“Аяксыз калгач, балаларыма авыр йөк буласым килмәде”

«Картлар йортында 5 нче ел яшим инде, һаман ияләшә алмыйм әле», – дип башлады сүзен Вәсилә әби. Минем белән сөйләшергә дип аны кунак бүлмәсенә инвалид коляскасына утыртып китерделәр. Вәсилә Муллакаеваның кулларында ревматоидлы артрит, шуңа да сызлаган куллары белән колясканың тәгермәчләрен әйләндерүе авыр аңа, диләр санитаркалар.

Читенсенеп, тартынып, сөйләшмим дип тормады Вәсилә әби. Бар тормышын сөйләп бирде. 71 яшьлек Вәсилә Хуҗиевна тумышы белән Мөслим районы Тойгелде авылыннан икән. 18 яшендә кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән 25 ел Казахстанда яшәгән, кыз белән ул үстергәннәр. Казаклар кысрыклый башлагач, кире Мөслим якларына күченеп кайтканнар. «Ирем бик явыз кеше иде, кул да күтәрә иде, җәберли иде дә, түзмәдем, аерылыштык, ул шуннан кире Казахстанга кайтып китте. Анда икенче хатынга өйләнеп торды, мәрхүм инде. Бер дә сагынмыйм аны», — дип әйтеп куйды үзе.

15 ел элек Вәсилә әбинең аяклары авырта башлый, туганы Чаллыга алып китеп шундагы табибларга күрсәтә. 60 яшендә Вәсилә әбинең бот төбеннән үк бер аягын кисәләр.»Әх, үкенәм, шул чагында аягымны кистерергә бирәсем калмаган икән, менә бу аягым да шулай ук авырта бит, кисмиләр бит, гангрена да юк иде, ник кистеләр икән шул аягымны», — дип уфтанып сөйли әби. «Аяксыз калгач, балаларыма авыр йөк буласым килмәде, шуңа да Яңа Чишмә картлар йортына барасыңмы, дип тәкъдим иткәч, шунда киттем. Яшереп  тормыйм, андагы яшәү мондагыдан аерыла, мөнәсәбәт икенче төрлерәк иде, Яңа Чишмәдәге санитаркалар, персоналлар да ягымлырак иде, картлар йорты директоры Михаил Дмитриевич атнасына бер булса да  бүлмәмә кереп, «как у вас дела, Василя апа, на что жалуетесь?» – дип сорап тора иде. Араларында Лена исемле санитарка да бар иде, җәен гел кыяр-помидор, җиләк -җимеш белән сыйлый торган иде. Монда да начар түгел анысы, каккан-суккан кеше юк, бар эшчеләр дә үз вазыйфаларын үтиләр, ашаталар, коляскама утыртып юындыралар, карт кешегә тагын ни кирәк инде. Рәхмәт, баш очымда түбәм бар, урамда түгел бит. Шулай да олыгайган көнемдә картлар йортында гомер итәрмен дип күз алдына да китермәгән идем, дошманыма да теләмим мондый картлыкны, дип сөйли Вәсилә Муллакаева.

Яныннан кеше өзелми икән анысы, Чаллыдан «Тәүбә» мәчетеннән мөселман кардәшләре килеп хәлен белеп тора. Әлфия, Фәүзия, Наҗия, Ләйсирә апалар… Хәтта Идрис хәзрәт тә булып китте, ди Вәсилә апа. Түбән Камадан да сыйныфташлары Нәҗибә белән Рузалия апа да онытмыйлар икән үзен. Алар белән телефоннан еш сөйләшеп торабыз, иптәшләрем миңа дини китаплар, корбан итләре, хәләл казылык алып киләләр, нәрсә яратам, шуны алып киләләр инде. Сентябрь аенда гына да яныма 12 кеше килде. Аллаһның рәхмәте яусын аларга, – дип уртаклаша Вәсилә әби.

Түзмәдем, кызың белән улың кайда яши соң?  дип сорадым.  «Улым Казанда яши, үзе дә 2 балалы хатынга өйләнде, аның фатирында яши, кызым ире белән Мәскәү өлкәсендә яши, үзләре дә малосемейкада гына яшиләр, 22 яшьлек балалары бар «, – ди әби.

Вәсилә әби ул арада гыйбрәтле хәлне дә сөйләп алды. Бер ир-ат карт әтисен картлар йортына илтеп тапшырмакчы була, үзе белән малаен да ала. Бабайны бер җылы одеялга төреп алып килгән булалар. Инде бабайны калдырып китим дигәндә генә, бу кешенең улы «әти, бабайның одеялын ал, син картайгач, мин дә сине шушы одеялга төреп, шушы картлар йортына китереп куярмын, дигән. Шушы сүзләрне ишеткән кеше әтисен кире өенә алып кайтып киткән, диләр».

«Вәсилә апа, балаларыңа үпкәң юкмы соң, кызың да, улың да бар бит, картайган көнеңдә монда гомер итәсең, ник сине үз яннарына алмыйлар, син бит аларның газиз әниләре, дим. «Юууук, үпкәм юк, аларның үзләренең дә яшәр урыннары юк бит, еш булмаса да хәлемне белергә киләләр. Аларның исәнлегенә көн саен дога кылам. Пенсиямнең 75%ы монда яшәгән өчен тотылып бара, калган 25 % ын үз кулыма бирәләр, ай саен 5 мең 300 сум пенсиям килә үземә, бер үземә бик җитә», – дип сөйли әби.

«Татарлар күп түгел монда, бер бүлмәдә яшәгән Шәмсениса әби дә 95 яшендә үлеп китте. Мәдинә исемле иптәшемне дә  Чаллыдан бер ир белән хатын тәрбиягә алды, әниләре урынына күрәләр ди, аерым бүлмә биргәннәр үзенә. Борылып та карыйсым килми картлар йортына, ди миңа Мәдинә, телефоннан  хәлләребезне белешеп алабыз кайчакта. Мине дә 2-3 кеше  тәрбиягә алмакчылар иде, бармадым, бер иптәш хатын нинди кешеләргә эләгәсең бит әле дигәч, курыктым барырга», – ди әби.

Коляскасыннан этеп бүлмәсенә кадәр озатып куйдым әбине. Озын коридор. Тирә-юньгә авыр дару исе аңкый, бәвел исе дә килә. Бүлмә ишекләренә кемнәр яшәгәне язып куелган. Кайбер бүлмәдә икешәр, кайберләрендә 3 әр кеше яши. Вәсилә апа кебек коляскалы, мөмкинлекләре чикле кешеләр, урын өстендә ятучылар картлар йортының беренче катында гомер итә. Вәсилә ападан кала, 15 квадрат мәйданлы бүлмәдә тагын 2 әби яши. Күршеләре урыс әбиләре булгач, аралашуы авыррак икән. Вәсилә апаның бер караваты, тумбочкасы, кием элергә шкафы бар. Сыңар аягы белән шушы караватына утырып, көненә 5 тапкыр намазын укый. Моңа кадәр торган бүлмәсен бик сагына, «ялгыштым бу бүлмәгә күчеп, шул бүлмәмә кире кайтасым килә. Анда караватым тәрәзә янында иде, тәрәз төбемә Коръән китабымны куярга бик уңайлы иде», – дип сагынып сөйли әби. Ул арада бүлмәгә төшке ашны алып керделәр. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ашауны бүлмәләренә китереп бирәләр. Вәсилә апаның тумбочкасына кәбестә ашы, макарон белән кәтлит куйдылар. Көненә 3 тапкыр ашаталар, катык, кефир да еш бирәләр икән. Саубуллашканда Вәсилә әби «кызым, башлыгыбызга әйт әле зинһар, элек яшәгән бүлмәмә кайтасым килә бит, син әйткәч, бәлки, мине шунда күчерерләр», – диде.

