәр, ә җәен поляр көннәр күзәтелә. Кояш чыгу һәм бату күренешен елына фәкать бер генә тапкыр күрергә була, елның 4 аен биредә эшләүче кешеләр караңгылыкта уздыра. Кояш чыга калса, бар кеше дә үз эшләрен ташлап, аның нурларында җылыныр өчен түбәгә менәләр. Җәен Антарктида кояш җылысын экваториаль өлкәләргә караганда да күбрәк ала, ләкин бу җылылыкның 90 % кар һәм бозлар тарафыннан чагылып, кире кайтарыла. Җәй бик кыска була, яр буенда җылылык 0 °С кадәр күтәрелә.
Җиде континет арасында Антарктида иң аз өйрәнелгәне һәм иң серлесе. Менә күпме еллар инде галимнәр боз астында ниләр яшерелгәнлеген өйрәнә, континетның үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясын тикшерә. Антарктидада төрле файдалы казылмалар табылган: нефть, газ, күмер, бакыр, кургаш, графит, терекөмеш, тимер рудасы, әмма халыкара килешүләр нигезендә аларга кагылырга рөхсәт ителми. Ә менә органик дөньясы бик ярлы, анда мүк, чәчәк атучы дистәгә якын үсемлекләр бар.
Гадәттән тыш шартлар булуга карамастан, Антарктидада гөмбәнең 1150 төре табылган. Әлбәттә, түбән һава торышына җайлашкан бу гөмбәләр безнең якларда үсә торганнардан бик нык аерыла. Бары шушы континентта гына Җир йөзендә иң зур һәм иң биек булып саналган император пингвиннарын күрергә була. Биредә пингвиннарның 7 төре яши.
Антарктидада җир йөзендә иң чиста суы булган диңгез дә бар. Бу Уэдделла диңгезе, ул дөньяда иң үтә күренмәле булып санала. Хәер, моңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел, Антарктидада аны кем пычратсын инде? Уэдделла диңгезе шулкадәр чиста ки, анда 79 метр тирәнлектә булган әйберләрне дә күреп була икән.
Антарктида сәгать пояслары һәм вакыт зоналарына бүленмәгән бердәнбер континент, аларның үз вакытлары юк. Анда яшәүче галимнәр, экспедиция әгъзалары үз илләренең сәгатенә яки аларга азык-төлек китерүче хезмәткәрләрнең вакыты белән яши.
Җәен биредә галимнәр, экспедиция вәкилләре саны 5 меңгә җитә, кышын эшләргә 1 мең кеше кала. Биредә 40 лап илдән полярчыларны очратырга була, алар арасында иң күбе – Рәсәйдән. Бүген поляр станциясендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 60 меңнән алып 150 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Антарктидага иң якын супермаркет 4 мең чакрым ераклыкта урнашкан. Зур посылкаларны бирегә махсус чаналы караван китерә, ул бирегә 10-12 көн эчендә килеп җитә, ә менә ашамлыкларны очкыч белән ташыйлар.Бу очкыч та үзенчәлекле, конструкторлар аны гадәттән тыш түбән температураларда оча алырлык итеп ясаган. Ә менә ашамлыкны егәрлеге зур булган электр плитәсендә әзерлиләр. Сөт ризыкларын суыткычта саклыйлар, чөнки алар урамда өшиләр, суны кар һәм бозны эретеп ясыйлар.
Антарктидага интернет кадәр интернет та барып җиткән, телевидение, хәтта бер банкомат та бар. Буш вакытларында биредә яшәүче белгечләр тренажер залда спорт белән шөгыльләнә, теннис буенча турнирлар да уза. Кемдер китап укыса, кемдер балык тота. Гидрологлардан зур мотобур алып 3 метрлы бозны тишәләр дә кармак белән балык тоталар, ди. Ә янәшәдә йөргән пингвиннар шул боз өстендә яткан балык белән сыйланырга ярата икән.
Урамга чыгар алдыннан, кеше өстенә 3 каттан торган махсус җылы киемнәр кия. Йөзләрендә һичшиксез битлек булырга тиеш, ул булмаса, тын алганда күз ачып йомганчы борын һәм иреннәр өшиячәк. Көчле бураннар вакытында яки караңгыда станция территориясе буйлап хәрәкәтләнергә туры килгәндә тотыныр өчен махсус баулар, канатлар сузылган. Тышта “шторм 1” игълан ителсә, кешеләр бер-берсе белән җитәкләшеп йөри. Ә менә “Шторм 2” булганда урамга чыгу катгый тыела. Антаркдида яшәүчеләрдән иң авыры нәрсә дип сорагач, “кояш яктылыгыннан башка яшәве, организм кайвакыт акылдан шашар чакка җитә, чөнки бу төбәк кеше яшәр өчен бөтенләй яраклашмаган. Ә шулай да Антарктидада бер буласың икән, гел барасы гына килеп тора», — ди алар.
Мәрьям Заһиди
Менэ Антарктида турында да укып белдек, бик эйбэт мэкалэ. Шунын хэтле салкынга ничек тузэлэр микэн анда эшлэуче кешелэр, бу геройлык инде. Миллион тулэсэлэр дэ бармас кеше, кырыс климатлы бу материкка. Аллах ярдэм бирсен батырчылык итеп барып эшлэучелэргэ! Файдалы казылмалар табабыз дип кенэ бозмасыннар табигатьне, болай да бик узгэрде климат.