Кәстрүльдәге чәй тәмлерәк була

Кайвакыт юк кына тормыш мәшәкатьләре дә ачуны чыгара, бөтен дөньясын бәреп очырасы килә. Бу халәттән котылу өчен безнең киңәшләребез ярдәм итәр.

Үз-үзеңне аклау – проблеманы хәл итү түгел, ләкин вәзгыятьне тулысынча аңлау өчен ачу килүнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк.

Мондый халәт Сезнең белән бик еш буламы? Әгәр дә шулай икән, бу очракта ачу килү Сезнең холкыгызга бәйле яки нәселдән килә. Әти-әниегезне, әби-бабагызны, апа-абыйларыгызның холкын искә төшерегез. Аларда да сәбәпсезгә ачу килү күзәтелмиме?

Икенче очрак соңгы вакыттагы тормыш халәте белән бәйле. Бәлки эшегездә проблемалар бардыр? Яки кирәкле әйберләрне алырга да акчагыз җитмиме? Бу – үтә торган хәл. Шуңа күрә аның вакытлы гына булуын аңлап эш итәргә кирәк.

Стрессны бетерүнең меңләп ысулы бар. Ләкин без кесәгә сукмый торганнарын һәм һәркемнең көченнән килә торганнарын гына карарбыз.

Иң беренче киңәш: сезне борчый торган вәзгыятьтән качарга тырышыгыз. Билгеле, туган көннән, ошамаган спектакль-кинодан әле китеп була. Моның өчен торып чыгып китәргә генә кирәк (туган көн очрагында хуҗаларга  рәхмәт әйтергә онытмагыз!). Ә менә киңәшмәдән алай җиңел генә чыгып китеп булмый. Шуңа күрә игътибарны читкә юнәлтегез. Җитәкчегезнең тавышы нервыгызга тияме? Үзегезнең башыгызда һәрдаим сөйләп тора торган “тавышның” көчен арттырыгыз. Яки коллегаларыгызны күзәтеп утырыгыз. Бу очракта ачу китерә торган вәзгыятьне ниндидер бер позитив хәл белән алыштыру мөһим.

Икенче ысул — су. Без – табигать балалары. Кешелек ничек кенә алга китмәсен, барыбер аң төпкелендәге иң мөһим тартылу көченнән без котыла алмыйбыз. Тынычлану өчен мунча, душ, ванна керү, су коенып кайту – барысы да булыша. Тәнегезне генә түгел, уйларыгызны да шулай сафландырасыз. Ачугыз чыкканда да, тыныч булганда да су эчегез. Организм еш кына үзенә су җитмәвен күңел тынычсызлыгы белән “күрсәтә”. Аны  тыңларга өйрәнегез. Без еш кына организмның чаң кагуын ишетмибез. Менә хәзер дә су эчәсегез килмиме икән? Үзегезне чәй, кофе һәм соклар белән алдамагыз. Торып су эчеп килегез һәм язманы укуыгызны дәвам итәрсез.

Өченче юл: фикерләрегезне йөгәнләгез. Күзаллавыгызны эшкә җигегез һәм вәзгыятькә башкача карарга омтылыгыз. Әйтик,  сезнең чәйнегегез янды, ә яңасын сатып алырга акчагыз юк, ди. Бәлки чоланда, тартмалар арасында заманында кирәксез дип табылган гади чәйнегегез аунап ятадыр? Аны кулланыгыз. Әйе, ул озак кайный, ләкин ул кайнаган вакытта сез күпме эш эшләп өлгерәчәксез бит. Иң мөһиме  — һәр кыен хәлдән позитив табарга тырышыгыз. Аны “Тагын да начаррак булырга мөмкин иде бит” дигән җөмлә дә барлыкка китерә ала. Иске чәйнек булмаса, чәйне кәстрүлдә дә кайнатып була. Кайвакытта  кәстрүльдәге чәй тәмлерәк тә була әле. Бу мисаллар белән без шуны аңлатмакчы булабыз: проблемага проблема итеп карамасагыз, вәзгыять үзеннән-үзе үзгәрә. Тормышка җиңелрәк карагыз, болай да бөтен кеше аны катлауландыра, Сез дә шул исемлеккә кермәгез инде. Чәйнек янып чыгу белән дөнья бетми, Аллаһка шөкер.

Дүртенче ысул – безнең иң яраткан киңәшебез. Физик күнегүләр, эш. Ләкин документлар чоңгылына сикермәгез, эш дигәндә без физик хезмәтне күздә  тотабыз. Бүлмәгезне тәртипкә китерегез. Өстәлдә өелеп яткан китап-дәфтәрләр белән бергә уйларыгыз да үз киштәләренә урнашыр. Йөгереп керү яки өйдә нинди дә булса күнегүләр ясау (ә андый программалар белән интернет тулы) организмыгызга да, күңел халәтегезгә дә файдага гына булыр.

Бишенче киңәшебез – көлегез. Җыен тузга язмаган мультфильм, кинолар кәефегезне күтәреп җибәрә икән, аларны карагыз. “Мунча ташы”ның дискын алыгыз, Хуҗа Насретдин мәзәкләрен укып чыгыгыз. Әгәр болары да булышмаса – елагыз. (Дөрес, бу киңәшебез хатын-кызлар өчен генә. Ир-ат елап утырса, киңәш түгел башка нәрсә кирәк булачак.) Әйе, елау бик үк рәхәт эш түгел: күзләр кызара, битләр шешенә, мышкылдауны туктатып булмый. Ләкин бу эмоциональ бушану. Елар сәбәбегез булмаса, моңсу фильм карагыз. Аңлагыз, төрле төр эмоция сикерешләре безне яшәтә. Ләкин бер чиктән икенчесенә ташланмагыз, арттырып җибәрмәгез. Тынычлангач, яңадан үзегезнең тормыш ритмына кайтыгыз.

Шулай итеп, без тынычлануның иң гади, ләкин үтемле чараларын карап чыктык. Алар сезгә ярдәм итәргә мөмкин, моның өчен аларны бары эшләп карарга гына кирәк. Язманы укып чыккач ук иң кызыклы тоелганын тотыгыз да чынга ашырыгыз. Я бер булмаса, бу язманы тәнкыйтьләп комментарий язып куегыз, бу үзе үк сезне борчыган мәсьәләне онытып тору булачак. Уңышлар сезгә!

Алсу Сәлах

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.



Бу мәкаләләрне дә укырга тәкдим итәбез

Башка кызыклы язмалар

16+ © 2018-2021. Разработка сайта: Диалогия 

"Җайдак" интернет-басмасы язмаларын һәм хәбәрләрен социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында таратканда гиперсылтама кую
яки "Җайдак" интернет-басмасы" дип язманың чыганагын күрсәтү мәҗбүри.

Өскә мен