Җирлисе урынга кыргый хайваннарга ашаталар

Сәяхәтчеләр бу якларга килеп чыгарга киңәш итми, монда гомер итүче кабилә халкы ак тәнле кешене тотып ашауны изге йола итеп саный. Сүзем Папуа-Яңа Гвинеяның ерып чыга алмаслык тропик урманнарында яшәүче “таш гасыр” кешеләре турында. Бу кыргый кабиләне каравайлар дип атыйлар. Папуас аборигеннарын цивилизациядән ике көчле елга һәм биек таулар аерып тора.

Бу кабилә кешеләре белән күрешкән сәяхәтчеләрне каравайларның агач очларында 50 метр биеклектә төзелгән йортлары таң калдыра. Банан агачыннан ясалган мондый  өйләрне бу кыргый халык элек-электән төзегән. Кабиләдәге  һәр ир-атның берничә хатыны бар, гаилә башлыгы тормыш иптәшләре һәм балалары белән бер йортта яши. Өйләренә лиана агачларыннан ясалган баскылардан менеп йөриләр. Төнгә бу баскычлар җыеп алына. Йортларның шулай бик югарыда булуы бу халыкны кыргый хайваннардан, күрше кабиләдән саклый.

Әйтергә кирәк, аборигеннарның өендә бернинди көнкүреш кирәк-яраклары юк, бәдрәф урынына идәндәге ярык хезмәт итә. Йортта берәрсе үлсә, каравайлар башка торакка күчә, ә мәрхүмнең гәүдәсен пальма яфрагына төреп кыргый хайваннарга ашаталар. Бакыйлыкка күчкән адәм кабиләдәге берәр кешегә бик кадерле булса, истәлеккә дип ир-атның гадәттә колак итен, хатын-кызның бармагын кисеп алалар.

Биредә яшәүче һәр ир-атның үз кабан дуңгызы да булырга тиеш икән әле, ул сакчы да, йөк ташучы да, хәтта тере уенчык та. Еш кына ул дуңгызларга балалар утырып уйнап йөри. Кулга ияләштерелгән кабан дуңгызы балаларын кабилә хатыннары үз күкрәк сөтләре белән имезеп үстерә. Әгәр бу йорт хайванын берәрсе урлый икән, ул кичекмәстән үлемгә хөкем ителә, чөнки кабан дуңгызы кабиләдә акча урынына да йөри. Мисалга, кабан дуңгызына  алар күрше кабиләдән үзләренә хатын сатып алырга мөмкиннәр.

Өч меңләп булган бу кыргый халыкның төп ризыгы – саго агачы. Алар аның җимешләрен һәм яфракларын гына ашап калмыйча, агачы белән дә туклана. Агачларны таш балта белән юналар, аның кайрысын ваклаганнан соң шуннан он ясала. Бу оннан каравайлар көлчә, камыр ризыклары пешерә. Алар шулай ук җәнлек ауларга, балык тотарга йөриләр, төрле бөҗәкләр белән тукланалар. Каравайларның иң яраткан ризыгы – коңгыз кортлары. Алар бу деликатесны тереләй килеш көлчәгә төреп яки учакта кыздырып ашыйлар.

Каравайлар кабиләләре белән тәмәке тарта, бу гадәткә хатын-кызлары, хәтта балалар да өйрәнгән. Аборигеннар тәмәкене 5-6 яшьләреннән үк тарта белә. Эшләре булмаса, бу кыргый халык көннәр буе көйрәтеп утырырга мөмкин.

Куе урманда яшәүче бу кешеләр гомерләре буе анадан тума килеш йөри. Ялангач гәүдәләрен җәнлекләрнең сөякләре һәм аларның тешләреннән ясалган муенсалар, кош каурыйлары, борыннарын ярканат сөякләре белән бизәргә яраталар. Бәйрәм көннәрендә хатын-кызлар итәк урынына пальма яфракларын “кия”, ә менә ир-атлар җенес әгъзасына махсус агач футляр кидерә.

Бу халыкның гомере бик кыска, күп дигәндә алар 30 ел яши. Башка халыкларныкы кебек үк, биредә дә ир-атларның гомере, хатын-кызныкына караганда, кыскарак. Әлеге аборигеннар белән бәйле гаҗәеп бер факт – алар мәеттән мумия ясый белә. Моңа сугышта батырлык күрсәткән яки кабиләнең хөрмәтле кешеләре генә лаек була ала.

Мәрьям Заһиди

  1. Бу кеше ашаучы халык турында китаптан укыганым бар иде. Анда тагын төрле агачларга табынучылар турында иде. Анысы элек яшәгән кешеләр, ә бит монысы хәзерге вакытта яшәүчеләр, 21 нче гасырда.Уйларга да куркыныч, шом сала. Дөньяның кеше аягы басмаган җирләре дә күптер. Мавыктыргыч, кызыклы мәкалә. Хәер, уйлап карасаң хәзер дә цивилизациядән качып урманнарда, тагын бүтән җирләргә китеп (кеше юк урыннарга) яшәүчеләрне курсәтеп, әйтеп торалар. Алар да кыргыйга әйләнмәсәләр ярый. Аллаһ сакласын!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен