Имезгән дә…. сержант булган

Ул көнне Аргентинаның полиция хезмәткәре Селесте Айяла балалар хастаханәсендә кизү тора. Шул көнне бирегә бик ябык күкрәк баласын китерәләр. Сабый, булдыра алганчы үксеп елап, өлкәннәрнең игътибарын үзенә җәлеп итәргә тырыша. Әмма баланың илереп елавына табиблар битараф кала, өстәвенә ул “шакшы” да, малайдан “начар ис” тә килә икән.

Бу хәлне күзәтеп утырган полиция хезмәткәре Селесте ханым баланы кулына ала һәм шифаханә коридорында ук ят баланы имезә башлый. Күкрәккә чат ябышкан бала шунда ук тынычлана, бар дөньясын онытып имәргә тотына. Селесте үзе дә яшь әни, кизү торган вакытта ханымның күкрәгенә сөт төшә. Ул үзе дә бер яше дә тулмаган кызын имидән ашата икән.

Ахырдан ачыкланганча, хастаханәгә алып килгән бу арык малайны, аны начар караганнары өчен, гаиләсеннән тартып алган булалар.  Гаиләдә ул  җиденче сабый  икән, ялгыз әни бу кадәр балаларына тиешенчә тәрбия күрсәтә алмаган.

Бу вакыйга турында күпләр белмичә дә калган булыр иде. Тик шул ук көнне Буэнос-Айресның полиция офицеры Маркос Эредиа үз коллегасының коридор уртасында бала имезеп утырган сурәтен интернетка куя. Әлеге фото кыска вакыт эчендә йөз меңнән артык лайк җыя. Селестеның бу адымы турында Аргентинаның бар масса-күләм мәгълүмат чаралары язып чыга. “Cronica” гәҗитенә биргән интервьюсында Селесте Айяла шул көнге кичерешләре белән уртаклаша:

“ Мин баланың ач икәнен бик тиз абайлап алдым, сабый  йодрыкларын гел авызына тыкты. Табиблардан мин аны үземә бирүләрен сорадым, аннан соң сабыйны ашатырга ярыймы, дидем. Минем өчен бу бик авыр мизгелләр булды. Бичара балага караган саен әрнүеннән йөрәгем кысылды. Җәмгыятебез балаларга бәйле вәзгыятьләрдә игътибарлы булсын, мондый хәлләр башка кабатланмасын иде”, ди ул.

Шунысы да кызык, бу вакыйга булган көнне, 14 августта, Аргентинада хатын-кыз полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Ахырда хастаханәдә килеп чыккан хәл турындагы хәбәр Буэнос-Айресның куркынычсызлык министрына да барып ирешә. Ул Селестены үзенә чакыра, рәхмәт белдерә һәм аңа полиция сержанты дәрәҗәсе бирә.

Мәрьям Заһиди

  1. Кеше баласын безнең полиция хезмәткәре имезер иде микән, менә шундый сорау борчый мине. Әгәр дә имезсә, начальнигы рәхмәт әйтер идеме икән?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен