Депрессиядән котылу юллары

Кәефнең төшкән чагы булгалый инде ул, аңа безнең әллә ни исебез китми, эш белән, тормыш көтеп барыбер ничек тә онытыласың әле. Ләкин кайвакыт төшенкелек озакка сузыла, киләчәгеңне кара төсләрдә генә күрә башлыйсың һәм моннан чыгу юлы күренми. Мондый халәт озакка сузылса, кеше үзенә үзе диагноз да куярга өлгерә: “депрессия”. Чынлыкта да шулмы икән соң ул?

Бик сәер, әлбәттә, ләкин кешеләрнең алда әйтеп үтелгән халәт-торышы хәтта яз көне дә була икән. Бер яктан караганда, бу бөтенләй аңлашылмый: яз көне бөтен тереклек уяна, кошлар сайрый, яшеллек. Ә икенче яктан сез үзегезгә төгәл бәя бирә аласыз бит инде: сезнең кәеф юк. Чыннан да, “язгы депрессия” дигән төшенчә психологлар телендә яшәп килә. Мондый төрне сезонлы депрессияләр рәтенә кертәләр. Шунысы кызыклы: язгы, көзге, кышкы депрессияләр бар, әмма сезонлылар рәтендә ”җәйге депрессия” юк. Бу, мөгаен, кешеләрнең җәй көне борчылырга сәбәпләре булмау белән билгеләнәдер. Ни дисәң дә, саф һава, кояш, урамда күп вакытны үткәрү эзсез генә узмыйдыр.

Бөтен күңел төшенкелеген дә “язгы депрессия” төшенчәсе үз эченә сыйдырып бетерә алмый икән. Бу исемгә “лаек булыр” өчен кәефсезлек ике атнадан артык барырга тиеш. Язгы депрессия сыйфатлары:

— начар кәеф, гел елыйсы килеп тору, моңсулык, борчылу;

— физиологик үзгәрешләр, ягъни ашыйсы килмәү, яки, киресенчә, гел ашыйсы килеп тору, йокысызлык, саташулар, баш авырту;

— холыкның үзгәрүе, ягъни тиз кызып китә башлау, бөтен нәрсәгә ачу килү, игътибарсызлык ,элек рухи ләззәт китергән эшләрнең хәзер кызыксыз тоелуы, шул сәбәпле бер эшкә дә тотынмыйча вакытны юкны бушка аударып уздыру.

Монда язылган һәрбер җөмләне үзегезгә якын дип кабул итсәгез дә, кайгырмагыз, бу хәлдән чыгу юллары бар. Хәзер нәкъ менә шуларны карап үтәрбез:

— Туклануыгызны күзәтегез. Зыянлы ризык ашамаска тырышыгыз, рационыгызга ботка, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, бал өстәгез. Шулай ук аксым, май, углеводларның күләменә игътибар бирегез;

— Витаминнар кулланыгыз;

— Күбрәк вакытыгызны саф һавада үткәрегез. Кыш көне без кояш нурларын да сирәк күрәбез, салкын булгач, урамда йөрүләрне дә киметергә тырышабыз, шуңа күрә яз җитү – режимны һәм яшәү фәлсәфәгезне үзгәртү, яңарту вакыты да дип карагыз;

— “Хәрәкәттә —  бәрәкәт” дип юкка гына әйтмәгән бит ата-бабаларыбыз. Физик активлык вакытында бездә ләззәт гормоннары эшләнеп чыга, ә алар – депрессиянең кан дошманнары;

— Йоклап яткан кешене татарлар бик яратып бетермәсә дә, бу шөгыль депрессиядән котылырга ярдәм итә ала. Йокы вакытында элек кеше үлеп терелә дип санаганнар. Көне буе җыелган яхшы һәм начар хисләрне, карашларны, ишетелгән һәм әйтелгән сүзләрне киштәләргә урнаштырып чыгу өчен дә йокы шәп әйбер;

— Шөгыль. Бер сүз белән бөтен нәрсә әйтелеп бетә сыман. Нәрсәдер белән кызыксынган, нинди дә булса эштә яңалык табарга омтылган шәхес, һичшиксез, моңаеп утырмас. Бәйләү, чигү, скрапбукинг, гөлләр үстерү, балыкка бару, тауларга менү – болар барысы да безне депрессиядән коткарырлык шөгыльләр. Әгәр яраткан кызыксынуыгыз булмаса, аны эзләү үзе бер кызыклы шөгыльгә әйләнергә мөмкин. Иң мөһиме, оялмагыз, уңайсызланмагыз, интернет челтәре һәм таныш-белешләрегез сезгә ярдәмгә килер;

— Ялларыгызны матур итеп үткәрегез. Мисал өчен, берәр көнегезне ароматерапиягә багышлый аласыз. Шулай ук ваннада тәмле исле, төрле төсле күбекләрне кулланып, изрәп ята аласыз. Әгәр авылда яшәсәгез, тагын да әйбәтрәк, яшәреп килүче кырларга, урманнарга чыгып керегез. Ташу карагыз, тал песиләрен җыеп кайтыгыз. Язның бөтен гүзәллеген татып калырга ашыгыгыз.

Алда санап үтелгән эшләр файдалы гына түгел, тормышны кызыклы итә торган, хәяткә ямь өсти торган гамәлләр дә. Шуңа күрә аларны “тиеш” дип түгел, ә тәмен табып эшләп карагыз. Хәлегезнең начар булуын якыннарыгыздан яшермәгез, чөнки чирне яшерүдән дә яманрак нәрсә юк. Бергә-бергә сез бу авыр вакытларны җиңелрәк тә ерып чыгарсыз. Ләкин алда санап үтелгәннәрнең берсе дә ярдәм итмәсә, озакка сузмыйча табибка бару дөрес булыр. Кешедән ярдәм сораудан курыкмагыз. Иң мөһиме бер чиктән икенчесенә ташланмагыз. Җиңеллек китерә дип спирты эчемлекләр, тәмәкегә үрелмәгез. Алар – вакытлы алдавычлар гына. Чөнки тәэсирләнү чоры  үтеп киткәч, сез мондый халәтнең тагын да катырак муеннан килеп тотканын сизәчәксез. Шуңа күрә тормышның ямен яшәешнең үзеннән табарга тырышыгыз.

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен