Юынтык су эчеп исән калган

1920-1921 нче елларда 90 миллион халкы булган Рәсәйнең 35 губерниясенә коточкыч ачлык килә. Рәсми статистика буенча, бу чорда 40 миллион кеше ачлыктан интегә. Таякның иң авыр башы Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләргә төшә. Ачлык Татарстан, Башкортстан, Оренбург якларында котыра. Бу афәттән бигрәк тә республиканың Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары халкы зур зыян күрә.

Илдә ачлык булу сәбәпләренең берсе — 1920 нче елдагы көчле корылык. Киләсе елда халыкны ашатырлык  уңыш булмаячагы шушы ук елны мәгълүм була. Сакланып калган документларга караганда, җир үзенең уңдырышлылыгын югалткан, гумусның сыйфаты түбән, туфракны эшкәртү өчен ашламалар да кулланылмаган. Моңа кадәр берничә ел халыкның җир белән шөгыльләнәнергә җае да булмый. Башта Беренче бөтендөнья, аннан гражданнар сугышы. Күпчелек ир-егетләр фронтта һәлак була, шуңа да авыл хуҗалыгы өлкәсе түбәнгә тәгәри. Өстәвенә, шушы коточкыч  табигый һәлакәт — корылык килә. Җир кояштан шулкадәр кызган була ки, аңа хәтта яланаяк басып торырлык та булмый. Татарстанга бер генә тамчы да яңгыр төшми. Кырларда игеннәр көеп бетә.

Ачлыкнең икенче төп сәбәбе — әле аякка басарга да өлгермәгән республиканың коточкыч салым җыюда үтә дә актив катнашуы. ТАССР 1920 нче елда, каты корылык чорында оеша. Бүген Татарстан оешуга 100 ел тулуга  әзерлек башланды инде. Нәкъ менә ТАССР оешкан елны Татарстан бер үзе 10 миллион 120 мең пот икмәк әзерләргә тиеш була (162000 тонна)!!! Бу фәрман 1920 ел башында килеп төшә. Илгә продразверстка планы кертелә, халыктан көчләп ашлык җыя башлыйлар. Яңа гына оешкан, корылык килгән республикага 10 миллион поттан артык икмәк салымы салына. Артык икмәкне җыеп алып шәһәрдәге эшчеләрне һәм армияне ашатырга җыеналар. Алга таба бу сан тагын да арттырыла һәм ТАССР 15 миллион пот икмәк әзерләргә тиеш була! Бу эше башкарып чыгу махсус оешкан наркомпродка йөкләнелә. Аның составына бик кансыз  кешеләр керә, алар алга куелган  бурычны теләсә нинди чаралар кулланып та башкарып чыгарга әзер була.  Өстәвенә, икмәк тапшырмаучыларны җаваплылыкка тартырга була дигән карар чыга. Болай да ярлы халыкны чып-чынлап талау башлана. Ул гына да түгел, халыктан «чәчүлек орлыгын җыеп, җәмәгать амбарларына салабыз» дигән мәкерле сылтау белән, тагын 2 миллион ярым пот икмәк тартып алына.

Ашлыктан тыш, декабрь ахырларына крестьяннардан талап тагын 380 мең поттан артыграк ит, 1 млн. 652 мең пот бәрәңге, 17 миллион данә йомырка, 11 мең пот май, 8880 пот бал, 227344 данә тире, 13276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе җыеп тапшырыла. Шулай итеп, кешеләр әле киемсез дә калырга мәҗбүр була, чөнки күп вакыт алар үзләре өчен кием-салымны мал тиресеннән, йоннан, киндердән эшләгәннәр.

1920 елның 1 декабренә ТАССР да продразверстка планы 102 процентка үтәлә. Бу вакыт ТАССР белән Сәхибгәрәй Сәетгалиев дигән кеше җитәкчелек итә. Шушы «тырышлыгы» өчен аны Мәскәүдә алтын сәгать белән бүләклиләр. Шулай итеп, 1921 елга халык икмәксез, азык-төлексез, чәчүлек орлыксыз килеп керә һәм рәхимсез ачлыкка, ялангачлыкка дучар ителә.

Ачлыктан үлүчеләр саны буенча беренче урында Тәтеш кантоны була. Бу вакыт биредә ачлыктан шешенеп  63 мең кеше үлә, бу бар халыкның 35 %  дигән сүз. 1921-1922 нче елларда Чистайның 23 % халкы ачлыктан кырыла, шундый ук хәл Спаста да күзәтелгән. Үлүчеләр саны буенча Бөгелмә өязе республикада өченче урында. Барлыгы исә ачлыктан Татарстанда якынча 400-600 мең кеше үлгән дип фаразлана. Бу рәсми саннар, вафат булганнарның төгәл санын беркем дә белми. Ул вакытларда татарлар бик күпләп Урта Азиягә, Себер якларына юл ала. Алар ачлык башлангач кузгалган, әмма күбесе барып та җитә алмаган, юлларда үлгән. Аларның саны да билгесез кала. 1922 нче елда миллион ярым ятим калган бала юл буенча ризык эзләп йөрергә мәҗбүр була.

1920 елда ук  халык алабутадан көлчә пешергән, имән чикләвеге һәм кайрысы, ат кузгалагы, чөгендер, кәбестә, бәрәңге яфраклары, төрле чүп үләннәре орлыклары, юкә, каен кайрысы, салам, пычкы чүбе, кычыткан, хәтта мәчеләр һәм этләр белән дә тукланганнар, хайван сөякләреннән он ясаганнар, кара балчыкка кадәр ашаганнар. Балчыкны ризык урынына бигрәк тә Тәтеш һәм Лаеш кантоннарында  кулланганнар. Шушы балчыкка төрле үләннәр, он кушып, көлчә пешергәннәр.Ул кайнар булган чакта әле йомшак була, суынса, ашарлыгы калмаган, көлчә тиз арада катып ташка әйләнгән.

Алабутадан ясалган бер пот он Казан базарында 122 мең сум торган. Төрле истәлекләргә караганда, Казанда иң яхшы икмәк алабутадан пешерелгәне, яшел төстәгесе булган. Тизәк кушып пешерелгәне начаррак дип саналган. Ә инде иң начар сыйфатлысы тизәктән генә торган.

Тарихи истәлекләрдә Сарман өязенең Нөркәй авылыннан Мөкәррәмә апа болай дип язып калдырган: “Юк-бар ризыгыбызны ашадык та, савыт-сабаларымны чайкап куярга булдым. Юынтык суымны түгәргә җыенганда яныма бер кыз йөгереп килде дә, апа, зинһар өчен, бу суыгызны түкмәгез, миңа эчәргә бирегез, дип ялварды. Әтием, шул суга алабута онын өстәп, аны бу бичара кызга бирде, шушы савыт-сабаны юган суны эчеп ул бала исән калган”.

Басма матбугат даими рәвештә ачлыктан кырылган авыллар, шешенеп үлем көтүче  кешеләр, корсак тифы, цинга һәм башка йогышлы авырулар таралуы турында язып чыга. Төрле эпидемияләр ничек таралмасын, кешеләрнең юынырга сабыннары да булмаган. ТАССР  халкының  80% артыгы ачлыктан интеккән.

Татар авыллары өстеннән әҗәл үзе булып киткән, диярсең.  Халык дистәләп, йөзәрләп кырылган. Үлгәннәрне уртак бер кабергә күмгәннәр, чөнки кешеләрнең кабер казырга хәлләре булмаган. Мәрхүмнәр өчен уртак җеназа укыла. Бу турыда язуы да, әйтүе дә авыр, авылларда исән калган кешеләр, ачлыкка чыдый алмыйча, үлгәннәрне пешереп ашаган. Татарстандагы урыс халкы да ачтан тилмергән. Әмма алар яшелчә коткарган. Мәет ашау галәмәте көчле булган. Мәчетләрдә җыелган үлекләргә махсус сак куела, чөнки кеше бөтен әйберне ашарга риза булган.

1922 нче елның 31 мартында ВЧК менә нинди белешмә язган: “Татарстан республикасында ачлык көчәя, үлүчеләр саны да арта, төрле куркыныч эпидемияләр таралганнан-тарала бара. Кайбер авылларда халыкның 50% үлгән. Йорт хайваннарының саны бик нык кими. Идел буенда, чын мәгънәсендә ачлык, ялангачлык котырына. Кешеләрне ашау очраклары ешая”. Шушы ук елны Политбюро Үзәк Комитеты  ачлык хөкем сөргән районнарда кешеләрне һәм мәетләрне ашау очраклары турында язып чыгуны тыйган. Шуңа да кешеләрнең бер-берсен ашау фактларын озак еллар яшереп киләләр.

Ачлыкны бар көчне туплап кына җиңеп чыгу мөмкин булган. Шуңа да 1921 нче елның 18 июлендә ач кешеләргә ярдәм итүче Үзәк комиссия оеша. 28 июльдә шундый комиссия ТАССРда да булдырыла. Ачлык кагылган районнар корылык кагылмаган өлкәләргә беркетелә.

Татарстанны шефлыкка Вологодск, Владимир һәм Петроград губернияләре ала. Көзге чәчү вакытында бу губернияләр республикага 3 миллион пот бодай җибәрә, 1922 нче елда 5 миллион пот орлык озата. Бу көзге чәчүне башкарып чыгарга мөмкинлек бирә, халык күңеленә уңышка өмет сала.

Идел буенда балаларны ашатырлык ризык булмаганга, аларны икмәкле өлкәләргә озатып коткарып калырга уйлаганнар. Барлыгы 30 меңнән артык бала читкә җибәрелергә тиеш була. Әмма кайбер өлкәләр “без ашата алмыйбыз”, дип баш тарта. Шуңа да икмәкле өлкәләргә нибары 15 меңнән артык бала озатылган. ТАССРның шәһәр һәм районнарында ачларга ярдәм итүче ашханәләр ачыла, алар ярты миллион өлкәннәрне һәм 800 мең баланың гомерен саклап кала.

Татарстанга ярдәмгә чит илләргә киткән татар эмигрантлары, АКШ, Төркия кебек илләр дә кушыла. Чит илләрдәге татар зыялылары ничек кенә булса да бу афәттән татарның мәгърифәтчеләрен, укытучыларны саклап калырга дигән максат куя. Төркия, мисалга, Татарстанның ач мөгаллимнәренә 125 посылка җибәрә. Американың шәфкать оешмасы Татарстанның 1миллион 200 меңнән артык кешесен ач үлемнән саклап кала. Бу сан республика халкының яртысын  тәшкил итә!

Татарстан республикасы ачлыктан зур югалтулар белән чыга. 1923 елда хәл бераз җиңеләя төшә. Ләкин ярты миллионнан да артык  кешесен югалткан республиканың хәле бик авыр була. 86 мең  крестьян хуҗалыгы бөтенләй юкка чыга. Идел буендагы ачлыктан барлыгы  5 миллион кеше вафат була.

Мәрьям Заһиди

  1. Мин бәләкәй чакта » 21елгы кытлыкта» дип сөйлиләр иде әле. Безнең урамда яшәүче берәүдән, кергән бер хәерче кире чыкмавын абайлап, органнарга хәбәр иткәннәр. Ул шул китүдән әйләнеп кайтмаган. Кызыл күзле Лотрый дип искә алалар иде аны. Ул урынга утырганнар » бакча сөргәндә гел кеше сөякләре чыга» дип сөйлиләр иде. Бу урын юньле булмады, гаиләдәге бөтен ир балалар акылга җиңеләйде, нишләптер. Әле бу йортта Урта Азиядән кайткан хатын яши. Башка утыручы булмады бу урынга, шикләнде халык. Тау буена урнашкан бер урамда бөтенесе үлеп беткән. Әти «мин бәләкәйдә хәрабәләре бар иде әле» дип сөйли торган иде. Бу урында хәзер басу.

  2. Бик авыр, коточкыч еллар булган инде. Ачлыктан күпме халык кырылган, нишлисең, бу безнең үткәнебез, дәреслекләрдә тулы итеп язылмаса да — тарихыбыз. Шушылай гади һәм аңлаешлы итеп йөрәк эрнеткеч вакыйгаларны яктыртып язганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мондый хәлләрне кайдан белер идек. Ә без бит белергә тиеш, үткәнне белмәгэннең киләчәге юк, ди. Бик зур эш эшлисез, алга таба да кызыклы, гыйбрәтле язмалар күп булыр дип көтеп калабыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен