Кытайда елдан-ел таракан үрчетү арта бара. Безнең өчен җирәңгеч булган бу паразитларны биредә ашыйлар да, алардан дарулар да ясыйлар. Кыздырылган тараканнарны Кытай һәм Азиянең башка илләрендә йөзәр ел ризык урынына куллансалар, фармацевтик компанияләр бу бөҗәкләрдән күп акчалар китерүче зур кәсеп оештырган.
Кытайда бу бөҗәкләрне махсус фермаларда үрчетәләр. Тараканнар үрчетүче 100ләп ферма исәпләнә. Бу бөҗәкләр бик талымсыз – алар авырмый, нәрсә бирсәң шуны ашый. Шулай да иң ярактан ашамлыклары – бозылган яшелчә. Аларны үрчетүе генә түгел, эшкәртүе дә бик җиңел. Моның өчен тараканны бары кайнап торган суга салырга кирәк. Алар кояшта бик тиз кибә һәм шушы киптерелгән хәлдә сатып алучыларга озатыла. Әйтергә кирәк, бер килограмм кипкән бу бәҗәк бәясе 50 доллар, ә бу Кытайда зур акча булып санала.
Илнең көньяк-көнбатышындагы Сичан шәһәрендә елына 6 миллиард таракан үрчетәләр! Һәр таракан фермасының мәйданы — ике футбол кыры кадәр! Вәт рәхәтләнәләрдер, ичмасам. Бина эчендә тараканнарга күпме кирәк, шуның кадәр ирек бирелгән һәм алар теләсә кая йөри, үрчи. Ферма эчендә киштәләр, анда “яшәүчеләргә” су һәм ашамлыклар куелган, бина эчендә җылы һәм караңгы. Шунысы кызык, бу тараканнар беркайчан да кояшны күрми. Бинаның эченә теләсә кемгә керү катгый тыела, анда аерым кешеләргә генә керү рөхсәт ителә. Ферма эчендә төрле үлчәүләр башкаручы система урнаштырылган, ул бина температурасын, дымлылыкны, тараканнарның генетик мутациясен тикшереп тора. Бу тараканнарны тизрәк үрчетү максатыннан ясала. Кытайда бигрәк тә америка тараканнарына ихтыяҗ зур икән. Бу саргылт- көрән бөҗәкләр 4 сантимерга кадәр үсә, өстәвенә оча да ала.
Тараканнар тиешле бер вакыт яшәгәч, алардан кытай медицинасында кулланылучы төнәтмә ясыйлар. Бу сыекчадан балык исе килә, баллы һәм ул «канфусинь» дип атала. Имеш, ул үпкә, ашказаны авыруларын дәвалаганда ярдәм итә. Шаньдунда Авыл хуҗалыгы университеты профессоры Лю Юйшен фикеренчә, тараканнардан ясалган дару авыруларны заманча препаратларга караганда тизрәк дәвалый. «Кытай халкы олыгая, без өлкәннәр өчен Көнбатыш даруларыннан очсызрак булган яңа препаратлар ясаячакбыз», –ди ул. Шуны да әйтергә кирәк, бүген Кытай һәм Көньяк Кореяда чәч коелу, СПИД, яман шеш һәм башка авыруларны дәвалау өчен киптерелгән тараканнардан ясалган дару препаратлары тикшерүләр уза.
Дөрес, безнең өчен мондый гадәти булмаган фермаларга каршы торучылар да бар. Кытай хөкүмәте таракан фермаларын булдыру һәм хастаханәләрдә бу бөҗәкләрнең төнәтмәләрен куллану тәкъдимен хупласа да, бар халык та моны дөрес дип санамый. Кайберәүләр халык рецептлары буенча әзерләгән даруларның нәтиҗә бирүенә ышанмый. Ә менә экспертлар, тараканнар фермадан чыгып качкан очракта, илдә экологик һәлакәт булырга мөмкин, дип саный. Белгечләр күп санлы бөҗәкләрне бер урында шулай туплауны куркыныч дип кисәтә. «Ферма хезмәткәре хатасы яки җир тетрәү нәтиҗәсендә миллиардлаган таракан ирекккә чыкса, бу чын афәт булачак», – ди Кытай Фәннәр академиясе профессоры Чжу Чаодун.
Мәрьям Заһиди
Фу!
Кытайда тавык бугыннан спирт та ясыйлар әле, халык шуны эчә.
Ниләр генә юк дөньяда.