Ат ватылды, тәгәрмәче шартлады!

География укытучысы табибка килә.

– Кай җирегез авырта? – дип сорый тегесе.

– Аягым.

– Кайсы төштән?

– Балтырдан төньякка таба…

***

Кибеттә бер ханым күлмәк сайлый:

– Тукымасы миңа бик ошый, тик менә төшерелгән бизәге генә әллә нинди.

– Юкка борчылмагыз, бизәкләре беренче юууда ук юкка чыга аның.

***

– Бу 115 нче фатирмы?

– Әйе.

– Чыршыга сез заказ бирдегезме?

– Сез нәрсә? Февраль уртасында нинди чыршы, ди ул?!

Чыршы күтәреп килгән мужик, иптәшенә борылып:

– Әйттем мин сиңа ашыкмыйк дип! Яңа елга кадәр әле 10 ай бар!!!

***

– Син беләсеңме әле, көзгене Эйнштейн  уйлап тапкан бит!

– Эйнштейн?! Нәрсәгә аңа көзге, ул бит физик!

– Хатыны аңа уйлап табарга комачауламасын өчен!

***

Капка төбендә утыручы бабай янына кәгазьләр күтәргән бер егет килеп баса.

– Нәрсә, балакай, пенсия алып килдеңме әллә?

– Юк, мин санаучы.

– Анысы ничек була тагын?

– Без, бабай, илдә күпме кеше яшәвен ачыкларга телибез.

– И-и, балакай, вакытыңны юкка әрәм итмә, бу мәсьәләдә мин сиңа берничек тә булыша алмыйм.

***

Әгәр сез әле һаман да косметика теләсә-кайсы хатын-кызны кеше кыяфәтенә кертә дип уйлыйсыз икән, Жанна Агузаровага күз салыгыз.

***

Вәли хәрби комиссариаттан кулына повестка тотып чыга. Дусты аңа:

– Тәбрик итәм, Вәли, бу синең тормышыңда иң бәхетле көн.

– Нишләп, миңа бит әле иртәгә генә китәсе.

– Шуңа күрә, бүген иң бәхетле көнең дим бит инде.

***

Кечкенә Рөстәмне авылга кунакка кайткач дәү әтисе ат арбасына утыртып кибеткә алып китә. Билгеле инде, дилбегәне дә тоттыра. Урам чатына җиткәндә ат башта эченә җыелган газлар “клапан”ын ачып, аларны шактый тавышландырып тышка чыгара, аннары, “рульдә” утыручыдан команда булмагач, бөтенләй туктап кала.

Рөстәм әтисенең иске “шестерка”сын исенә төшереп, белдекле кыяфәт белән: “Дәү әти, ат ватылды, тәгәрмәче шартлады!”

***

Бабасы оныгын әрли:

– Кичә Хәниф абыеңнар бакчасыннан алма чәлдергәндә тотып колагыңны борганнар. Бүген тагын эләккәнсең – тагын борганнар. Нәрсә, колагың жәл түгелмени?

– Колакларны жәлләп торып булмый инде, бабай, алмалары бик тәмле бит!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен