Хатын-кызга чалма килешәме?

Быелгы җәй үзенең төрлелеге белән күпләрне шаккаттыргандыр. 1 нче июньдә кар яву дисеңме, көйдерә торган кояшлы көннәрме, яңгырмы, давылмы – барысы да булды. Көннәр көзгә борылганчы, җәйге кәеф төшмәсен өчен, гүзәл затларыбызга берничә үзенчәлекле тәкъдимебез бар.

Урамга чыгуга соры киемнәрне күрү, кешеләрнең тыз-быз кара масса булып чабуы кемнең күңелен күтәрсен инде? Өстәвенә көне дә болытлы булса. Шушы “көтү”гә ияреп китмәү – безнең төп максат. Аңа түбәндәге ысуллар белән ирешеп була:

— күзлек;

— яулык;

— кызыл иннек;

— эшләпә;

— кызыклы рәсем детальләре;

— футболка һәм сарафан;

— чәчне үзенчәлекле итеп җыю;

— тюрбан (чалма);

— зур муенса, алкалар;

— бил сумкасы.

Һәрберсенә аерым тукталып үтик.

Кояшлы көнне кара күзлек киюгә беркемнең дә исе китмәс. Бу бик уңайлы да. Күзне кысып йөрүгә караганда, рәхәтләнеп тирә-юньне күзәтеп була. Болытлы көннәрдә дә Казан урамнарында күзлекле кешеләрне очраткан булды, ләкин бу бераз сәеррәк тоела: кояш булмагач, күзләрне нәрсәдән саклыйлар соң? Шулай ук гади күзлекләр дә образга ачык төсләр өсти алуын онытмагыз: пыяла кырыйлары җете төсләрдә дә була ала бит.

Яулыкны башка гына түгел, мисал өчен, сумка кырыена да бәйләп куеп була. Ачык төстәге тукыма сезне барысыннан да аерып торыр. Артык зур яулык сайламагыз, кечкенә генә, җиргә хәтле салынып тормаган бизәк бик урынлы булыр.

Кызыл иннек сөртүнең төп кагыйдәсен барыгыз да беләдер инде: иннек сөртсәгез, күзегезне артык каты буямагыз, яки киресенчә. Кызыл иннек күп кенә киемгә килешеп тора: эшкә барганда киелә торган рәсми стильгә дә, очрашуларга баргандагы гадәти күлмәкләргә дә.

Эшләпәне сайлаганда бик сак булырга кирәк. Ул иннек кебек бөтен киемгә дә, барлык җиргә дә бармый. Кием белән эшләпнәнең төсе бер үк булса, аны рәсми урыннарга кию мөмкин, ләкин кара күлмәк белән салам эшләпә, әлбәттә инде, килешми. Ял вакытында исә эшләпәнең барысы да килешә. Чәчәкле күлмәкләр, ак футболка белән джинсы чалбарларга салам эшләпәләр бик матур була.

Кызыклы рәсемне хәзер күпләрнең киемендә очратып була. Чигүле бизәкләр дә, хайван тиресе сыман эшләнгән кием детальләре дә игътибарны җәлеп итә. Бу алымны модадан  калышмаска тырышкан кызлар аяк киемнәрендә кулланырга ярата: леопардныкы кебек түгәрәк-түгәрәк бизәкле туфлиләр, чигүле үкчәләр һәм тагын әллә ниләр. Фантазия генә җитсен.

Кечкенә чакта әниләребез футболка белән сарафан кидерә иде. Ул чакта бездән дә матуррак кыз балалар бакчасында булмагандыр. Хәзер шул мода яңадан кайтты. Ак, кара, ачык зәңгәр, алсу футболка өстеннән төрле төстәге джинсы сарафан кияләр. Джинс гына түгел, бәйләнгәннәрен дә очратып була әле.

Чәчләрен хатын-кызларыбыз ничек кенә җыймыйлар! Чәч кыстыргычлар белән дә, төрле тимер каптырмалар, хәтта җепләр ярдәмендә дә. Монда инде илһам ничек килүенә карап эш итегез. Ләкин туздырып җибәрү яки бергә җыюдан качарга тырышыгыз, кабатланмагыз. Аннан соң хәзер чәчне әллә ничә төрле итеп үреп була бит. Үрелгән чәчләр шулай ук образны кабатланмас итә һәм хәзерге мода җилләренә дә каршы килми.

Тюрбан, ягъни чалма бәйләргә өйрәнү дә кыенлык тудырмас дип уйлыйм. Интернет челтәрендә аны урау турында меңләгән видео табып була. Башта үзегезгә килешә торган төстәге шарф табарга кирәк, аннан инде рәхәтләнеп төрле бәйләү ысулларын сынап карагыз. Кибетләрдә әзер чалмалар да сатыла. Аларны башлык кебек киеп куялар. Бер ияләнеп китсәгез, аның бик уңайлы нәрсә икәненә төшенерсез. Чәчне озаклап җыясы юк, чәчегез муенга төшеп борчымый, мондый баш киеме, җитмәсә, зәвыклылык та өсти әле.

Соры, кара киемнәргә матур, зур зәркан эшләнмәләре аерым ямь бирә.

Җәй башында ук модага кергән бил сумкаларын хәзер җилкә аша да кия башладылар. Җилкәдә асылынып торган сумкаларга караганда билгә тагылганы үзенчәлеклерәк күренә. Бу да сезгә башкалардан аерылып торырга ярдәм итәр.

Шулай ук язма ахырында ир-атларыбызга да берничә киңәшебез бар.

— Берничә ел рәттән балтырлары тарайган чалбарлар модада. Быел да аларны сайлау хуплана.

— Шулай ук оек белән чалбар арасында аяк бераз ачык калса әйбәт.

— Ир-егетләребезгә шарф ябу да килешә. Ләкин аның материалы каты булырга тиеш.

— Шулай ук зур аяк киемнәре кию әйбәт булыр, ул көчле затларыбызны гайрәтлерәк итеп күрсәтә, ди модельерлар.

Башкаларга охшамас өчен тутый кош кебек киенү мәҗбүри түгел, әлеге язма шуны исбатларга тырышты. Зәвык белән гадәти киемгә берничә үзенчәлекле деталь кертеп җибәрсәгез, шул җиткән. Матур булыгыз!

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен