Шайтан зары

Бөтен үкенечле хәлләрендә шайтанны гаепләгән бер кеше аны төшендә күрә.

Шайтан, ачуланып әлеге кешегә:

– Нигә сез, кешеләр, үзегезнең бөтен хаталарыгызда мине гаеплисез? Сезнең гөнаһлы булуыгызда минем ни гаебем бар? Мин бит сезне бераз селкетеп кенә җибәрәм, – дип әйтә.

– Синең сүзне ничек итеп аңларга? – дип сорый әлеге кеше.

– Мәсәлән, бер байның болындагы тәкәсе җиргә кагылган казыкка бау белән  бәйләп куелган иде. Мин килеп әлеге казыкны бераз селкеттем. Шуннан соң теге тәкә, аргы-бирге ыргылып, казыкны җирдән йолкып чыгарды. Йөгерә-йөгерә хуҗасының йортына кайтты. Шушы вакытта йортның ишекләре ачык торганга, чабып өйгә керде һәм, диварга беркетелгән зур гына көзгедә үзенең сурәтен күреп, көзгедәге тәкәне мөгезләре белән сөзә башлады. Һәм, үзегез беләсез, көзге челпәрәмә килде. Хуҗаның хатыны, әнисеннән калган көзгенең ватылганын күреп, ачуланып, хезмәтчеләргә: “Бу тәкәне хәзер үк суегыз”, – дип боерды. Һәм аны шунда ук суйдылар.

Бераздан соң, тәкәне кечкенәдән үк кулыннан ашатып үстергән, аны бик яраткан хуҗасы өйгә кайтты, тәкәнең суелганын күреп, хатынына бик нык ачуланды. Һәм бу хәлдә хәләл җефетен талак кылды, ягъни аерды. Хатынының туганнары: “Тәкә өчен кем хатынын аера инде?!” – дип аны мәсхәрәләделәр. Ул исә, әлеге сүзне ишеткәч, дусларын җыеп, хатынының туганнарыннан үч алырга барды. Бу ниятне белеп, тегеләре дә каршы торырга әзерләнделәр. Шулай итеп иң соңыннан бик күп кешенең каны түгелде. Хәтта бер-ике кеше үлде дә, – дип җавап кайтарды шайтан.

Сүзен тәмамлап:

– Күрәсеңме, килеп чыккан бу хәлдә минем нинди катнашым бар? Мин бит тәкәнең казыгын селкетеп кенә җибәрдем. Шулай булгач, ни өчен мин кешеләрнең начарлыклары өчен җавап бирергә тиеш? Минем аларның эшләрендә (казыкны селкетүдән тыш) бернинди өлешем юк, – дип әйтте.

Хөрмәтле дин кардәшем! Чыннан да, күп кешеләр (тагын да дөресрәге, кайбер мөселманнар) үзләренең хаталарында, гөнаһларында шайтанны гаепләргә яраталар,дөньядагы уңышсызлыкларын кәферләрдән эзлиләр. Бу бит зур мәгънәсезлек! Адәм баласының гөнаһка төшүендә кеше үзе гаепле. Кешенең дөньядагы уңышсызлыгы да күп вакытта үзенең ялкаулыгыннан һәм тупаслыгыннан килеп чыга. Ни дөнья өчен, ни ахирәт өчен тырышлык күрсәтмәгән кешенең теле гел башкалардан гаеп эзләү белән мәшгуль була.

Коръән-Кәрим безгә хәбәр итә:

“Кыямәт көнне җәһәннәмгә керәчәк кешеләргә шайтан: “Аллаһ сезгә, дөньяда бу көн булачак, дип вәгъдә кылды. Аның вәгъдәсе хак, Ул сүзендә торды. Мин дә сезгә вәгъдәләр биргән идем. Үзегез күрәсез, мин вәгъдәмне тотмадым. Минем идарә итә торган, сезне буйсындыра торган бернинди көчем юк иде. Мин сезне үз юлыма чакырдым гына. Сез җавап бирдегез, минем арттан үзегез иярдегез. Шуңа күрә, сез бүген мине түгел, үзегезне гаепләгез. Бүген сез миңа, мин сезгә ярдәм итә алмаячакмын. Чынлыкта, залимнәргә газаплар булачак”, – дип әйтәчәк”.

Хөрмәтле мөселман кардәшем! Шайтанның коткысына каршы тору өчен акча да, хакимлек тә, мал-мөлкәт тә кирәкми. Шайтанны җиңү өчен иманның нык булуы да җитә. Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелсак, шайтан безне үзе артыннан ияртә алмас, Аллаһ боерса.

Наил Болгарый туплады.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен