Айрат Гайфуллин рәсемеУкытучы:
– Сәгыйть, син бу матур ташны каян тапкан идең әле? Менә бу геолог абыйны шул урынга алып барырсың.
Сәгыйть:
– Булмый.
– Ник?
– Чөнки бүген музейда ял көне.
***
Биология дәресендә укытучы сорау бирә:
– Йөрәк кайсы якта урнашкан?
Ринат кулын күтәрә.
– Я, әйтеп кара.
– Аны да белмәскә. Эчке якта, билгеле.
* * *
– Мин өч хатын алыштырдым һәм хәзер аларга нәрсә кирәклеген беләм.
– Нәрсә?
– Яхшы ир.
* * *
Бер ир яңа туган баласын теркәтү өчен загска килә.
– Исемегез?
– Солтанов Габдерәфыйк.
– Анасының исеме?
– Шайтан алгыры, белмим!
– Сез аны чакырганда кем дип эндәшәсез?
– Мин аңа эндәшмим, ә сызгырам гына.
***
Офицер:
– Менә син, Миннеханов, нигә армиядә хезмәт итәргә булдың?
– Мин, беренчедән, Ватанны сакларга телим.
– Дөрес.
– Икенчедән, армиядә хезмәт итү мине физик яктан ныгыта.
– Дөрес.
– Өченчедән, армиягә барырга телисеңме, юкмы дип миннән беркем дә сорап тормады.
***
Кодалар очраша. Берсе:
– Кода, син нишләп безгә бер дә кунакка килмисең?
– Рәхмәт, кода, чакыруыңа, һичшиксез киләм, болай булгач.
– Килгәндә “Дружба” пычкың белән тәмәке алырга да онытма.
– Нишләп?
– Башта утын кисәрбез, аннан, утырып, кара яндырып бер тартырбыз.
* * *
– Ә сез кем?
– Минме? Мин – депутат!
– Оят түгелме? Сау-сәламәт башың белән! Берәр эшкә урнашыр идең, ичмасам!
* * *
“Мерседес” “Запорожец”ка килеп бәрелә. “Запорожец”тан кулына тимер таяк тотып, алыптай гәүдәле бер егет атылып чыга һәм котырына-котырына “Мерседес”ның бөтен пыялаларын коя башлый. Машинаны эштән чыгаргач, ул “Запорожец”ына утырып, китеп бара.
– Ә беләсеңме ул безне ни өчен үтермәде? – дип сорый “Мерседес” хуҗасы янәшәсендә утырган иптәшеннән.
– Ни өчен?
– Чөнки без – мафия!
* * *
Чит планета вәкилләре космостан җиргә килеп төшәләр һәм урман буенда аракы эчеп утыручы ике ирне күрәләр. Күктән төшкән кунакларның берсе болар янына килә:
– Исәнмесез, мин Склинс…
Мужикларның берсе – икенчесенә:
– Рафис, салып бир Склинска.
Кунак аракыны эчә дә, иптәшләре янына килеп хәлне аңлата, янәсе авыз ачарга да ирек бирмәделәр, аракы эчерделәр.
Моны кабат кире җибәрәләр һәм тегеләр аракы салып биргәнче җиргә килүләренең максатын аңлатырга кушалар.
Күк кунагы мужиклар янына килеп басу белән тезеп китә:
– Исәнмесез, мин Склинс, мин Игезәкләр йолдызлыгыннан очып төштем, безнең цивилизация җир кешеләре белән элемтә урнаштырырга карар бирде…
– Рафис, Склинска бүтән салма. Булуы җиткән!
* * *
Шәһәр кунагы – авыл агаена:
– Сезнең ишек алдында сыер, бозау, кәҗәләр, сарыклар, күпме кошлар, эт белән мәче дә бар. Алар ничек сугышып бетмиләр?
– Алар бит кешеләр түгел… акыллылар.
***
Бер сәрхүш өенә кайта алмый азаплана. Бер адым алга атлый да, каршыга җил булмаса да, ике адым артка китә.
Бер әби аны җәлләп карап тора да әйтеп куя:
-Улым, артка таба барып кара әле, алай тизрәк кайтырсың…
***
Фирма хезмәткәре директор кабинетына керә:
– Мин үзем сорарга батырчылык итмәс идем, әмма хатын акчаңны арттырсыннар, ди.
Директор телефон трубкасын ала һәм каядыр чылтырата. Аннан, трубканы куеп:
– Нишләтергә бу хатыннарны… Минеке: “Юк”, – диде.
* * *
– Мин походка һәрвакыт үзем белән хатынымның фотосын алып барам.
Тирә-якта күк күкрәп, яшен яшьни, коеп яңгыр ява, бөтен җирдә пычрак, черки талый, ә мин фотога карыйм да шатланып куям: “И, Ходаем, ничек рәхәт!”
* * *
– Гали Солтаныч бүген кабул итәме?
– Гали Солтаныч һәрвакыт кабул итә. Күпме алып килдегез?
***
Моннан күп гасырлар элек маймыл кулына таяк алган һәм кешегә әйләнгән. Шул вакыттан бирле кеше кулында нәрсәләр генә булмады: гитара һәм матур хатын-кыз, кылыч һәм буяу, самолет штурвалы һәм компьютер клавиатурасы. Бары тик гаишникларның гына кулларыннан таякны төшергәннәре юк.
* * *
Купеда бер ир бара. Станцияләрнең берсендә бирегә бер көтү бала иярткән хатын килеп керә. Бу балаларның тавышына, котыруына түзәр әмәле калмагач, пассажир сорап куя:
– Боларны бераз тыеп булмыймы соң?
– Булмый, – дип җавап бирә теге хатын. – Киләсе тукталышка кадәр генә чыдагыз инде.
– Сез киләсе тукталышта төшәсезмени?
– Без – юк, ләкин сез, мөгаен, мәҗбүр булырсыз.
Рэхэтлэнеп колдем. Бик кызык материал.
Яхшы материал.Рәхмәт .
Безнең татарның да эч катып көләрлек юморлары күп шул. Рәхәтләнеп көлдем әле, молодцы, рәхмәт. Кайлардан табып бетерәсездер материалны, ошады, бик яхшы. Без татарлар бөтен өлкәдә дә үрнәк булырга тиеш, тырышыйк! Кем кайсы өлкәдә эшләсә дә безнең турыда уңай фикерләр генә булсын! Кирәк чакта көлә дә, җырлый да, җир җимертеп эшли дә торган халык бит без. Бергә, алга!