Акчаң бер дә юк мени соң, бәгърем?

Айрат Гайфуллин рәсеме
  • Мин сезнең кызыгызга өйләнергә телим!
  • Ә син минем хатын белән сөйләштеңме соң әле?
  • Сөйләштем, тик кызыгыз миңа күбрәк ошый.

***

  • Көне буена иремә бертуктамый нидер сөйлим, ә ул ник бер сүз дәшсен?! Әллә чирле микән, профессор?
  • Бу чир түгел, бу — талант!!!

***

—    Сөеклем, телисеңме мин сиңа айны да, күктәге бөтен йолдызларны    бүләк  итәм!

—   Акчаң бер дә юк мени соң, бәгърем?

***

  • Менә элек, Япониядә, картларны тауга менгезеп, шунда үлергә калдыра торган булганнар.
  • Иптәш Премьер-министр, пенсия буенча тагын нинди тәкъдимегез бар?

***

  • Мин ябыгам
  • Күптәнме?
  • Ярты сәгать уже.
  • Сизелә.
  • Чынлапмы?
  • Әйе, күзләрең ач.

***

  • Мәскәүләр яхшы яшиләр, чөнки күп эшлиләр, ди.
  • Алар яхшы яшәсен өчен бөтен ил күп эшли.

***

Узып баручы балыкчыдан сорый:

  • Тоттыгызмы?
  • Тоттым да, елгага ыргыттым.
  • Бик бәләкәй булгандыр инде.
  • Сезнең хәтле бар иде, шундый ук бәйләнчек…

***

  • Ник күзләрең кызыл?
  • Кичә койма ярыгыннан карап тора идем, күзгә төрттеләр. Хәзер икесе дә авырта.
  • Икенчесе ник авырта?
  • Кем төрткәнен карамакчы идем.

***

Пенсия яшен арттыргач

  • Хөппиҗамал, кая барасың?
  • Эшкә, күрше.
  • Кая эшлисең соң?
  • Эшләгәнемне хәтерлим анысы, ә менә кайда эшләгәнемне оныттым….

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен