Байлыгыннан канәгать кеше ишәккә кызыкмый

Альберт Тимершин рәсеме

Бер заман Хуҗа Насретдин шундый игълан биргән: «Кем дә кем байлыгыннан канәгать, риза икәнлеген миңа килеп игълан итсә, шуңарга ишәгемне бүләккә бирәм»,— дигән.

Бу хәбәрне губернаторга җиткерәләр. Ул Хуҗа янына килә дә:

— Якын тирәдә миннән дә бай, байлыгыннан канәгать кеше юк. Шулай булгач, ишәк минеке,— ди.

— Гафу ит,— дип җавап бирә Хуҗа Насретдин.— Байлыгыңнан тулысынча разый булсаң, кеше ишәген алырга килмәс идең.

***

Бер көнне Хуҗа Насретдин күршесендәге байга таба сорарга кергән.

— Бай әфәнде, син миңа, бер өч көнгә, таба биреп торчы,— дигән.

— Вакытында кертсәң, алырсың,— дигән бай.

Өч көн узгач, бай Хуҗага таба сорап кергән. Хуҗа байның зур табасы эченә бер кечкенә генә таба салып биргән.

Бай Хуҗага:

— Йә Хуҗа, мин сиңа бер генә таба биргән идем, ә син миңа ике таба бирәсең, ни өчен алай? — дип сораган.

Хуҗа бер дә аптырамыйча, елмаеп кына:

— Бай әфәнде, син аңа бер дә аптырама, синең табаң буаз булган икән, миңа килгәч тә балалады,— дигән.

Бай ике табаны да алып кайтып киткән. Берничә көннән соң, Хуҗа байга тагын кергән. Бу юлы зур казан сораган.

Бай, өч көн файдаланып торырга дип, зур казанын биреп чыгарган.

Өч көн узгач, бай казанын сорап Хуҗага килгән.

Хуҗа инде бу юлы:

— Бай әфәнде, бик зур кайгы, казаның үлде бит, бик картайган булса кирәк,— дигән.

Бай, бик ачуланып:

— Һи, надан, казанның үлгәнен кайда күргәнең бар?! —дип кычкырына башлагач, Хуҗа:

— Һай, ахмак, табаның балалавына ышангач, казанның үлүенә дә ышан инде,— дигән.

***

Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер таныш баена кунарга кергән.

Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак итеп җәяргә тырышып, ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан ачыгып килгән Хуҗа Насретдин  ашарга бирүләрен көткән.

— Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? — дип сораган бай.

Хуҗа Насретдинның бик ачуы килеп:

— Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән шул,— дигән.

***

Хуҗа үзенең дусты белән базарда йөргәндә, ике кешенең сугышканын күргән.

— Әйдә, аралыйк әле шуларны,— дигән иптәше.

Хуҗа риза булган. Барганнар. Барулары булган, тегеләр сугышудан туктаганнар. Берсе икенчесенә әйтә икән:

— Мин моңа хәтле сине яхшылап белмәгәнмен икән. Син ишәк икәнсең.

Икенчесе:

— Мин дә сине белмәгәнмен. Мин ишәк булсам, син ишәкнең баласы,— дигән.

Бу сүзләрне ишеткәч, Хуҗа, иптәшенең кулыннан алып:

— Әйдә киттек, без монда кирәкми. Монда атасы белән баласы очрашкан икән,— дигән.

  1. Мәзәк-кызык инде ул.Бер вакытны Хуҗа Насретдин капка төбендә утырганда, атка атланган бер мосафыйр, бик тә арып, Хуҗа яшәгән урамнан үтеп китеп бара икән.Хуҗа моны күреп, бик хәстәрле, бик кунакчыл кеше булган булып:
    -Әй мосафир, бик арыгансыңдыр, кереп ял итеп чыксаңчы? -дигән.Ә теге үткенче, шуны гына көтеп, атын ихатага борып, килеп тә кергән ди.
    -Йә, Хуҗа, рәхмәт сиңа, атымны кайда бәйләп куйыйм икән?-дип сорагач, Хуҗа:
    -Менә минем тик тормаган телемә бәйләп куй! — дигән ди имеш….

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен