Исән кайтканнары өчен гаепле

Игътибар! Нечкә күңелле кешеләргә, авырлы хатыннарга, шулай ук 16 яше тулмаганнарга бу язманы укырга киңәш ителми! Бу мәкалә кемнедер булса мәсхәрәләү, рәнҗетү максатыннан язылган дип кабул итмәссез дип ышанам! Әлеге материал тормышта булган мондый аяныч хәлләрне белеп торсыннар, онытмасыннар өчен, үлгәннәргә хөрмәт йөзеннән язылды, башка болай яшәмәскә кирәклеген күрсәтү өчен тупланды.

1945 нче елдагы Бөек Җиңү совет халкына тарихта иң куркыныч фаҗига белән ирешелде. Бу афәт 27 миллион кешенең гомерен генә алып китмичә, үз артыннан миллионлаган тол хатыннар, ятимнәр, мөмкинлекләре чикле кешеләрне калдырды. Санкт-Петербургтагы Хәрби-медицина музее мәгълүматләре буенча, Бөек Ватан сугышында 46 миллион 250 мең кеше төрле яралар алган. Аның 10 миллионы фронттан инвалидлыкның төрле формалары белән кайта: 775 мең кешенең башы яраланган килеш, 155 меңе бер күз белән, 54 меңе тома сукыр килеш кайта, 3 миллион фронтовик сыңар кул белән һәм тагын 1 миллион 100 меңе ике кулсыз кала.

«Самавырлар» һәм «танкистлар»

1944 нче елдан алып  инвалид фронтовиклар илнең бар шәһәр урамнарын, салаларын тутыра. Тәгәрмәчле арбаларда, җирдән махсус җайланмалар белән этенеп хәрәкәтләнгән бу кешеләргә совет халкы «танкистлар» дип исем бирә. Ә менә иң авырларына, аяк-куллары булмаганнарына  «самавырлар» дигән кушамат тагыла.

Советларга каршы агитация алып бармасыннар өчен, чекистлар сугыштан гарипләнеп кайтучылар артыннан каты күзәтү алып бара. 1943-1944 елларда ук КГБ дәүләт куркынычсызлыгы органнарына инвалидлар арасында профилактик эш алып баруларын таләп итү турында күрсәтмә җибәрә. Дәүләт, үзенә кирәкне алгач, сугышта Җиңүне якынайткан бу мөмкинлекләре чикле ир-егетләрне язмыш кочагына ташлый. Инвалидларны беркая да эшкә алмаганнар, иң авыр I һәм II төркем категорияләр өчен пособие нибары 300 сум булган, чагыштыру өчен, бу квалификациясе булмаган эшченең ярты хезмәт хакын тәшкил иткән. Авылларда хәлләр тагын да начаррак. Гомумән, совет власте бу гарип кешеләр артыннан аларның туганнары карарга, дәүләт аларга бернәрсә белән дә ярдәм итәргә тиеш түгел дип санаган. Фронттан кайткан бу инвалидлар иске-москы алама киемнәрдә йөргән, хәер сорашып утырган, тамак туйдырыр өчен җырлар җырлаган,  уен коралларында уйнаган, кайберләре вак сату белән шөгыльләнгән.

Валаамдагы махсус лагерь

1949 нчы елны, Сталинның 70 еллык юбилеен билгеләр алдыннан, аңа бүләк ясау йөзеннән күрәсең, мөмкинлекләре чикле фронтовикларны Көньякның ерак утрауларына, шулай ук Себернең аулак почмакларына озаталар. Күз алдына да китерергә куркыныч, инвалиларның тагын бер өлеше атып үтерелә.

Валаам — икенче Бөтендөнья сугыш инвалидлары өчен махсус оештырылган лагерь, ул Валаам утравында Ладожское күленең көньяк өлешендә урнашкан. Бирегә сугыштан соң 1950-1984 нче елларда инвалид фронтовикларны алып килгәннәр. Бу лагерь Сталин инициативасы белән СССР Министрлар Советы һәм СССР Югары Советы Президиумының «Хәерчелек белән һәм җәмгыятькә каршы булган элементлар белән көрәшү» карары нигезендә оештырыла.

СССРда инвалидлар мәсьәләсе бер төн эчендә, совет халык милициясенең махсус отрядлары көчләре тарафыннан хәл ителә. Органнар, яшәү урыннары булмаган гарипләрне бер төн эчендә камап алып вокзалга алып бара, кешеләр йөртү өчен җайланган товар вагоннарга төяп эшелоннар белән Валаамга озаталар. Имеш, Җиңү көнен билгеләгәндә шәһәр урамнарында хәер сорышып утыручы бу гарип-горабалар үзләрнең тышкы кыяфәтләре белән бәйрәмнең ямен җибәрә, шәһәр урамнарын күңелсезләндерә.Тарихчылар арасында шундый фикер дә йөри: урамдагы сукбай фронтовиклар, беренче чиратта, сугышта штабларда утырганннарның ачуын китергән.

Төрле имеш-мимешләргә караганда, инвалидларны лагерьларга озатуны Жуков шәхсән үзе оештырган. Гарипләрне СССРның барлык эре шәһәрләреннән төяп алып киткәннәр. Масштабы буенча моңа кадәр тиңе булмаган махсус операция барышында илне «кирәкмәс» фронтовик солдатлардан  бер төн эчендә «чистартып» бетерәләр. Ә менә үз гаиләләрендә яшәгән гарип фронтовикларга кагылмыйлар. Истәлекләргә караганда, гарип фронтовиклар булдыра алганчы каршылык күрсәтә, поезд рельсларына ташлана, әмма армиягә чакырылучы яшь солдатлар аларны күтәреп алып шушы поездга тутыра. Аларны төягән вакытта, бу фронтовик солдатларның күкрәкләрендәге орден-медальләренең зыңгылдаган тавышы бик еракларга ишетелгән, диләр.

Аяк-куллары булмаган, «самавыр» кушаматлы беркемгә дә кирәк булмаган меңәрләгән йортсыз, гаиләсез, акчасыз гарипләрне дә шушы Валаам лагерена озак елларга тоткынга утыртып куялар. Катгый режимлы бу лагерьга эләгүчеләрнең язмышы бигрәк тә авыр була. 1950 нче елда оешкан әлеге учреждение рәсми рәвештә Сугыш һәм хезмәт инвалидлары йорты дип аталган. Имеш, инвалидларны бу йортта тәрбияләү, ашату, саф һавада яшәтү аларга файдага булачак. Сугыштан аяк-кулсыз кайтканнары өчен «гаепле» булган бу кешеләр репрессия лагере һәм психологик сырхауханәне хәтерләткән шартларда тотыла. Валаам тормыш итәр өчен бер дә уңай булмый —цивилизациядән ерак, табигате кырыс, биредә гомер итүче фронтовиклар дарулар һәм ашамлыкларның ерактан килүен көтеп утырырга мәҗбүр була. Лагерь иске чиркәү бинасында урнаша, аның бер корылмасында түбәсе бөтенләй булмый, электр уты берничә елдан соң гына бирелә. Беренче вакытларда медицина хезмәткәрләренә кытлык була. Булган персоналлары да фронтовиклар артыннан карамаган, айлар буе урын-җирләрен алыштырмаган, аларның кирәк-яракларын урлаган. Инвалидларның күбесе утрауга килүнең беренче айларында ук мәрхүм була. Пациентларның паспортлары, орден-медальләр белән бүләкләнү турындагы документлары тартып алына. Кайвакыт аларны саф һава суларга чыгарганнар, аяксыз һәм кулсыз булган кешеләрне агач ботакаларына элә торган булганнар, еш кына аларны шунда онытып та калдырганнар, араларында кышкы суыкларда катып үлүчеләре дә булган. Бу хәлне күз алдына китерүе дә  куркыныч.

Мөмкинлекләре чикле фронтовикларны Вологод өлкәсенә дә озата торган булганнар, биредәге интернатта берничә йөз шундый ветеран яшәгән. 1952 нче елда монда Лениград урамнарында хәер сорашып утырган аяксыз Василий Петроградскийны алып киләләр, ул бирегә дуслары бүләк иткән баян белән килә. Василий интернатта инвалидлар хорын оештыра, бу хор яр буенда туристларга  җырлар җырлап утырган.

ГУЛАГ әсирләреннән аермалы буларак, Валаамда яшәүчеләр үз язмышлары турында белешмәләр калдыра алмый, чөнки язарга кәгазъләре булмый. Тиешле органнар рөхсәтеннән башка, инвалид ветераннар янына читтән бер кеше дә килә алмаган. Дөресен әйткәндә, сугыштан гарип кайтканнарга мондый махсус йортлар барлыгын белүче кешеләр дә булмаган. «Самавырларның» язмышы турында архив документлардан, бик аз санлы әдәби әсәрләрдән генә мәгълүм. Валаамдагы лагерь 35 еллап эшли, аны 1984 нче елда гына ябалар.

Әйтергә кирәк, мондый лагерьларда яшәүчеләрнең күпчелеге, совет власте тарафыннан Ватанга файда китерми торган «кеше материалы» дип саналган 20 яшьлек егетләр була. Аларның күбесе Берлинны алганда, 1945 нче елның март-апрель айларында инвалид кала. Бу вакытта Жуков, танкларны экономияләү максатыннан, пехота солдатларын  миналы кырларга атакага җибәрә, миналарга эләгеп шартлаган солдатлар үз гәүдәләре белән гаскәрләр өчен юл ачып Бөек Җиңүне якынайткан. Әлеге факт белән иптәш Жуков (бу очракта иптәш диясе килми) Эйзенхауэрга мактана, бу хакта Америка хәрби башлыгының шәхси көндәлегендә язылган була, совет коллегасының мондый хәбәреннән хәтта аның чәчләре дә үрә торган, диләр.

Сугыштан соң күпме еллар узганнан соң гына, исән калган инвалид фронтовиклар хөкүмәттән төрле льготалар ала башлый. Илебезне фашитслардан яклаган шул аяк-кулсыз яп-яшь егетләр махсус лагерьларда тереләй «күмелә», аларның исемнәрен, интегүләрен, газапларын, җәфа чигүләрен бүген бик азлар гына белә диярлек…

Мәрьям Заһиди

    1. Куркыныч…. И Ходаем, бу язма хәзер 9 май көннәрендә Жуков портретларын күргән саен искә төшәчәк. Әле Дә инвалидларга мөнәсәбәт ерак китмәгән. Моннан 15 еллар элек Европа илләренең берсендә булдым. Кибетләрдә, урамнарда коляскалы инвалидларның күплеген күреп шаккаткан идем. Бигрәк инвалидларның күп икән, бездә юк алар бу кадәр дип аптыраган идем. Баксаң, алар бездә өйләреннән генә чыга алмый икән……БИК йөрерләр Иде кибетләрдә Дә урамнарда да. Аллам сакласын, дияргә генә кала.

  1. Коточкыч рәхимсезлек,оятсызлык бит бу илебезнең батырларына карата. Шушы геройларны тоткынлыкка ябып,ни йөзләре белән җиңуне бәйрәм иттеләр икән?!

  2. Бу коточкыч хәлләр йөрәкне тетрэнәерде. Безгә Бөек Җиңүне китергән,без рәхәттә яшәсен өчен үз-үзләрен аямыйча сугышкан сугышчылар, солдатларны инвалид дип шушылай җәберләү,мыскыл итү, махсус боерык белән үтерү, мондый вәхшилекне бер ил дә үзенең сугышчыларына карата эшләмәгәндер. Ни өчен бездә генә шулай булган соң ул? Үз халкы турында кайгыртмаган ил нинди ил була инде? Минем ике бабай, аларның уллары, энеләре турында шулай ук бернинди хәбәр дә, истәлекләр дә юк, бәлки алар да шунда булгандыр…Уйларга да куркыныч. Бер абый, Солтан исемле, армиядә булган, 1939 нчы елны хезмәтен тутырып кайтасы була. Ниндидер үтеп баручы поезд белән Кукмарага кайтып, авылга кайта,1939 нчы елның жәе була бу. Капкадан кайтып керүгә ике чүмеч су сорап эчә башта, аннан соң гына исәнләшә, хәле булмый. Син ничек кайттың, кайларда булдың, бүтән китмисеңдер бит инде, дигән сорауга, ул: анда коточкыч сугыш, белмим кайчан бетәр ул мәхшәр, әз генә ял итәм дә, кабат китәм, ди. Ишегалдында торган ат арбасына ятып (тамак ялгагач, өйдэ йоклый алмыйм, дигән) ике көн йоклаганнан соң торып, биштәрен асып, саубуллашып чыгып киткән. Шул китүдән аны бүтән бер кеше дә күрмәгән дә, ишетмәгән дә. Вафаты да, хәбәре дә килмәгән. Кайда туфрак булганнардыр инде җанкисәкләребез. Андый югалган кешеләр ил буенча бик күптер, нишләтәсең шулай булган шул. Бу мәкаләдә язганнарны тарих дәресләрендә укытмыйлар шул, шуңа кеше белми, сер. Рәхмәт менә шушындый иң олы тема күтәреп чыкканыгыэга, бик белмәсәм дә әти-әниләр исән чакта сөйләгәннәр әзерәк искә төште. Иң зур теләк шул инде : мондый хәтәр сугышлар бүтән булмасын, барыбыз да тигез, матур итеп, сөенеп, тыныч тормышта яшәсәк иде!

  3. Без, сугыштан соң туган буын, берни дә белми үстек. Минем әни ягыннан картәти Сталинградта хәбәрсез югалган. Аңарчы яраланып, (разрывная пуля күкрәген үтәли тишкән булган) авылына кайтып 6ай яшәп киткән.Ярасы төзәлгәч китеп, гаип булган.Эшелоннан язган бер генә хаты килгән. Аның сөйләгәннәрен әни миңа да сөйли торган иде. Окоп казырга кәйлә дә бирмиләр «татарин» дип, туң җирне көрәк белән казып керә икән. (Алар нәселе белән көрәшчеләр). Яшь кенә балаларны китерәләр, үләбез бит дип елашалар, бомбежка башланса, куркып окоптан чыгып йөгерәләр дә, немецлар самолеттан атып үтереп бетерәләр икән. Шуларны исенә төшереп, елаган картәти. Үзенә дә нибары 32 яшь булган. Көненә бер генә бәрәңге ашасам да риза булыр идем дигән. Бер дә сугышка керәсе килмәгән. Сталинградны Аллаһы Тәгалә каргаган урын дип атаган. Менә бит, исән кайтканнар да нинди җәберләүләргә дучар булган. Хәзер дә кешеләр бер-берсен тотып ашарга тора. Аллам сакласын мондый афәтләрдән. Әле дә без белмәгән әллә ниләр бардыр әле.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен