Галимнәр раславынча, баш миенең хәтта өчтән бере дә тулы куәтенә эшләми. Шулайдыр, мөгаен. Галимнәр ачышын раслап, тормыштан ике генә мисал китерәм.
Торгынлык елларының гөрләп чәчәк аткан вакыты. Безнең “Ямбакты” совхозында һәр яз уҗымнарны самолеттан ашлама сиптереп тукландыралар иде. Тик ул очып килгәнче әзерлек эшләре бара: ашламаны складтан чыгарып кырга ташып куялар, самолетка ягулык, бензин, май алдан алып кайтыла. Әхәт абыйны бензовозы белән Чистайга җибәрәләр. Хәзерге юллар булса, арасы ерак та түгел – 120 чакрым. Тик ул елларда кая ул асфальт? Йөзеп тә чыгалмаслык пычрак. Ягулыкларын алгач, Әхәт абый кич белән генә кайтырга кузгала. Бата-чума кайта торгач, авылга 5-6 километр калганда гына бензины бетеп, машина сүнә.
Инде ни эшләргә? Ялан кыр уртасында кунып булмый бит. Төнге юлда машиналар да юк. Әхәт абый, тездән саз ерып, авылга тәпили. Авыл башында торучы Әнәс абыйның ишеген шакыганда нәкъ төнге сәгать ике була.
Әнәс абый машинасын кабызып юлга чыккач, Әхәт абыйдан сорый.
– Әхәт, кая барган идең?
– Чистайга, бензинга.
– Булдымы соң?
– Булды.
Шушы җаваптан соң алар арасында нинди сөйләшү булгандыр – анысы безгә караңгы. Әнәс абый – мәрхүм, ә Әхәт абый бу турыда сөйләргә яратмый. Тик цистернасында ике тонна бензин була торып, төнге икедә ягулык эзләп, авылга кайтканы — факт.
Өч машина тозны “тапмаганнар”
Икенче бер вакыйгада без фәкыйрегезнең дә катнашы булды. Урып-җыю вакытында, ниндидер йомышым төшеп, ашлык илтүче машиналар белән район үзәге Болгарга бардым. Минем белән завхоз Тәлгать абый да бар. Ул шул ук машиналар белән пристаньнан нәрсәләрдер төяп алып кайтырга тиеш.
Шәһәрдә кайда, кайчан очрашырга сөйләшеп, үз юлларыбыз белән киттек. Йомышларны йомышлап, кабат очрашкач, кайтыр юлга кузгалганчы кибеттән кирәк-яраклар һәм “сыйланырлык” әйберләр алып чыктык. Авылга җитәрәк урман кырыена туктап, капкалап та, әзрәк “кәгеп”тә алырга булдык.
Кыяр, помидор вакыты, алар җитәрлек. Ләкин өч машинаның берсенең “бардачок”гында да тоз табылмады. Ә аларны тозсыз ашау, үзегез беләсез…
Кузгалып киткәч, Тәлгать абыйдан сорыйм:
– Нәрсә төягән идегез соң?
– Тоз, – диде дә Тәлгать абый, кулы белән маңгаена сукты.
Чынлап та, без өч машина тоз төяп кайттык. Тоз төяүдә турыдан-туры дүрт кеше катнашкан. Ике сәгать эчендә алар шуны оныткан. Гаҗәпме? Сәерме?
“Җыелып беттек!”
Концерт-театрлар күп куела торган заманнарда Әтәч Барие клубка бара. Аның урыны Тавык Солтаны белән янәшә туры килә. Бервакыт залга Чебеш Тәлгате килеп керә һәм болар янындагы буш урындыкка утыра. Шуны гына көткән кебек, Әтәч Барие торып баса да, көр тавыш белән игълан итә: “Җәмәгать! Концертны башласагыз да була, минем гаилә җыелып бетте!”
Тапкыр җавап
Кибет янындагы чирәмлектә Тана Хәбибе, Качкын Исламы һәм Апара Хәсияте “сыйланып” утыралар икән. Озын буйлы, ябык кына Тана Хәбибе исереп китә.
– Сәйдә, бу танаңны алып кайт инде син, –диләр шешәдәшләре Хәбиб абыйның кибеткә килгән хатыны Сәйдә апага.
– Безнең качкын тана әллә кайчан абзарда чылбырда. Алдында бер чиләк апара, – дип җавап бирә тапкыр Сәйдә апа.
Ямбакты (Спас районы) шактый зур авыл булганлыктан, монда һәр кешедә кушамат бар. Бу берьяктан бик уңайлы. Кем турында сүз барганлыгын шунда ук чамалыйсың. Халык та ияләнгән һәм кушамат әйтеп сөйләшүгә беркемнең дә исе китми.
Рәфыйк МИСАЛИМОВ.
Казан.
ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАРЫБЫЗ!
Кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр тормышыбызда очрап кына тора. Шулар турында безгә язып җибәрсәгез, аларны таныш-белешләрегез дә укып шатланыр, дус-ишләрен искә төшереп бер сөенерләр иде. Таләпләр: татар тормышында, безнең мохитендә булган мәзәк-гыйбрәтләрне тасвирлап җибәрегез. Язмалар билдән түбән булмаска тиеш. Хатларыгызны caydaq@yandex.ru га юллагыз.
Бүген янә Спас районы Ямбакты авылында туып-үсеп, хәзер Казанда гомер итүче Рәфикъ Мисалимов мәзәкләрен укыгыз.