Картлар йортының икенче катындагы бер бүлмәсендә Фәтхия апа белән Рәйсә апа яшәп ята. Бу катта аягында йөри алучылар гомер итә. Алдан ук «тома сукыр ул Фәтхия апа» дип кисәтеп куймаган булсалар, бу апаны якты дөньяны күрми дип уйламассың да. Зәп-зәңгәр күзләре белән мин утырган якка карап сөйләшә, йөзеннән елмаю китми.

Тумышы белән Фәтхия Хәйруллина Саба районы Урман хуҗалыгы поселогыннан. «Әнә, кара әле стенама, 3 ел элек элеп куйган календаремны һаман алып куймыйм, анда минем якташ, президентыбыз Рөстәм Миннеханов төшерелгән. Аның әтисе бездә 26 ел буе урман хуҗалыгында директор булып эшләде», – дип сөйли Фәтхия апа. 16 октябрьда 71 яше тула икән инде үзенә. 37 ел буе Чаллыда яшәгән, гомере буе  сатучы булып эшләгән. Бәла аяк астында, диләр бит. 2010 нчы елны Фәтхия апаны машина бәрә, аңсыз килеш урамда күпме ятканмындыр, көн бик суык иде, шунда аяк бармакларымны өшеткәнмен, дип искә алып сөйли. БСМП да аның аяк бармакларын кисәләр, шуннан соң үкчәләренә басып йөрергә өйрәнә. Шул машина бәргәннән соң, ни галәмәт, ике атнадан соң күзләре утыра башлый. «Операция барышында умыртка сөягеңә наркозны күбрәк ясаганнар, күзләрең шуңа сукырайгандыр, диделәр. Кем белә бит инде. Тормыш иптәшем үлгәнгә дә 18 ел инде. Ике улым бар, берсенә 52, икенчесенә 43, берсе Сабада, икенчесе Чаллыда гомер итә. Бер көн дә шылтыратмыйча калганнары юк, яныма да еш киләләр, ди әби. Картлар йортына китәм дигәч, улларым бик ачуландылар үземне, нәрсә безне «позорить» итәсең, диделәр. Алар көне буе эштә бит, кайчан бер стакан чәй ясап эчертерләр микән дип аларны көтеп утырыйм мени инде? Мин монда үз көемә яшим бит», – дип сөйли әңгәмәдәшем.

  • Фәтхия апа, күзең күрмәгәч, нәрсәләрне күз алдыңа китерәсең, кемнәр исеңә төшә?
  • Көн саен төш күрәм, анда гел үземне көзгедән карыйм, чәчләремне тарыйм, өйләремне җыештырып йөрим. Кечкенә чагымда авылда безнең белән әтиемнең әнисе яшәде. Бервакыт шушы әбием дә минем кебек дөм сукырайды, кулында гел дисбесен тартып утырыр иде. Шушы сукыр әбиемне искә төшерәм дә гел елыйм. Мәктәптән кайта идек тә, сумкаларыбызны атып бәрә идек тә, урамга уйнарга чыгып китә иде, ник шул әби янына килеп аз гына булса да сөйләшеп утырмый идек икән дип, үземне гел ачуланам хәзер, — дип уфтанып сөйли Фәтхия апа.
  • Картлар йортына килгәнемә бер дә үкенмим, урыным йомшакта, бүлмәмдә телевизор, суыткыч бар, малаем радио алып китереп бирде. Атнасына бер мунча кертәләр. Сукыр булсам да, үзем юынам, тырнакларымны да үзем кисәм, 2 атнага бер урын-җиребезне алыштырып торалар, анысын да үзем эшлим, кешегә эшләтмим. Яшисем килеп яшим, дөньядан ваз кичәргә җыенмыйм. Интегеп ялгыз яшәүчеләр бар икән, монда картлар йортына килсеннәр. Ай саен кулыма 5 мең сум пенсиям кереп бара, күршедә кибет бар, ашыйсы килгән әйберләрне, төрле башка кирәк-яракны шуннан чыгып алам. Бер бүлмәдә яшәгән Рәйсә дә бик яхшы кеше, ашханәгә барганда аңа тотынып төшәм. Үзем бик сөйләшергә яратам, ә Рәйсә, киресенчә, бик йомшак, акрын гына сөйләшә. Рәйсә, рәхәтләнеп бер кычкырып сөйләш әле, дип тә әйткәлим кайчакта, дип шаяртып-көлеп сөйли Фәтхия әби.

Яшәү көченә хәйран калырсың бу Фәтхия әбинең!

Фәтхия апаның бүлмәдәше 66 яшьлек Рәйсә Закирова тумышы белән Мамадыш районы Комазан авылыннан.

-Апа, ә син монда ничек килеп эләктең? — дип сорадым аннан.

-Ииии, сеңлем, миннән сорап тормадылар шул, әти-әнинең йортын саттылар да, картлар йортына китереп ташладылар. Рәйсә апа бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, балалары да юк. Башта ул  Мамадыш районы Шәдче авылындагы картлар йортында яши, 2011 нче елны аны ремонтка япканнан соң, Алабуганың картлар йортына китергәннәр. Шәдчедә ныграк ошый иде, караулары да, ашатулары да яхшырак иде, ди әбиең. Бертуган апасы белән сеңлесе бүген Түбән Камада яшиләр икән. «Сеңлем килгәли яныма. Ошаса да, ошамаса да, яшисең инде, кая барасың», – ди Рәйсә әби. Ахырдан гына белдем, Рәйсә апа шушы бертуганнарына гел шалтыратып тора икән, ник яныма килмисез, мин үлгәч кенә килерсез микәнни инде, дип елый икән. Бертуганының картлар йортында яшәгәнен белеп, янына килмичә җаннары ничек түзә икән?

Инде кайтып китәрмен дигәндә генә күзем коридорда чөкердәшеп утырган әби белән бабайга төште. Берсе Урта Азиядән кайткан 72 яшьлек Шәргия Әюпова булып чыкты. Ире белән Яңа Чишмә картлар йортында яшәгән, ул мәрхүм булгач, 4 ел элек Алабуга картлар йортына килгән. Балаларыбыз булмады шул, балаларым булсамы, мин монда яшәмәс тә идем! – ди әби. Үзем эчемнән генә: «Шәргия апа, балаң булу әле ул картлык көнеңдә үз өеңдә яшәү дигән сүз түгел икән шул», – дим. Әби янәшәсендә утырган бабай Мамадыш районы Комазан башынан 69 яшьлек крәшен Александр Сорокин булып чыкты. Бер тапкыр да өйләнмәгән, баласы да юк. Авылда яшәгән нигезем таушалды, аны төзәтергә мөмкинлегем булмады, күршедәге әбиләрдә яшәдем, аннан шушында картлар йортына килергә булдым. Бик ошый монда, вакытында ашаталар, яшәгән урыныбыз җылы, тагын ни кирәк инде, бар нәрсә дә җитә. Тиздән менә Шәргия апаң белән никах укытырбыз дип торабыз әле, ди ул.

Аннан соң аерым бүлмә бирәчәкләр икән үзләренә. Картлар йортында намаз бүлмәсе дә ясаганнар, хәзрәтләр килеп вәгазъләр дә сөйлиләр икән. Менә шул бүлмәдә никах укытмакчылар. Никахка мине дә чакырып калдылар, балаларыбыз юк, син кил әле никахыбызга, диделәр. Әлбәттә, килермен.

Юл буе шушы картлар йортында яшәгән  әби-бабайларны уйлап кайттым. Өлкән яшькә җиткәч, әти-әни ник кирәксезгә әйләнә икән, ул. Үткәннәрне сагынып яши алар бүген, бик сөйләшергә яраталар. Азга гына да сабый баладай сөенәләр, юктан да кәефләре кырыла. Шунысы гаҗәп, берсе дә балаларын хурламый, аларга тел-теш тидерми, башкаларныкыннан ким-хур итеп күрсәтәселәре килми. Картлар йортында яшәүче шушы әби-бабайлар турында балаларыма кайтып сөйләдем. Гыйбрәт булсын, дип. Бер аяксыз Вәсилә ападан да, дөм сукыр Фәтхия ападан да бигрәк Рәйсә әбине кызгандым. Түбән Камадагы апасы белән сеңлесен бик тә көтеп яши ул. Соңгы тапкыр сеңлесе узган елны кышын килгән булган…

Хәер, Рәйсә әби генә түгел, картайган көннәрендә артык кашык булган башка карт-корылар да өмет белән нидер көтә. Балаларын, йөрәк майларын көтеп яши алар. Үз балаларына беркайчан да начарлык теләмичә, шушы дәүләт йортында туган нигезләрен сагынып гомер кичерәләр. Бәгырьләре каткан булса да, балалаларына  рәнҗемәскә тырышалар. Әнә бит, картлыгында ялгыз калган бер аяклы Вәсилә әби дә улы белән кызына рәңҗеми. Әниләр шундый олы йөрәкле шул алар!

P.S. Бүген Алабуганың картлар йортында 129 кеше гомер итә, шуларның 20 се татарлар, калганнары урыс милләтеннән. Бу әби-бабайларның 80% ының балалары бар. Картлык барыбызга да ишек шакыячак…

Мәрьям Заһиди

  1. Бик авыр, гыйбрәтле хәлләр инде. Йөрәкләреннән өзелеп төшкән үз балалары,туганнары була торып, картлар йортында гомер кичерүчеләргә бик авырдыр. Һәркемгә баласы кадерле инде, яманлап бер сүз дә әйтмәсләр. Озакламас әти-әниләрен балалары яисә туганнары килеп алырлар дип өметләник! Вакытлыча гына да булырга мөмкин. Тормыш булгач төрле вакытлар була. Ә кемнең туганнары бөтенләй юк, тәрбиягә алырга теләүчеләр бар дисез бит, тәвәккәлләргә була. Һәркем үзе сайлый ала, мәҗбүри түгел. Бик уйланырлык, җитди тема күтәргәнсез. Бу картлар йортында яшәүчеләрнең балалары, туганнары гына түгел, барыбыз да уйланырга, дөрес нәтиҗә ясарга тиеш! Авыр хәлдә калганнарның кайгысын уртаклашыйк, кулдан килгәнчә ярдәм итик,нечкә күңелле, иманлы, тәртипле, рәхмәтле булыйк! Картлык, төрле чирләр миңа килмәс, дип әйтмәгез, барыбызга да килер, беркемнең дә алардан качып котыла алганы юк әле. Шуның өчен күбрәк игелек кылып, башкаларны да шуңа өндәп дөрес итеп яшик!

  2. Ходай сакласын ялгызлыктан! Балалар — оныклар игелекле, исән-сау булсыннар иде, ходаем.

  3. Мәрьям, сезгә Зур Савап… Яннарына барып сөйләшеп утыргач аларга рәхәт булгандыр азрак кына булса да…. Ходай сакласын….балаларыбыз,кешелекле булсын..

  4. Һәркем үз язмышына үзе җаваплы. Кайчандыр ясалган хаталар нәтиҗәсе инде болар.

  5. Тормыш дәвамында төрле хәлләр булырга мөмкин. Һәркем үз язмышын үзе язадыр ул.
    Хаталардан да беркем дә арынмаган. Гомер азагында шуның нәтиҗәсе килеп чыга да инде. Шуңа да алар беркемне дә гаепләмиләрдер дип уйлыйм. Алар бит барысын да сөйләп бетермиләр. Караучыларына сабырлык, түземлек, үзләренә исәнлек телим.

  6. Тормыш булгач төрле хәлләр була. Хаталанулар, ялгышлыклар… Менә шуның нәтиҗәсен гомер азагы якынлашкач күрәбез дә инде. Бу әби-бабайлар да барысын да ачыклап сөйләмиләрдер дип уйлыйм. Шуңа да беркемгә дә үпкә сакламыйлар алар.Аларны караганнарга Ходай Тәгалә сабырлык, түземлек бирсен.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен