Кер сабынының файдасы бармы?

Кер сабынын Рәсәйнең бөтен гаиләсендә дә кулланалар. Кайбер хатын-кызлар аның белән киемне генә түгел, савыт-сабаларны да юалар. Алай гына да түгел әле, дивардагы пычракны да, идәндәге майлы тапларны да кер сабыны белән бетереп була. Мунчада тәнне дә, чәчне дә кер сабыны белән юучылар бар. Кайбер хуҗалар мәчеләрен дә шуның ярдәмендә чисталыкта тота. Әлеге селтеле продукт һәрвакыт кулланылышта булса да, аның зыяны да юк түгел. Кер сабынын кулланырга ярыймы икән? Шул сорауга җавап эзләп карыйк.

Кер сабыны нидән ясала?

Көндәлек кулланыштагы әйберләрнең зыяны-файдасы турында сөйләшкәндә, һичшиксез, аның нәрсәдән килеп чыкканын белергә кирәк. Сабын составында төп урынны май алып тора. Совет заманында кер сабынын ясаганда ашар өчен яраксыз булган дуңгыз, балык, сыер, сарык майларын кулланганнар. Ул күп эшкәртүләр аша узган: аны җитештерүчеләр чистарталар, агарталар һәм тәмсез исен чыгаралар. Бүгенге көндә аны ясау бераз үзгәрә, хәзер инде табигый майны башка матдәләр белән алыштыралар. Шулай ук составта натрий, пальминит һәм лаурин майлы кислоталары, саломас, су һәм селте бар. Күпләр СССРда ясалган сабыннарның сыйфаты хәзергеләреннән югарырак, дип саный. Шул ук вакытта, үткән гасырдагы кер сабынына каолин дигән матдәне күп салганнар, алар бүгенге көндә дә җитештерелә һәм ул “72” саны белән тамгалана, әмма алар тән һәм чәч өчен бик зарарлы. Шулай ук сабында канифоль булу да начар, ул тирегә зыянлы. Ә ул Советлар Союзында сабын җитештергәндә еш кулланылган: аның ярдәмендә кер сабыны тиз күбекләнгән һәм озак сакланган.

Химик матдәләр китереп чыгарган җәрәхәтләр

Кер сабынының төп эше – төрле өслектәге майлы пычракларны, тукымадагы авыр бетә торган тапларны юкка чыгару. Безнең тәнебез мондый тапларга карганда күпкә нәзегрәк, нәзберегрәк бит. Шуңа күрә дә еш кулланган очракта кер сабыны тирене боза. Киемнәрне һәрвакыт кер сабыны белән юсагыз, куллар кибә, ялкынсына, корылана һәм тиресе куба башлавын сизгәнсездер. Кайбер җитештерүчеләр сабын тапларны тагын да әйбәтрәк юкка чыгарсын өчен аңа зәһәр натрийны арттырып салалар. Ә ул, борын куышлыгы, тамак яки күзләргә тисә, химик ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер очракта тән бөтенләй бозылып, аңарда дерматит дигән авыру килеп чыгуы да ихтимал.

Иммунитет начарлану

Кер сабыны бактерияләрне бик әйбәт бетерә. Шуңа күрә дә үткән гасырда аны өй хайваннарын юганда, алардагы бетләрне юкка чыгарырга кирәк булганда кулланганнар. Кеше өчен бактерияләрне бетерә торган сабын белән еш юыну файдага түгел. Сүз монда кер сабыны турында гына түгел, ә кибетләрдә хәзерге вакытта күпләп сатыла торган антибактериаль сабыннар турында да бара. Тәннең саклана алу сыйфаты аркасында бактерияләр безгә зыян сала алмый. Ягъни кер сабыны белән көн саен юынып торсак, тән ялкаулана һәм начар микроорганизмнарга каршы көрәшми башлый. Ягъни, аларны еш куллансак, эпидермис үзенең табигый саклану үзлеген югалта. Тора-бара бу тәндә төрле авырулар һәм инфекцияләрнең җиңел таралуына китерергә мөмкин.

Аллергия

Бүгенге кер сабынннары элеккегеләреннән нык аерыла. Үзгәртелгән рецептура аркасында алар көрән төстә түгел, ә ак һәм тәмле исле. Еш кына аларны гади хуш исле сабыннан аерып та булмый. Кер сабынындагы коңгырт төсне бетерү, аңа ачык төсмер бирү титан диоксиды аша бара. Аңлашыла, бу безнең организм өчен шулай ук файдалы матдә түгел. Әлеге химик кушылма канцероген, ягъни яман шеш барлыкка китерү сыйфатына ия, яки аллергия китереп чыгара. Шуңа күрә кер сабынын кулланырга теләсәгез, коңгырт төстәгеләрен сайлау дөресрәк булыр.

Кер сабынының файдалы үзлекләре

Билгеле, кешелек яратып кулланган кер сабынының яхшы яклары да юк түгел. Аның антибактериаль көчкә ия булуын берничек тә кире кагып булмый. Шуңа күрә битегезне бетчәләр бозса, кара сыткылар чыкса, кер сабынын куллана аласыз, ул бик булыша. Әмма аны бер тапкыр гына кулланырга ярый. Кер сабыны белән яраларны һәм төрле җәнлек тешләүләрен бер кат эшкәртергә була. Сабын белән су эретмәсе тәндәге гөмбәчекләр китереп чыгарган кычытуны, кызаруны бетерә. Ринит дигән авыру вакытындагы борын куышы ялкынсынуны да кер сабыны күбеге белән чайкатып киметергә мөмкин. Ләкин алда санап үтелгән бөтен дәвалану ысулын да бер генә тапкыр кулланырга ярый, еш файдалану тәнне һәм сәламәтлегебезне боза.

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен