Игълан ителмәгән сугыш-2

Дәвамы. Беренче өлешен бу язма астындагы сылтама буенча укып була.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

“Безгә химикатлар кирәк!”

15 ел буе Кашгардан мәгълүматлар сирәк килә. Өремчидагы хәлләрдән соң, Синьцзянда интернетны бер елга сүндерәләр. Аксудагы теракт турында хәтта кытайлылар үзләре дә белми кала, чөнки хөкүмәт бу мәгълүматны үз вакытында “йомып” өлгерә. Синьцзянда, элеккечә, туристлар булмый диярлек – чит илдәгеләр өчен ябык Тибет шәһәренә барган авантюристлар һәм велосипедларда йөрүче спортчылар гына күренгәли. Нинди дә булса яңалык белергә теләп, автор хәтта шул спортчы, сәяхәтчеләрне дә эзләп тапкан һәм алар белән аралашкан.

2003 нче елда бер спортчы авторга куркыныч хәбәр җиткерә. Ининда бер кыргыз Кашгардагы массакүләм атып үтерү турында сөйли. Спортчыга ул үзенең шуларны күреп торуын, шаһит булуын әйтә. Кыргыз мәетләрне ташучы йөк машиналарын, алардан тамып кына түгел, агып барган канны, хәтта шул хәлләрнең кайсы урында булуына хәтле хәтерли. Берничә елдан соң Кашгар кешесе дә башка спортчыларга әлеге хәл турында сөйләп бирә.

2007 нче елда Синьцзяннан Рәсәй телевидениесенә бердәнбер яңалык килеп ирешә: Юрункаш елгасында көймәдәге сәфәр барышында Сергей Черник җитәкчелегендәге алты кешелек экспедициянең дүрт кешесе һәлак була. Бу хәбәр зур шау-шу уята, эшне полиция тикшерә. Черник төркемен җитәкләгән уйгыр гиды 2015 нче елга хәтле хатларга җавап бирә, ә аннан соң элемтәләр өзелә.

Якынча шул вакытта Мюнхендагы  хокукларны яклаучы “Халыкара уйгыр конгрессы” оешмасы Синьцзянда югалган кешеләр турында куркыныч хәбәрләр бастыра башлый. Аларның хәбәренчә, уйгырларга провинциядән читтә яшәгән туганнары белән аралашу тыелган. Телефонга бер-бер артлы шалтыратулар җавапсыз кала. Уйгырлар читтә яшәгән дусларының номерларын Кытайда киң танылган WeChat мессенджерыннан да бетерәләр. WhatsApp белән Фейсбук болардан да иртәрәк тыела, ләкин хәзер инде бу кушымталарны кулланган кешеләргә төрмә белән яныйлар.

Элемтәләр һәм чатлар гына тыела башлаганда, читтә укучы балалары белән уйгыр ата-аналары видео аша хәбәрләшкән. Ләкин аларның телдән әйтелгән сүзләре аралашу вакытында күрсәтелеп барган ак кәгазьдәге язулардан нык аерылган. Кайбер кешеләр элемтәне видеоуеннар аша да җайга сала. Әмма соңрак бу ысул белән аралашу да өзелә, тынлык урнаша. Авторның дусты, алман велосипедчысы, 2016 нчы елның көзендә Синьцзянга сәяхәт кыла. Ул Хотан шәһәренең тулысынча чәнечкеле тимерчыбыкка “уралуын” әйтә. Пекинның рәсми шигарь дә үзгәрә – “Чүп үләнен берәмләп утап кына җиңеп булмый, – ди Кашгардагы бер партия әгъзасы. – Безгә химикатлар кирәк!”

Бу вакыйгаларга кадәр берничә ел элек Тибетта Кытай видеокамералар урнаштыра. Алар кеше күп җыелган урыннарны шикле дип табуга һәм шундук үзәккә хәбәр җиткерүгә көйләнгән. Тышкы яктан алар әйләнеп торучы шарларга охшгаган. Кеше башы хәтле бу камераларга, тагын да куркынычрак тоелсын өчен, күзләр дә ясап куела. Компартиянең җирле бүлегендә “Тибетны тынычландыручы” Чэнь Цюаньгао сәркатип итеп билгеләнгәч, хәлләр тагын да коточкыч төсмер ала.

Үзенең программ чыгышларының берсендә яңа җитәкче “террорчыларның тәннәрен халык сугышының киң диңгезендә күмәргә” вәгъдә бирә. Өч айдан соң кулга алулар башлана. 2017 нче елның апреленнән башлап, “кирәгеннән артык” динилек, пәрәнҗә кию, сакал йөртү, милли киемнән булу, Коръәнне халыкка аңлату, балаларга гарәп исемнәре бирү репрессия сәбәбе дип санала. Полиция хезмәткәрләренә өстән кулга алынучылар саны төшерелә – кайбер җирләрдә ул җирле халыкның 40%ын тәшкил итә. Риза булмаган кешеләр шундук “тәрбия лагерьларына” җибәрелә. “Лагерь” – чүлдә урнашкан биек диварлы, тимер капкалы, чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган һәм күпсанлы сакчылары булган җир. Уйгыр чыганаклары мондый лагерьларда йөз меңләп кеше урнашуы турында хәбәр иткәч, автор тагын бер тапкыр Синьцзянга барып кайтырга карар кыла.

Алсу Сәлах

(дәвамы бар)

Игълан ителмәгән сугыш

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен