Дүртенче өлеш. 1-3 өлешләрен бу бит астындагы сылтама буенча укып була.
Дүртенче бүлек.
Уйгыр егете Әхмәт
Кашгарда меңьеллык сәнгать җимешләре генә түгел, тарих үзе дә юкка чыгарылган. Берничә көннән соң автор Әхмәт исемле егет белән сөйләшеп китә, бер-ике сүздән соң әңгәмәдәше аңа башка урынга күчәргә дип ым кага. Чөнки тирә-якта видеокамералар һәм күзәтеп йөрүче хәрбиләр. Автор егеттән: “Беренче Көньяк-Төркестан республикасын хәтерлисеңме?” – дип сорый. Әңгәмәдәше җанланып китә: ул тарихчыга укыган икән.
Әхмәт Кашгарда әле һаман да бушка ясала торган яшел чәйне кырыйга куеп, пышылдауга күчә: “Минем өемдә иске дәреслекләр бар”.
Авторның борынгы китапларны бик тә күрәсе килә, ул аларны уку, кулга алып тотып карау җаен эзли башлый. Ләкин алар бик үк иске булып чыкмый, 2008 елгылар гына. “2009 нчы елда бастырылган бөтен китапны өйдән-өйгә кереп җыеп йөрделәр. Университетның берничә дәреслеген генә саклап кала алдым. Ә бик борынгы нәшриятларны яндырырга туры килде. Аларны тапсалар, җиде елга сөргенгә җибәрергә мөмкин иделәр”, — ди Әхмәт.
Актив гражданнар төркеме даими рәвештә уйгыр гаиләләренә кереп сәер сораулар биреп, тыелган әйберләр, китаплар булу-булмавын тикшереп тора. Мондый тентүләр берничә сәгатьтән алып берничә көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Алар үзләренә уңайлы булган теләсә кайсы көнне килә алалар. Якынча бер ел элек алар ислам дине, уйгырларның Коръәнне уку-укымаулары турында ешрак сорый башлыйлар. Һәм нәкъ менә китапларны җыеп алып, кешеләрнең танышлары югала башлаганнан соң, гади халык бер хакыйкатькә төшенә: күп нәрсә балларга бәйле икән.
“Иҗтимагый кредит системасы” – кешегә куела торган балларның рәсми атамасы. Кытайда ул беренче тапкыр 2014 нче елда телгә алына. Системаның төгәл ничек эшләгәнен беркем дә белми, әмма шунысы билгеле: рейтинглар гражданин турында җыелган мәгълүматтан чыгып билгеләнә. Нәтиҗәгә банктагы бурычлар, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, интернет һәм социаль челтәрдәге гамәлләр, кеше җыелган урында тәмәке тарту тәэсир итә. Балларны донор буларак кан биргәнгә, хәйрия концертында катнашканга, Коммунистик партиягә мәдхия язганга бирергә мөмкиннәр. Ләкин аларны югалтуы да җиңел: видеоуенда озак уйнасаң, мәчеттә еш күренә башласаң, “ярамаган” кешеләр белән аралашсаң, алар кими.
Югары баллар кунакханәгә алдан ук түләп куймау, коммуналь хезмәтләргә ташламалар, банктагы кредитның түбәнрәк процент белән алу мөмкинлеген бирә. Балларың әзрәк булса, эш табу, фатир арендалау кыенлаша. Тагын да кимесә, проблемалар да арта: ирекле хәрәкәт итү чикләнә, әйбәт кибетләргә юл ябыла, хәтта танышу сайтларында да теркәлергә ярамый. Сүз уңаеннан, калада кварталдан кварталга күчкән һәрбер уйгыр мәҗбүри рәвештә контроль ноктасын узарга тиеш. Әхмәт тә һәр көн саен тикшерүләр узып тора.
Иҗтимагый кредитлары түбән булган әти-әниләрнең балаларын яхшы мәктәпләргә алмау очраклары да булган. Система 2020 нче елда тулы көченә эшли башлаячак, әмма инде бүген үк түбән рейтинглы миллионлаган кешегә эчке рейсларга билет сатудан баш тарталар.
Бу хәлләр күзәтүнең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән Синьцзян шәһәрендә тагын да куркынычрак төсмер ала. Мәгълүматны эшкәртә торган ясалма акыл җәмгыятьне “имин”, “уртача” һәм “куркыныч”ка бүлә. Нәтиҗә ясаганда кешенең яше, дине, хөкем ителгән булуы, чит илдәгеләр белән аралашуы исәпкә алына. Киләчәктә ДНК күрсәткечләре дә роль уйный башларга мөмкин.
2016 нчы елның сентябрендә интернетта ген ярдәмендә типлаштыру җайланмасына ачык тендер игълан ителә. Ике айдан соң Human Rights Watch Синьцзянда паспорт алучы һәрбер кеше ДНК анализларын бирергә тиеш, дип хәбәр итә. Анализны мәктәптә дә, эш урынында да, хәтта өйгә килеп тә алырга мөмкиннәр. Гаиләләренә янаулары турында илдән кача алган һәрбер кеше сөйли. Бөтен кешедән дә алынган генетик материал исә туганнарны эзәрлекләү өчен әйбәт мөмкинлек бирә.
Әхмәт уйгырларның уйгыр булулары аркасында ук ун балл югалтуына шикләнми. Милләтне, белүегезчә, ДНК ярдәмендә дә белеп була. Шуңа күрә уйгыр нәселеннән чыккан кешеләрне хакимиятнең беләчәге көн кебек ачык. Әхмәт тә дәүләт тарафыннан оештырылган бушлай медицина тикшерүендә төкерек һәм кан анализларын тапшыра.
“Сез моны аңлый алмыйсыз, — дип кат-кат кабатлый Әхмәт. – Бу хәлләр быел тагын да җитдиләнде. Мотоциклда каскасыз йөрисең – балл югала. Бер урынына ике пассажир утыртасың – шул ук хәл. “Экстремист”лар яшәгән җирдә еш күренсәң – сорауларга җавап бирергә әзер бул. Ни өчен син бу номерга шалтыраттың? Нигә камера сине шул-шул кеше белән күргән? Һәрбер мәсьәләне яхшылап аңлата белергә кирәк.”
Әхмәт белән авторның сөйләшүе вакытында алар яныннан берүк төсле ак күлмәкләр кигән хатын-кызлар үтеп китә. Алар иероглифлы такта каршына алдан әзерләп куелган урындыкларга килеп утыра. Бөтен автоном төбәк буйлап мәҗбүри кытай теле дәресләре әнә шулай үткәрелә. Анда булу-булмавыңнан чыгып, балларың белән “уйныйлар”. Укучыларны беләкләрендәге кызыл баулы тикшерүчеләр күзәтеп тора.
Әхмәт белән саубуллашканда автор үзенең адресын бирмәкче була.
– Рәхмәт, адрес кирәк түгел – бу артык сорауларга сәбәп булыр: “Нинди кеше?”, “Ни турында сөйләштегез?” Берәр кайчан бу бетәчәк һәм без сезнең белән адрессыз да күрешербез, — Әхмәт, саубуллашканда.
Әхмәтнең бу сүзләрне чын күңелдән ышанып әйтмәвен автор күңеле белән тоеп кала…
Алсу Сәлах
(дәвамы бар)