Бу кешеләр өчен аларның шөгыле – тормыш мәгънәсе. Әлеге гаҗәеп кешеләр башкаларга гадәти булып күренгән әйберләрне дә башкача тоя, аларның тарихын, кыйммәтлелеген күрә белә. Сүзем — коллекционерлар турында.
Тумышы белән Актаныш районыннан булган Җәүдәт Галимов значоклар җыю белән 1980 нче елларда, егет чагыннан ук, мавыга башлый. Хәтерләсәгез, совет чорында гәҗит-журнал киоскларында сатуда гел значоклар була торган иде. Менә шул «Союзпечать» киосклары яныннан Җәүдәт әфәнде тыныч кына узып йөри алмаган, җае чыккан саен значоклар сатып алган. Инде күпме еллар үзса да, шушы шөгыленә кызыксынуы кимеми.
Бүген Җәүдәт әфәнденең коллекциясендә 700 ләп значок бар! Күкрәк билгеләрен, төрле значоклар җыюны фалеристика дип атыйлар. Җәүдәт Галимовның Татарстанның төрле төбәкләреннән тупланган бу кечкенә значокларында Казан губерниясе составына кергән өязләрне, республикабыз тарихын, аның үсешен, районнар гербларын, эшханә һәм предприятияләрен, атаклы кешеләрен, уку йортларын, мәчетләрен, ГТО значокларын, нефть өлкәсенә багышланган һәм башка бик күп төрле күкрәк билгеләрен очратырга була.
«35 ел дәвамында җыйган значокларымның барысы да күңелемә якын. Шулай да иң кадерлесе – 1885 нче елга караган Рәсәй империясе эчке эшләр министрлыгының Баш төрмә идарәсе билгесе. Ул вакытта илдәге 767 төрмә өчен бердәм стандарт корпоратив билге булдырыла. Аны төрмә сакчылары күкрәкләренә кадап йөрткән», – дип уртаклаша Җәүдәт Галимов. 133 ел элек чыгарылган билге турында сөйләгәндә аның белән чиксез горурлануын яшерми.
Коллекция хуҗасының иң яраткан значокларының берсе – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 110 еллык юбилеена багышлап чыгарылганы. Значок кына димәгез, бу предметларның да җаны бар бит. Ә менә Тукай төшерелгән бу яшел значокта ул бигрәк тә сизелә, аның композициясе оста килеп чыккан, шагыйрьнең бюсты да эстетик яктан бик уңышлы башкарылган, ди Җәүдәт Әмирҗан улы.
Значоклар туплаучының иң зур хыялы – үз коллекциясендә «Борцу с голодом» дигән күкрәк билгесен булдыру. Аны бүген Казанда, Эчке эшләр министрлыгы музеенда, күрергә була. Эмаль белән капланган бу көмеш билге Германиядә ясала. Ул 1922 нче елда Идел буенда ачлык вакытында, кешеләр бер-берсенә ярдәмгә килсен өчен, Владимир Ленин тәкъдиме буенча Татар Үзәк башкарма комитеты чыгара. Билгеле булганча, 1921 елда хәзерге Татарстан җирләрендә бик күп кешеләр ачлыктан кырыла. Ач халык белән үз ризыклары белән бүлешкәне, җәмгыяви ашханәләр булдырганы өчен 81 кешегә шушы күкрәк билгесен тапшыралар. Мондый шәхесләргә ачлык фронты белән көрәшче исеме бирелгән. Бу билгегә ия булган кешене кулга алырга да, хөкемгә дә тартырга ярамаган, ягъни мондый югары билгегә даек булучы шәхес булган.
Үзендә берәр значокны булдырырга теләсә, Җәүдәт Галимов Казан һәм Чиләбедә аларны ясаучы фирмаларга заказ бирә. Кая гына барсам да, значоклар эзлим, ди һөнәре буенча адвокат. Казанда, Мәскәүдә, Киров һәм башка өлкәләрдә булганда антиквариат кибетләрен, базарларны калдырмый, коллекционерлар клубларына йөри. «Элек значоклар тиеннәр торса, Советлар Союзы таркалгач аларның бәяәсе кинәт артты. Шуңа да аларны җыючылар шул чор значоклары һәм күкрәк билгеләре артыннан куа. Ул вакытларда кебек, хәзер значокларны күпләп ясамыйлар шул. Аларны бүген төрле юбилейлар уңаеннан гына чыгаралар. Значокларны күбрәк бөкедән ясыйлар, аңа пленка кигезәләр дә шуның белән эше бетә, ә мондый значоклар озакка чыдамый бит», – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. “Кешенең ниндидер яраткан бер шөгыле булырга тиеш. Аларны кулыма алып карый башласам, тормыштагы бар проблемаларым онытыла, сирәк очрый торган значокны эзләгәндә күңелем белән ял итәм, көндәлек мәшәкатьләремнән арынып торам”, ди ул.
Әйтергә кирәк, значоклардан кала, Җәүдәт Галимов акча коллекциясен дә җыя. Ул 5 меңләп төрле акча туплаган! Ә без үз чиратыбызда аны үткән бәйрәме, 28 августта билгеләп үтелә торган коллекционерлар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез, алга таба коллекциясе яңадан-яңа кызыклы значок- тәңкәләр белән тулылануын телибез.
P.S. Җир шарында иң беренче коллекция үсемлекләр коллекциясе була. Аның хуҗасы – борынгы грек фәлсәфәчесе һәм галиме Аристотель. Һәвәскәр коллекционер төрле илләрдә үсүче үсемлекләрне туплый. Аристотельга аларны бөек полководец Александр Македонский алып килә торган була. Ә менә коллекцияләрнең иң зурысы – трамвай вагоннары тупланганы. Бу коллекциянең хуҗасы тумышы белән Филадельфиядән, ә менә исеме беркемгә дә мәгълүм түгел. Биредә шулай ук Ленинград һәм Мәскәү трамвайлары да бар. Иң кечкенә коллекция Ереван остасы Эдуард Казарянныкы. Ул җыйган бик кечкенә предметларны лупа аша гына күреп була. Эдуард Казарян һөнәре буенча скрипкачы, шуңа да иң беренче җыя башлаган предметлары арасында үз куллары белән ясаган 15 миллиметрлы скрипка бар. Аннан соң ул энә тишегенә сыярлык паровоз составы ясый.
Мәрьям Заһиди
Бик кызыклы мәкалә. Белмәгән әйберләр бик күп икән.
Кем, нәрсә җыярга ярата инде. Һәр кешенең үзенеке. Кемдер курчаклар, сувенир бакалар, монеталар, маркалар…Саный китсәң бик күп төрле. Җыю гына бер хәл, әле аның тарихын да белгәч бик әйбәт инде. Без кечкенә чакта төрле төсле пыялалар, конфет кәгазьләре җыя идек, шулар белән уйный идек, әти-әниләрнең уенчыклар алырга акчалары юк иде. Аның уенчыгы да бик юк иде. Хәзер телэсәң әллә нәрсәләр җыярга була, ник,нәрсә җыйганыңны гына анларга кирәк. Бер кызыксыну, азарттыр инде ул. Яхшы шөгыль дип уйлыйм.