«Ашыгыч ярдәм» табибларының Мавзолейга кереп барган фотосы социаль челтәрләрдә күп кенә шаяртуларга сәбәпче булды. Арада үткен сүзлеләре медицина хезмәткәрләренең Мавзолейга чакырылу сәбәпләренең төрле версияләрен язып чыкты. Күпләр аларны Владимир Ильичны «терелтергә» яки Октябрь инкыйлабы юлбашчысының пульсын тикшерергә килгән, дип шаярта. Тагын да үткенрәк теллеләре «Ленин исән, ул исән булмаса, мавзолей төшке ашка ябылмас иде», «буржуйлар, әзер торыгыз, Ленин уянды», дип көлүчеләре дә бар. «360» телеканалы хәбәр итүенчә, медикларның Мавзолейда булу сәбәбе бер дә көлкеле түгел икән, бирегә кергән берәүнең кинәт хәле начарланган, аңа кичекмәстән медицина ярдәме таләп ителгән. Ә менә авырып киткән кеше рәсәй кешесеме, яки чит ил гражданиными, анысы билгесез.
Большевиклар партиясе лидеры Владимир Ильич Ленинның вафат булуына да быел 94 ел тулды. Шул гомердән бирле ул башта агач , аннан гранит Мавзолейларда ята. Фани дөньядан Ленин 1924 нче елның 21гынварында китә. Соңгы елларда ул бик каты авырый, 1921 елның маенда Ленинны паралич суга, гәүдәсенең уң ягы эшләми башлый, сөйләме бозыла. Ә бер елдан баш миенә кан сава, бу аның хәлен тагын да катлауландыра. 1922 елның көзендә Ленин күпсанлы табиблар тырышлыгы белән эшкә чыга алса да, шул ук елның декабрендә бер-бер артлы булган ике өянәк аны аяктан ега.1923 елның 10 мартында авыруның көчәюе аркасында юлбашчы инде укый да, яза да алмый, сөйләшүдән дә мәхрүм кала. Каты газапланулардан соң, 1924 елның 21 гыйнварында Владимир Ильич дөнья куя.
Ленин бабабызны, бакый дөньядан киткәннән соң, гадәти булмаган язмыш көтә. Пролетарит юлбашчысын гүргә иңдермиләр, аның җәсәден, башкалар да карый алсын өчен, махсус мавзолейга куялар. Мәскәүнең Кызыл мәйданында урнашкан бу Мавзолей Советлар Союзының төп күрке була. Гәрчә, Ленин бабай үзе беркайчан да болай итеп эшләүләрен теләмәгән, аның тормыш иптәше дә, хәтта югары дәрәҗәдәге большевиклар да моңа каршы чыккан була. Шулай булуга да карамастан, Ильичны бәлзәмлиләр һәм киләчәк буынга саклап калдыралар.
Юлбашчының мәетен җиргә күммичә, мавзолейга кую фикере беренче булып Сталинның башына килә. Бу вакыт әле Ленинның исән, әмма каты авырган чагы. Сталин аның гәүдәсен саклап калып, аннан Ленин культының мөһим элементын ясарга тели, Җир шарының төрле почмакларыннан килүчеләргә табыну объекты итеп калдырмакчы була. Политбюроның күп кенә әгъзалары , шул исәптән Каменев, Троцкий, Зиновьев һәм Бухарин бу тәкъдимгә каршы чыгалар. Сталин идеясе белән Леонид Красин да янып йөри. Ул, фән алга китеп, киләчәктә үлгәннәрне терелтә алырлар дип өметләнә. Красинның бик якын дусты Богданов гомерен озынайту буенча төрле экспериментлар белән шөгыльләнә, мисалга, яшәрү теләге белән, комсомолларның канын үзенә җибәрә, дөрес, шундый бер тәҗрибәсе вакытында якты дөньядан китеп тә бара.
Сталин азчылыкта кала һәм бу сорауга Ленин үлгәнчегә кадәр кире әйләнеп кайтмый. Владимир Ильич вафат булу белән, Дзержинский җитәкчелегендә күмү буенча Дәүләт комиссиясе булдырыла, аның составына Красин, Молотов и Бонч-Бруевич керә. Ленин белән саубуллашыр өчен илнең төрле почмакларыннан делегацияләр җибәрелә, үз вәкилләрен чит ил коммунистлар партияләре вәкилләре дә юнәлтә. Ул вакыт авиация транспорты үсеше башлангыч хәлдә генә була, шуңа делегатларның күбесе пролетарит юлбашчысын күмергә килеп җитешмәячәкләре аңлашыла.
Менә шул вакыт Ленинның гәүдәсен саклап калу соравы килеп туа. Әлбәттә, вакытлыча гына. Юлбашчының гәүдәсен аны дәвалаган табиб, профессор Алексей Абрикосов тарафыннан бәлзәмләп куела. Бер төркем галимнәр белән Абрикосов Владимир Ильичка аортасы аша 6 литр спирт, глицерин һәм формальдегид катнашмасын кертә. Бу вакыт бәлзәмләү бик үк югары дәрәҗәдә башкарылмый, әмма артыгы кирәк тә булмый, чөнки баштарак Ленинның гәүдәсен берничә атнага гына саклап калмакчы булалар.
Ленин үлеп бер көн узу белән Сталин янына архитектор Щусев чакырыла һәм ул аңа теләге булган бар кеше шунда кереп Ленин белән саубуллаша алсын өчен, берничә көн эчендә Кызыл мәйданда вакытлыча агач мавзолей төзергә куша. Күз ачым йомганчы ике көн эчендә агач корылма инде әзер була. Шушы ук көнне Ленинны рәсми рәвештә соңгы юлга озаталар, бу чара бик ашыгыч рәвештә уза, чөнки юлбашчыдан мумия ясауга бик каршы булган Лев Троцкий кайтып җиткәнче бар эшне тәмамларга кирәк була. Бу вакыт ул Кавказда дәвалануда була һәм хәйләкәр Сталин аңа Ленинның күмелү датасын ялганлап әйтә, шулай итеп Тройкий Ленинны бәлзәмләгәннәрен белмичә дә кала.
Абрикосовның бәлзәмләве һәм Мәскәүнең салкын кышы кешеләргә Ленин белән саубуллашуны язга кадәр сузу мөмкинлеген бирә. Әмма көннәр җылыта башлау белән Ленинның җәсәде таркала башлый һәм юлбашчыны кешегә күрсәтерлеге калмый. Большевиклар ашыгыч рәвештә Ильич гәүдәсенең «гомерен» озынайтыр өчен акча эзли башлыйлар.
Бу хәлләргә Ленинның тормыш иптәше Надежда Крупская һәм юлбашчының туганнары бик каршы чыга. «Сезгә минем зур үтенечем бар, зинһар, Ильичка һәйкәлләр, аның исемендәге сарайлар салмагыз, аның истәлегенә зур тантаналар оештырмагыз, мондый нәрсәләргә ул үзе исән чакта да бик аз әһәмият бирә иде», дип елый-елый Крупская Сталинга хат яза.
Әмма большевиклар партиясе җитәкчесенең гәүдәсе власть өчен көрәшүдә мөһим элементка әверелеп өлгерә, шуңа тол хатынның моң-зарларына игътибар итүче дә булмый. Шулай да политбюро Николай Бухаринга Крупская белән сөйләшеп алырга, аны тынычландырып, Ленинны күмү бары тик берничә айга гына кичектерелә дип әйтергә кушалар.
Ленинның гәүдәсен ничек итеп саклап калу турында бернинди дә ачыклык булмый башта. Иң элек Ильичны катырып карарга булалар. Бу идеяне, әйткәнемчә, Леонид Красин хуплап чыга, ул киләчәктә фән үлгәннәрне терелтә алачагына инана. Моннан кала, бу ысул гәүдәне озак елларга саклап калуның иң ышанычлы бердәнбер юлы була, әлбәттә, моңа ирешер өчен бинада аерым бер түбән температура сакланырга тиеш. Бу максаттан Германиядән бик кыйммәтле җиһаз кайтартырга ниятлиләр, әмма бу идея тормышка ашмый кала, чөнки алман фирмасы гаебе белән, әлеге җиһазны алып килү бик озак вакытларга тоткарлана.
Сталин чорында бу уңышсызлыклары өчен галимнәр үз гомерләре белән түләргә мөмкин иде. Башкарылачак эшенең ахыры ни белән тәмамланачагын да белеп бетермәгән профессор Борис Збарский, тәвәкәлләп, хөкүмәткә үз тәкъдимен әйтә. Ул аларны аның дусты, Харьков институтының медицина кафедрасы мөдире, профессор Воробьёв һәм аның коллегалары мәетнең таркалу процессын туктата алачак, дип ышандыра. Бу вакыт Ленинның гәүдәсе инде бик начар хәлдә була, шуңа да Сталинга, башка чарасы булмаганга, ризалашырга туры килә.
Воробьёв һәм Збарский бәлзәмләү эшен 1924 нче елның мартында башлый. Моның өчен аларга мавзолейда идән асты бүлеп бирелә. Юлбашчының гәүдәсе өчен формалин белән тутырылган махсус резин ванна булдырыла. Бәлзәмләштерүне үпкә, бавыр һәм талакны алудан башлыйлар. Аннан медиклар мәрхүмнең күкрәк читлеген яхшылап юалар. Тәндә барлыкка килгән тимгел тапларны серкә кислотасы белән инъекцияләр ярдәмендә бетерәләр. Формалин тәнгә ныграк үтеп керсен өчен, Ленин җәсәден 20 урыннан пычак белән кисәләр, шушы ук максаттан баш сөягенә дә берничә тишек ясала. Юлбашчының күзләре алына, аның урынына пыяла шарлар куела, өстәвенә иреннәрен дә тегеп куялар.
Ильичны мондый ваннада коендырулар бер атна дәва итә, алга таба формалин ваннасы спиртлы эремәгә алыштырыла. Тагын 7 көннән ваннага глицерин өсти башлыйлар. 14 көн узганнан соң ваннадан спиртны алып аны су һәм глицерин белән тутыралар.Соңыннан аңа уксуслы калий, солянокислый хинин салына. Бу процедуралар 3 ай дәвам итә, ул арада түземлекләре беткән большевиклар Ленинны җәмәгатьчелекә күрсәтүләрен сорый башлый.
Ленинны халыкка шәрә күрсәтеп булмый бит инде дип, аның киемнәрен сорап алыр өчен бер делегация Крупскаяның өенә юнәлә. Ул аларны «иремне кешечә җирләү урынына аннан карачкы ясарга җыенмакчы буласыз!», дип пыр туздыра. Шулай да аны тормыш иптәшенең киемнәрен бирергә үгетлиләр, хәтта Ленинның гәүдәсен кереп карарга да күндерә алалар.
Июнь аенда Ленин гәүдәсен Коминтерн делегацияләренә һәм юлбашчының туганнарына күрсәтәләр. Крупская бер сүз дәшмичә тормыш иптәшенә карап елап басып торган, ә менә Ленинның абыйсы, киресенчә, бәлзәмләү бик әйбәт килеп чыккан һәм Ильич гел исән кеше кебек ята, дип белдергән. Ул арада инде икенче мавзолей төзелеше тәмамланып килә, анысы да агачтан салына, әмма бу юлы ул, гәүдәне саклап калыр өчен, дымлылык һәм температура нормаларын исәпкә алынып төзелә. Бәлзәмләү буенча төп эшләр төгәлләнә, һавага ияләштерү өчен, Ленинның гәүдәсен көн саен берничә сәгатькә ваннадан алып тора башлыйлар.
Галимнәрнең эшен тантаналы рәвештә кабул итү 26 июльгә планлаштырыла. Бирегә иң атаклы большевиклар һәм гәүдәне саклау буенча комиссия әгъзаләре килеп совет фәненең ирешелгән югары уңышлары турында сөйлиләр. Совет гражданнарына, ниһаять, Ленинның һәрвакыт “алар белән бергә булуын” игълан итәләр. Комиссия әгъзаләре галимнәрнең бәлзәмләү эшен бик ошата, аларга акчалата премия биреп мактау сүзләре әйтелә. Инде бер атнадан соң, 1924 нче елның 1 августында Мавзолей ишекләре гражданнар өчен ачык була. Ленин гәүдәсен кешегә күрсәтерлек хәлдә тоту өчен, «Мавзолей төркеме» дигән исем астында 12 биомедицина галимен берләштергән махсус төркем булдырыла.
Сугыш башлангач, 1941 елны Мәскәүдә немец бомбардировщикларының ешая барган һава һөҗүмнәре Совет хөкүмәтен Ленин мумиясен эвакуацияләргә мәҗбүр итә. Аны немец очкычлары очып җитә алмаслык ераклыкка, Себердәге аулак Төмән шәһәренә күчерергә карар кылына. Җәсәдне шәһәр үзәгендә биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы техникум бинасында саклыйлар. 1945 елның 29 мартында Ленинны кире кайтару турында боерык чыга һәм аны Мәскәүгә алып кайталар. Шушы ук елның 12 сентябрендә Сталин мавзолейны ачу турындагы карарга кул куя, берничә көннән аның ишекләре янәдән ачыла.
Алга таба елына бер тапкыр Ленинның гәүдәсен махсус эремәдә коендырганнар, шулай ук аңа «косметик ремонт «та ясалган. Юлбашчының костюмы астында тагын бер яшерен резин костюм була, ул бәлзәм сыекчасын тотып торыр өчен хезмәт иткән. Үз чиратында совет белгечләре бәлзәмләү буенча зур тәҗрибә туплый, киләчәктә бөтен социалистик илләрнең башлыкларын (Мао Цзэдуннан башка) бәлзәмләү белән нәкъ менә алар шөгыльләнә.
Озак еллар дәвамында Ленин гәүдәсе белән нишләргә дигән сорау Рәсәй җәмгыятен икегә бүлде: берәүләр аны Мавзолейда калдыру ягында булса, икенчеләре аны алып гүргә иңдерергә,ә мавзолейны юк итәргә кирәк дигән фикердә. Шуңа да карамастан, Кызыл мәйдандагы Мавзолей бүгенге көнгә кадәр Мәскәүнең күренекле урыннарының берсе булып санала.
Мәрьям Заһиди
Бик эхэмиятле материал, боларнын кубесен белмэгэнмен икэн.
Бик куркэм, яхшы мэкалэ. Узебез дэ, яшь буын да язманы укып куп нэрсэ белэ ала. Тик шунысы кызганыч -вафатыннан сон купме иза чиккэн, гэудэсен эллэ нилэр эшлэтеп бетергэннэр. Бугенгесе конгэ хэтле мавзолейда бит. Ботен кагыйдэлэренэ туры китереп, тизрэк жир куенына тапшырсыннар иде инде. Купме газапларга була инде кешене.
Рәхмәт, бик кызыклы мәкалә бу